ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
28 февраль 2020, 18:20

“Укыйбыз, сөйләшәбез, беләбез”

Үткән атнада билгеләнгән Халыкара туган тел көнендә Юмаш авыл мәдәният йортындагы моделле китапханәсенә “Укыйбыз, сөйләшәбез, беләбез” дип исемләнгән фольклор походы оештырылды.

Хәзерге вакытта бик күп кешеләр үз халкының тарихын, мәдәниятен, традиция-йолаларын һәм телен җентекләбрәк өйрәнергә тырыша. Үткән атнада билгеләнгән Халыкара туган тел көнендә Юмаш авыл мәдәният йортындагы моделле китапханәсенә “Укыйбыз, сөйләшәбез, беләбез” дип исемләнгән фольклор походы оештырылды. Чара барышында туган телне ярату һәм аңарда яхшы сөйләшә, укый белү мөһимлеге турында әңгәмә барды.
Бу көнне чарада катнашучылар фольклор турында да бик күп мәгълумат үзләштерде. Мәдәни оештыручы В.И.Фомина белән китапханәче А.А.Сайдякова аларга фольклор жанрлары һәм формаларын бар тулылыгында ачарга тырышты. Чарада катнашучылар әңгәмә барышында риваятьләр, әкиятләр, эпослар, легендалар, җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, былиналар турындагы белемнәрен арттырдылар, чуваш милли бизәкләрен карап сокландылар. “Нарспи” поэмасын уку һәркемдә кызыксыну тудырды.
Фольклор фондының гүзәллеген һәм байлыгын китапханәче А.Сайдякова китаплар күргәзмәсе үрнәгендә күрсәтергә омтылды. Чөнки хәтта иң аз санлы халыкларга да үз телен һәм мәдәниятен саклап калырга нәкъ менә китаплар ярдәм итә.
Читайте нас: