ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 март 2020, 17:25

Төбәк җитәкчесе Р.Хәбиров: бюджет чыгымнарын экономияләү режимына күчәргә туры килә

Бүген коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча үткәргән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитетлар җитәкчеләрен штаб эше һәм катгый экономия режимында эшәргә күчәргә чакырды.

Бүген коронавирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча үткәргән киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барлык муниципалитетлар җитәкчеләрен штаб эше һәм катгый экономия режимында эшәргә күчәргә чакырды.
“Без иң кискен чорга аяк басабыз – коронавирус аркасында да, гомум икътисади хәл нәтиҗәсендә дә. Һәм безгә моның белән нәрсә эшләргә кирәклеген уйларга кирәк. Без инде хәзер үк республиканың быелга исәпләнгән һәм артабангы бюджетына үзгәрешләр кертү турында уйлыйбыз. Мин республикада яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итәм. Безгә түзәргә туры киләчәк. Күп социаль проектлар, шул исәптән төзелеш тә тукталып торачак. Башланган төзелешләрне тәмамлыйбыз. Калганнарын озак булмаган вакытка кичектереп торырга туры киләчәк, дип ышанабыз. Мәдәният йортларына, физкультура-сәламәтләндерү комплексларына, бассейннарга булган планнарны уңай вакыт җиткәнчегә кадәр кичектереп торырга туры килә. Без хәзер авыр вакыт өчен резервлар әзерлибез. Алар тәү чиратта социаль ярдәм һәм безнең икътисадка ярдәм итү өчен әзерләнергә тиеш. Әгәр икътисад җимерелә икән, без күп чаралар турында онытырга тиеш булабыз. Мин барлык муниципалитетларга үз бюджетларын яңадан карарга тәкъдим итәм. Әгәр ансамльгә костюмнар алу яки ЗАГС фасадын ремонтларга планнар булган икән – аларны онытып торыгыз. Иң көнүзәк, кичектергесез чыгымнарны гына калдырырга кирәк булачак. Резервлар формалаштырыгыз: сезнең биләмәдә яшәүчеләргә һәм икътисадка ярдәм итү өчен”, – диде төбәк Башлыгы.
Радий Хәбиров Хөкүмәткә бүген үк республика икътисадына ярдәм итәрлек зур программа вариантын эшләп тапшырырга кушты. “Сугыштан соңгы еллардан алып безнең республика һәм ил мондый авыр хәл алдында торганы булмагандыр, мөгаен. Монда барысы да – икътисадый кризис та, үтә дә җитди коронавирус хәвефе дә бергә кушылды. Безнең җитәкчелек аппараты нәтиҗәле эшләгәндә генә без бу хәлдән чыга алачакбыз. Мин безнең зур команданың барлык әгъзаларыннан штаб эшчәнлеге режимына күчүләрен үтенәм. Без үзебезне хәрби хезмәткә чакырылган кебек хис итәргә тиешбез. Әгәр без нормаль эшчәнлек халәтен булдыра алсак, боларның барысын да үтәрбез. Безнең икътисади потенциал моны башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәгенә ныклы ышанам. Идарә итү буенча белемебез һәм тәҗрибәбез җитәрлек. Һәм республикада яшәүчеләр безне хуплар, дип ышанам”, – диде республика җитәкчесе.
Мәгълумат һәм фото чыганагы: Башкортстан Башлыгы сайты.
Читайте нас: