ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 март 2020, 17:20

Кечкенә принцессалар балы үтте

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә Принцессалар балы үтте.

Язның тәүге бәйрәме – Халыкара Хатын-кызлар көне алдыннан Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбендә Принцессалар балы үтте. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кечкенә кызлар өчен мондый бәйрәм чараларын оештыру “Кечкенә принцессалар балы” республика проектының оештыру комитеты рәисе, Башкортстан Башлыгыны Р.Ф.Хәбировның гомер юлдашы Каринэ Хәбирова тәкъдиме һәм патронажы белән төбәктә узган елдан башлап үткәрелә. Безнең районда мондый күркәм чара Яңа ел бәйрәме алдыннан да үткәрелгән иде.
Муниципаль район хакимиятенең ярдәме белән 4 мартта Балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган Принцессалар балында кече яшьтән язмышның авыр сынауларын үтәргә мәҗбүр булган төрле яшьтәге 42 кыз бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Бу көнне алар өчен прическалар эшләтү, аквагрим секцияләре, фотога төшү зонасы булдырылды. Чарага килүчеләргә шулай ук райондагы Гаилә хезмәте эшчәнлеген тасвирлаган видеопрезентацияне карау һәм бу хезмәтнең психологы Г.Ф.Якупова белән киңәшләшеп, консультация алу, художество классында Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Г.Р.Хәмәтдинова үткәргән кунисайга техникасы буенча сурәт-картиналар иҗат итү буенча мастер-класста катнашу, Балалар сәнгать мәктәбенең художество классы укучыларының эшләреннән төзелгән күргәзмәне карау мөмкинлеге дә бар иде.
Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитенең 10 мартта дөнья күрәчәк санында укырга була.
Читайте нас: