ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 февраль 2020, 15:25

Фольклориаданы лаеклы каршы алыр өчен

Күптән түгел Балалар иҗат үзәгендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче укучыларның театр-фольклор төркемнәре арасындагы “Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестиваленең район этабы үтте.

Күптән түгел Балалар иҗат үзәгендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче укучыларның театр-фольклор төркемнәре арасындагы “Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестиваленең район этабы үтте. Башкортстан Республикасы гражданинын башкорт халкының тарихи-мәдәни мирасының иң яхшы традицияләрендә тәрбияләү, укучыларны тарих, мәдәният һәм башкорт халкының гореф-гадәтләренә җәлеп итү максаты белән үткәрелгән бу чарада районның гомум белем бирү мәктәпләре командалары катнашты.
Төп темасы “Синең исемең кешеләр йөрәгендә” дип билгеләнгән конкурс республиканың тарихи шәхесләренә багышланды.
Бәйгенең төп бүләге – Гран-при Яңа Балтач урта мәктәбенең И.Ф.Мусина, Ә.Ф.Хәйруллина җитәкчелегендәге “Мирас” коллективына югары дәрәҗәдә башкарылган “Республикабыҙҙың тарихи шәхестәре. Генерал Ш.Ш.Кашаев” эше өчен тапшырылды.
Беренче урынны Рапат урта мәктәбенең конкурска “Рухи байраҡ һинең исемең” эшен тәкъдим иткән “СафНур” коллективы (җитәкчеләре – Л.Ф.Биктимерова, Р.Х.Ишморатова) яулады.
Икенче урынга Чакмагыш гимназиясенең “Ял итеп алған арала” (“На привале”) эше белән чыгыш ясаган “Росинка” (Л.С.Тимергалиева, Э.Р.Махиянова, Г.Н.Әминова, Л.И.Кинҗәкәева) коллективы һәм “Салауат батыр – ил күрке” эшен яклаган Г.Ф.Ширгазина, Л.М.Рафикова җитәкчелегендәге Юмаш урта мәктәбе коллективы чыкты.
Өченче урынга Тайняш урта мәктәбенең А.Р.Сәмигуллина җитәкчелегендәге коллектив, Чакмагыш гимназиясенең “Эшебеҙ дауамлы был ерҙә” дип исемләнгән эше белән чыгыш ясаган “Йондоҙсоҡтар” (С.М.Халикова, Р.Р.Әхмәтова, Г.М.Исламова) коллективы һәм О.М.Хәмидуллина җитәкчелегендә башкарылган “Вся жизнь – служение народу” эшен тәкъдим иткән Тозлыкуш урта мәктәбе коллективы лаек дип танылды.
“Халык традицияләрен тергезү” номинациясендә Тозлыкуш урта мәктәбенең филиалы булган Сыйрышбаш төп гомум белем бирү мәктәбенең А.З.Зәкәриева җитәкчелек иткән “Сулпылар” коллективының “Һандыҡ сере” эше һәм Калмашбаш урта мәктәбенең Л.А.Заһитова җитәкчелегендәге “Серле ете” коллективының “Аулаҡ өй” эше иң яхшылары дип табылды.
“Патриотизм хисен тәрбияләү” номинациясендә “Боевой путь дважды Героя Советского Союза Мусы Гареева” эше белән чыгыш ясаган һәм җитәкчеләре Р.А.Саләхова, Л.Г.Вяселева, Р.Р.Исламгалиева, Г.Р.Имаметдинова булган Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективы җиңүче исемен яулады.
“Төп герой – лидер” конкурсында беренче урынны Яңа Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Раил Ханов яулады, җитәкчесе И.Ф.Мусина.
Икенче урынга Чакмагыш гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Айгиз Мадияров чыкты, җитәкчеләре С.М.Халикова, Р.Р.Әхмәтова, Г.М.Исламова.
Өченче урынга Рапат урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Динар Хәйруллин лаек дип табылды, җитәкчеләре – Л.Ф.Биктимерова, Р.Х.Ишморатова.
“Күмәк кеше катнашлыгындагы сәхнә күренеше” конкурсында “Флешмоб” номинациясендә беренче урынны Рапат урта мәктәбенең конкурска “Рухи байраҡ һинең исемең” күренешен тәкъдим иткән “СафНур” коллективы (җитәкчеләре – Л.Ф.Биктимерова, Р.Х.Ишморатова) яулады. Шушы ук номинациядә икенче урынга “Салават батыр – ил күрке” күренеше белән чыгыш ясаган Юмаш урта мәктәбе коллективы (Г.Ф.Ширгазина, Л.М.Рафикова) чыкты. Әлеге номинациядә өченче урынны Чакмагыш гимназиясенең “Эшебеҙ дауамлы был ерҙә” дип исемләнгән күренешне сәхнәләштергән С.М.Халикова, Р.Р.Әхмәтова, Г.М.Исламова җитәкчелегендәге “Йондоҙсоҡтар” коллективы өченче урын иясе булды.
Читайте нас: