ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 март 2020, 17:40

Гүзәл затларны котлап

Язның иң беренче һәм көтеп алынган якты бәйрәме – гүзәл затларны данлаган Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортында тантаналы чара үтте.

Язның иң беренче һәм көтеп алынган якты бәйрәме – гүзәл затларны данлаган Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район мәдәният йортында тантаналы чара үтте. Бар табигать уянып, язгы кояш чагу нурлары белән иркәләгән, күңелләргә бәйрәм рухы, үзгә бер яктылык өстәгән ел мизгеленә туры килгән бу көндә тылда Бөек Җиңүне якынайтыр өчен бар көчен куеп эшләгән, быел юбилейлы бәйрәме билгеләнәчәк районыбыз үсеше өчен тырыш хезмәт салган, зур хөрмәткә ия булган өлкән яшьтәге апалар, районыбызның җәмгыять тормышында актив катнашкан төрле яшьтәге гүзәл затларга хөрмәт күрсәтелде.
Тантана барышында аларны муниципаль район хакимите башлыгы Р.Ф.Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты И.М.Усманов тәбрикләде. Район мәдәният йорты сәхнә осталары һәм балалар коллективларының музыкаль номерлары күркәм бәйрәм бүләге булды. Мәдәният йорты фойесында исә үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсенең данлыклы хатын-кызларга багышланган китаплар, Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучыларның гүзәл затларга багышланган картиналары һәм Яңа Калмаш авылы кул эшләре осталарының “Йола тоткан хур булмас” дип исемләнгән иҗади эшләре күргәзмәләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Биредә шулай ук истәлеккә фотосурәткә төшү өчен махсус фотозона да җиһазланды. Район кулланучылар җәмгыятенең буфетында бәйрәм табынына төрле-төрле тәм-томнар алу мөмкинлеге дә бар иде.
(Язманың тулырак варианты белән “Игенче” гәзите битләрендә танышырга була).
Читайте нас: