ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 март 2020, 11:55

Маскалар Башкортстанда җитештерелә башлады

Башкортстанда халык очен саклагыч медицина битлекләре җитештереләчәк.

Башкортстанда халык очен саклагыч медицина битлекләре җитештереләчәк. Бу хакта Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус инфекциясен төбәктә булдырмау һәм аның таралуын кисәтү буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте. Чараны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров уткәрде.
– «Агыйдел» предприятиесендә марлядан күп тапкыр кулланыла торган медицина маскалары тегә башладылар. Алар «Башфармация» аптекалар челтәре аша халыкка сатылачак. Җитештерү күләме көненә 3 мең данәгә кадәр җиткерелә, – диде министрлык җитәкчесе. – Өстәмә рәвештә без медицина оешмаларына 20 меңнән артык һәм төбәк даруханәләренә 15 меңнән артык бер тапкыр кулланыла торган битлек-маска җибәрдек. Җитештерүчеләр белән өстәмә тәэмин итү турында сөйләшүләр алып барабыз.
Башкортстан башлыгы Р.Ф.Хәбиров маскалар белән тәү чиратта йогышлы авырулар учреждениеләрендә эшләүче медикларны, шулай ук оператив хезмәт белгечләрен тәэмин итәргә кушты.
БР Сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев, республика үз җитештерүе хисабына учреждениеләр һәм халыкның медицина маскаларына булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала, дип билгеләде. Аерым алганда, саклагыч битлекләр җитештерүне Башкортстанның янә 11 предприятиесе җайга салырга әзер.
– Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бурычы – предприятиеләр белән эшне җайга салу, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән берлектә вирустан саклану чараларына һәм диагностик җиһазларга ихтыяҗны билгеләү. Без кирәкле техника һәм материаллар алуда ярдәм итәргә әзер, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Моннан тыш, предприятиеләр гигиена чаралары комплексын, персонал белән вирус хәвефе турында аңлату эшләрен алып барырга тиеш.
Фото: utv.ru сайтыннан.
Читайте нас: