ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
17 март 2020, 23:55

Кичке брифингта яңалыклар җиткерелде

17 мартта 20.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуга контрольлек итү буенча чираттагы брифинг үтте.

17 мартта 20.00 сәгатьтә Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуга контрольлек итү буенча чираттагы брифинг үтте.
Министрлык җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итүенчә, 20.00 сәгатькә тапшырылган мәгълуматларга ярашлы, төбәктә бу инфекцияне йоктыруның рәсми расланган очраклары юк. Әлеге вакытта авырулары шик астына алынган 46 кеше стационарларда урнаштырылган, аларның 6-сы – балалар. “Бу балаларда кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре ачыкланды. Алар эпидемик яктан имин булмаган ил һәм территорияләрдә булып кайткан. Алар өстәмә контрольгә алынды һәм дәваханәләргә урнаштырылды”, – диде сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.
Шулай ук брифингта республика магазиннарындагы бушап калган киштәләр турында да сүз барды. Кешеләр, эпидемиядән куркып, азык-төлек запасы туплап куярга кереште. Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Алексей Гусев мондый уңайсызлыклар ясалма рәвештә барлыккка килгән ажиотаж аркасында туды һәм сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре товарларны киштәләргә тезеп өлгерә алмый, дип билгеләде. Җитәкче кешеләрне тынычланырга өндәде һәм “Бездә айдан артык вакытка җитәрлек товар запаслары тупланган. Көненә ике тапкыр сәүдә челтәрләрендәге хәлне тикшерәбез. Көчле ажиотаж юк, хаклар күтәрелүе күзәтелми”, – диде.
Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында онлайн-анкета урнаштырылган. Бу коронавирус инфекциясе буенча хәл хәвефле булган чит илләрдән кайткан башкортстанлылар үзләренә уңайлы булган формада кайтулары турында хәбәр итсен өчен эшләнде.
Читайте нас: