ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 март 2020, 14:10

Брифингның тәүгесе үтте

Башкортстан Башлыгы Р.Ф.Хәбиров кушуы буенча төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируслы инфекцияне профилактикалау һәм республикада бу җәһәттән оператив һәм объектив хәл торышы турындагы мәгълуматларны тиз арада халыкка җиткерү максатында 17 марттан башлап һәр көнне иртәнге 9.00 һәм кичке 20.00 сәгатьләрдә махсус брифинглар үткәрелә.

Бүген иртәнге сәгать 9.00 үткән мондый чарада төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин иртәнге 8.00 сәгатькә җиткерелгән мәгълуматка ярашлы, стационарларда коронавируслы инфекция йоктыруларына шик булган 41 кеше күзәтүгә алынды, диде. Аларның 6сы – балалар. Алар аерым боксларда урнаштырылган, гомум хәлләре тотрыклы, тиешле анализлар Бердәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре күзәтүендә алынып, лабораторияләргә җибәрелгән. Бу кешеләргә Русиянең, чит илләрнең алдынгы табиблары күрсәтмәләре буенча дәвалау чаралары үткәрелә.
Республикада эшләп килгән “Инциндент менеджмент” системасына төбәктә яшәүчеләрдән 600дән артык сорау теркәлгән. Анда иң күп җиткерелгән сораулар арасында чит илләрдән кайтканнан соң кайда мөрәҗәгать итәргә, анализларны кайда тапшырырга мөмкин һәм аптекаларда маскалар булмауга дәгъвалар бар.
Брифинг вакытында шулай ук коронавируслы инфекциядән саклану, төбәктә план буенча билгеләнгән спорт чараларын күчерү турында да сүз барды.
Шулай ук 8-347-279-91-20 телефоны буенча эшләүче “кайнар линия”гә үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә булу мөмкинлеге турында хәбәр җиткерелде.
Фото: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан.
Читайте нас: