ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 март 2020, 12:20

“Кайнар линия”гә сораулар килә

23 мартта кичке 20.00 сәгатьтә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча чираттагы брифинг үтте. Анда түбәндәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.

23 мартта кичке 20.00 сәгатьтә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча чираттагы брифинг үтте. Анда түбәндәге көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде.
Русиядә ничә кеше коронавирус инфекциясе белән авырый?
Русия Федерациясендә 438 кешенең бу инфекция белән чирләве расланган, 17 кеше савыгып өйләренә кайтарып җибәрелгән. Авыручыларның иң күбе – 262 кеше Мәскәү шәһәрендә.
Бу инфекцияне ачыклау өчен кайда анализ тапшырып була?
Аны тапшыруга күрсәтмәне дәвалаучы табиб билгели. Безнең республикада анализларга биоматериалларны Г.Куватов исемендәге республика, 21нче һәм ашыгыч медицина ярдәме дәваханәләрендә, СПИД үзәгендә, Нефтекама һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә булдырылган өстәмә компетенция үзәкләрендә кабул итәләр. Бу лабораторияләр әлеге төр эшчәнлеккә рөхсәткә ия. Алар гражданнарны коронавируска тикшерү дәрәҗәсен киңәйтергә ярдәм итә. Моннан тыш, анализ нәтиҗәләре билгеле булу вакыты да кыскара. Тәү чиратта “Уфа” аэропортына чит илләрдән кайткан гражданнар тикшерелә. Мондый тикшерү үтү бушлай. Анализлар нәтиҗәләре дәвалаучы табибка, поликлиникага җибәрелә, vrachrb.ru порталында теркәлгән очракта аларны электрон почта аша алырга да мөмкин була.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән тәүлек дәвамында меңнән артык шалтырату кабул ителде.
Укучыларны дистанцияле укыту, каникул турында да сораулар күп.
Укучыларның язгы каникуллары 23 марттан башланып, 1 апрельгә кадәр дәвам итә. 2 апрельдән барлык мәктәпләр дистанцияле укытуга күчә. Мәгариф учреждениеләренә бердәм күрсәтмәләр җибәрелде. Югары тизлекле интернет булган мәктәпләр укытуны аның ярдәмендә алып барачак. Интернет булмаган мәктәпләр өчен альтернатив вариант тәкъдим ителә: биремнәр һәм күнекмәләр кейсы мессенджерлар тапшырыла яки 15 кешедән дә артмаган төркемнәрдә белем бирү күзаллана.
Нигә балалар бакчалары ябылмый?
Балалар бакчалары барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм эшчәнлек алгоритмнарын үтәгән хәлдә эшләүләрен дәвам итә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә күчмә мониторинг башланды. Кичә Уфа шәһәре һәм районы, Иглин районы балалар бакчалары тикшерелде. Барлык тикшерелгән учреждениеләрдә карантин режимы үтәлә. Тикшерүләр артабан да дәвам итә.
Бүгенге көндә өстәмә белем бирү оешмалары санитар режим чаралары көчәйтелү режимында эшчәнлеген дәвам итә. Мондагы төркемнәрдә 50дән артык булмаган кешеләр шөгыльләнә. Мәктәпләрдә быел укырга керәсе балаларны әзерләү төркемнәре туктатылды. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү курслары да кичектерелде.
Һаман да аптекаларда маскалар булмау турындагы сорау-мөрәҗәгатьләр күп.
Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне “Агыйдел”, “Башфармация” оешмаларында тегәләр. Озакламый алар тәүлегенә 50 мең данә күләмендә җитештерелә башлаячак. Сәламәтлек саклау учреждениеләре маскалар белән тәэмин ителгән. Аларның хакы марляга хак артуга бәйле берникадәр кыйммәтләнде. Моңа кадәр өч маскадан торган комплект 70 сум булса, хәзер ул якынча 100 сум тирәсе тора. Русиягә Кытайдан 200 млн. бер тапкыр кулланыла торган маска китерелде, әлеге вакытта алар төбәкләргә бүленә.
Сайтка мәгълумат Башкортостан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча сайтка әзерләнде.
Читайте нас: