ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 март 2020, 18:25

Кайсы тармакларның эшчәнлеге туктатылмаячак?

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән брифингта Русия Президенты В.Путинның коронавирус инфекциясе таралу хәвефе югары булганлыктан ял көннәре дип игълан ителгән киләсе эш атнасына кагылышлы Указы нинди эшчәнлек өлкәләренә кагылмавы турында аңлатмалар җиткерделәр.

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәлеге вәкиле О.Мәүлетов билгеләвенчә, В.В.Путин боерыгы тормыш иминлеген тәэмин иткән учреждениеләрдән кала, барлык оешмаларга да кагыла. “Медицина, фармацевтика, азык-төлек белән тәэмин итүче сәүдә предприятиеләре эшчәнлеге туктатылмаячак, – диде ул. – Шулай ук хокук саклау, дәүләт, башкарма власть органнары, җәмәгать транспорты – эшләрен дәвам итүчеләр исемлеге шактый зур. Банк системасы да эшләячәк, чөнки алар эшләмәсә барлык тармаклар да туктаячак”.
Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ю.Мельников әйтүенчә, әлеге вакытта төбәктә хезмәт канунияте кагыйдәләрен саклауны исәпкә алып, ниләр башкарырга кирәклеге турында эш бирүчеләр белән аңлату эшчәнлеге алып барыла.
Фото һәм мәгълумат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.
Читайте нас: