ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
23 март 2020, 11:10

Инфекция таралуны кисәтү өчен

Кичә кичке 20.00 сәгатьтә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча үткән брифингта бу җәһәттән төбәктәге и хәл турында сүз барды.

Кичә кичке 20.00 сәгатьтә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча үткән брифингта бу җәһәттән төбәктәге и хәл турында сүз барды.
Чарада сәламәтлек саклау министры М.Забелин, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлының беренче урынбасары Ю.Мельников, Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы А.Казак, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы О.Гилев, Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлеге бүлеге начальнигы О.Мәвлетов һәм БР Башлыгы идарәлегенең социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча бүлеге мөдире урынбасары Г.Кәлимуллина катнашты.
М. Забелин белдерүенчә, 22 март киченә республика биләмәсендә коронавирус инфекциясенең расланган очраклары теркәлмәгән. Бу чир йоктыруга шик булган 54 кеше контрольгә алынып, стационарларга урнаштырылган. Алар арасында 4 бала да бар. БР Сәламәтлек саклау министрылыгың “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән 423 шалтырату кабул ителгән.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре тарафыннан1892 кешенең биоматериалы тикшерелгән. Аларның берсендә дә коронавирус инфекциясе табылмаган.
Брифингта тикшерелгән актуаль мәсьәләләр мондый булды.
–Аэропортларда самолеттан төшкән кешеләрне ничек тикшерәләр?
–Уфага килгән барлык пассажирларның да ике тапкыр температураларын үлчиләр. Беренчесендә – самолет бортында ук, икечесендә багаж бүлегенә барганда тепловизорлар ярдәмендә аэропортта. Бу эш тәүлек дәвамында башкарыла. Коронавирус авыруына хас билгеләр ачыкланган очракта артабангы гамәлләр алгоритмы булдырылган, мондый пассажирлар өстәмә тикшерү өчен махсус дәвалау учреждениесенә озатыла.
Һәр смена алдыннан аэропортның медицина-санитар бүлеге хезмәткәрләре персоналның сәламәтлек торышын тикшерә. Һәр сәгать саен аэровокзал комплексында дезинфекцияләү чаралары кулланылып җыештыру үткәрелә. Терминалларда стационар дезинфекцияләүче составлы диспенсерлар урнаштырылган. Вентиляция һәм кондиционер системаларына планнан тыш эшкәртелеп чистартылган. Аэропорт терминалларында авыру билгеләре турында һәм инфекция таралуны кисәтү чаралары турында искәртелеп торыла, бу хактагы мәгълумат булган һәм “кайнар линия” телефоннары язылган стендлар урнаштырылган.
Һава суднолары да эшкәртү үтә. Пассажирлар маска режимын сакларга тиеш.
Бүгеннән башлап барлык водительләр һәм халык белән эш итүче башка транспорт өлкәсе хезмәткәрләре өчен маска режимы кертелә.
Чит илдән кайтучы пассажирлар 14 көн дәвамында үзизоляцияләүдә, йортларында калып, эшкә, укырга бармаска, җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр әзрәк булырга тиеш. Инфекция белән авыру билгеләре сизелсә, шунда ук йортта калып медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә һәм коронавирус инфекциясенә тест үтәргә тиеш була.
Республикада әлеге вакытта 2991 кеше үзизоляцияләү режимында булырга тиеш. Аларның 1441-е – Уфада. Үткән көндә эшче группа башкалада мондый кешеләр яшәргә тиешле 551 фатирны йөреп чыкты. Аларның 213е өйдә булган. Бу кешеләрнең 196сы карантин режимын саклый һәм йортларыннан чыкмый. 16 гражданин шулай ук өйләрендә булган, әмма кайсы бер вакытта чыгып та йөрүләре турында әйткән. 211 кеше йортларында булмаган. Карантин режимын бозган кешеләр турындагы мәгълумат Эчке эшләр министрлыгына һәм Роспотребнадзорга тапшырылачак.
Сайтка мәгълумат Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча сайтка әзерләнде.
Читайте нас: