ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
3 март 2020, 18:25

Республика руханилары яңа Указны хуплап каршы алды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аерым Хәтер көне турындагы Указга кул куйды. Бу хакта ул республика Хөкүмәтендә атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аерым Хәтер көне турындагы Указга кул куйды. Бу хакта ул республика Хөкүмәтендә атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә белдерде. “Без моны Башкортстанда яшәүчеләргә зиратларга барып, туганнарын һәм якыннарын искә алырга мөмкинлек бирер өчен эшлибез. Властьларның бурычы – зиратларга маршрутлар, дежурстволар, барлык конфессияләр вәкилләренең эшен оештырудан башлап, кешеләр өчен уңайлы инфраструктура әзерләү”, – диде төбәк җитәкчесе.
“Башкортстан Республикасында Хәтерләп искә алу һәм хөрмәт итү көне турында”гы закон нигезендә аерым дата – 2 май көне билгеләнә. Ел саен шушы көндә муниципалитетлар зиратларга маршрутлар һәм башка чаралар оештырудан тыш, ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннарының, тыл хезмәткәрләренең, хәрби көчләр һәм хәрәкәтләр ветераннарының каберләрен һәм зиратларда җирләнгән гәилә-нәсел урыннарын төзекләндергә ярдәм итәчәк.
Башкортстан Башлыгының бу Указына карата төрле дини конфессияләр вәкилләре дә үз фикерләрен белдереп, әлеге документны тулысынча хупладылар. Башкортстан мөселманнарының Диния назәрәте рәисе Айнур Биргалин Хәтерләп искә алу һәм хөрмәт итү көне мөселманнарның дини бәйрәмнәренә бәйле түгел, дип белдерде. Әлеге датаны нәкъ шушы көнгә билгеләү муниципалитетларның һәм дини лидерларның зиратларны тәртиптә тотарга бурычлы булуы һәм җирнең кардан арынып кипкәннән соң өмәләр оештырырга мөмкинлек булуы сәбәпле билгеләнүе турында сөйләде.
Митрополит Никон да барлык дини конфессияләр вәкилләре берләшеп, бер көнне каберлекләрне җыештырырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә мөмкинлек биргән махсус көн билгеләнүен хуплавы хакында әйтте. “Без җыештыра алабыз. Әмма җыелган чүп-чарны чыгарырга һәм утильләштерергә кирәк. Моны хәзер муниципалитетлар оештырачак”, – диде Рус православ чиркәве епископы.
Баш раввинат рәисе Дан Кричевский да Радий Хәбиров тәкъдим иткән яңалыкны уңай бәһалады. “Бу көнне зиратларга маршрутлар оештырылып, барлык конфессия вәкилләре дә җыелачак, – дип сөйләде. – Иң мөһиме – республика халкы Халыклар бердәмлеге көнендәге кебек берләшәчәк. Без барыбыз да бу чараларда катнашып яшь буынга ата-бабаларыбыз турындагы истәлекне ничек хөрмәт итәргә кирәклеген үз үрнәгебездә аңлатачакбыз”, – дип йомгаклады Д.Кричевский.
Читайте нас: