ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
20 март 2020, 11:00

Яңа лабораторияләр ачыла, хезмәткәрләрнең белеме камилләштерелә

19 мартта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуга контрольлек итү буенча үткән көндәлек брифингта министрлык җитәкчесе Максим Забелин Башкортстан дәваханәләрендә табиблар күзәтүендә 48 пациент (аларның 7-се – балалар) кала, диде.

19 мартта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе таралуга контрольлек итү буенча үткән көндәлек брифингта министрлык җитәкчесе Максим Забелин Башкортстан дәваханәләрендә табиблар күзәтүендә 48 пациент (аларның 7-се – балалар) кала, диде. Алар барысы да яңа коронавирус инфекциясен ачыклау өчен тест тапшырган.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак билгеләвенчә, 19 мартка төбәктә 1554 кеше тикшерелгән. Аларның берсендә дә COVID-2019 вирусы булуы ачыкланмаган.
Башкортстанда югары әзерлек режимы гамәлдә, 23 марттан республикада коронавируска алынган биоматериалны тикшерү өчен 7 яңа лаборатория ачыла. Шулай ук авыруны ачыклау һәм диагноз кую да камилләшә. БДМУ базасында лаборантлар укытыла башлады. Кыска вакытлы курс программасы буенча коронавирусны диагностикалау буенча теоретик һәм гамәли занятиеләр үткәрелә. Лаборантларны Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре укыта.
Фото: «Горобзор» порталы сайтыннан.
Читайте нас: