ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
18 март 2020, 17:15

Бүгенге көнгә коронавирус инфекциясе расланган кешеләр юк

"18 мартта иртәнге 8.00 сәгатьтә Башкортостан Республикасы стационарларында коронавирус йоктырган дигән шик булган 48 кеше дәвалана, шуларның сигезе – балалар. Аларга тиешле тикшерүләр үткәрелде, дәвалау билгеле табиблар һәм белгечләр тәкъдим иткән стандартларга ярашлы рәвештә үткәрелә", — дип белдерде бүген иртәнге брифингта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

"18 мартта иртәнге 8.00 сәгатьтә Башкортостан Республикасы стационарларында коронавирус йоктырган дигән шик булган 48 кеше дәвалана, шуларның сигезе – балалар. Аларга тиешле тикшерүләр үткәрелде, дәвалау билгеле табиблар һәм белгечләр тәкъдим иткән стандартларга ярашлы рәвештә үткәрелә», — дип белдерде бүген иртәнге брифингта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Ул шулай ук кайнар линия телефоннарын искә төшерде: 286-58-27, 279-91-20. Узган тәүлек эчендә “Кайнар линия” буенча республика халкыннан 606 шалтырату кабул ителгән.
«18 мартка 1500 дән артык кешенең биоматериаллары коронавирус инфекциясенә тикшерелде, – дип хәбәр итте Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы урынбасары Мария Скотарева. – Башкортстан медицина оешмаларыннан 72 кешенең биологик материалы тикшерүгә кабул ителде. Бүгенге көндә төбәктә инфекция йоктыручы булуы ачыкланмады”.
Иртәнге һәм кичке брифинглар көн саен республика Башлыгы кушуы буенча үткәрелә. Киләсе брифинг 20 сәгатьтә башлана.
Фото: ГТРК "Башкортостан" сайтыннан.
Читайте нас: