26 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров “Санлы сәгать” форматындагы беренче тематик киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар интеллектуаль видеокүзәтү системасының комплекслы үсеше, Уфа шәһәрендәге “акыллы тукталышлар” эшен камилләштерү мәсьәләләрен тикшерделәр. Киңәшмә барышында шулай ук төбәкнең юл хуҗалыгына идарә итүнең санлы платформасын гамәлгә кертү һәм әле кулланылышта булган “Юл эксперты” кушымтасын яңарту турында да сүз барды.
Интеллектуаль видеокүзәтү системасы шәһәр урамнарында, шул исәптән “акыллы тукталыш”ларда да, урнаштырылган 1000нән артык камераны берләштерә. Бу система эшчәнлеге белән төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров Уфа урамнарында эш сәфәре барышында танышты. Әлеге программа-аппарат комплексының эшчәнлеген “Башкортстан ихаталары” программасы чикләрендә кушылган камералар ярдәмендә киңәйтергә мөмкин. Моның өчен тәү чиратта бәйләнеш линияләренең магистраль җепсел-оптик челтәрен арттыру мөһим. Республика җитәкчесе бу мәсьәләне һәр яклап та җентекләп өйрәнергә кушты.
Ә инде “Юл эксперты” программасының яңартылган һәм камилләштерелгән версиясе март башында эшкә кушылачак, дип планлаштырыла. Ул юлларда барлыкка килгән чокырларны тиз арада санлаштырып исәпкә алырга һәм яңа сезонда юл өслеген тигезләү һәм планга кертелгән ремонтлау-төзекләндерү эшләрен нәтиҗәлерәк башкарырга булышлык итәчәк.