ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 март 2020, 17:40

Диагноз бер балада да расланган

25 мартның 14.00 сәгатенә Башкортстанда COVID-19 диагнозы 4 кешегә рәсми рәвештә куелган.

25 мартның 14.00 сәгатенә Башкортстанда COVID-19 диагнозы 4 кешегә рәсми рәвештә куелган.
Русиядә тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 163 яңа очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, COVID-19 белән чирләүче кешеләрнең саны 658гә җиткән, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында. Шул ук вакытта әлеге авырудан савыккан 29 кеше йортларына кайтарып җибәрелгән.
Вирус йоктыруның яңа очраклары Русиянең 20 төбәгендә теркәлгән.
25 мартның 14.00 сәгатенә булган мәгълуматларга ярашлы, лаборатор тикшеренүләрдән соң Башкортстанда бу инфекция рәсми рәвештә 4 кешегә йогуы расланган. Төбәкнең сәламәтлек саклау министры М.Забелин белдерүенчә, коронавирус йоктыручыларның дүртенчесе – бала. Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәлегенең бүлек начальнигы О.Мәүлетов хәбәр итүенчә, COVID-2019 белән чирләүчеләр вирусны чит илләрдән алып кайткан. Хокук саклау органнары моңа кадәр Мәскәүдә вирус инфекциясен йоктырган дип исәпләнгән ир-егетнең соңгы 14 көн эчендә Европада булып кайтуын ачыклады.
Әлеге вакытта республика дәваханәләрендә коронавирус йоктыруларына шик булган 64 кеше дәвалау курсы үтә, аларның алтысы – балигълык яшенә җитмәгән гражданнар. Тәүлек эчендә шикле диагноз очраклары дүрткә арткан.
Коронавирус буенча тәүлек әйләнәсенә эшли торган колл-үзәкнең телефон номеры: 8-800-201-89-03. Шушы саннарны җыеп, үзегезне борчыган барлык сорауларга җавап алырга була.
Читайте нас: