ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 март 2020, 18:05

Яңа авыручылар ачыкланмаган

26 мартның көндезге 13.00 сәгатенә Башкортстанда коронавирус инфекциясен йоктыру ихтималы булган 72 кеше стационарларга урнаштырылган, аларның 10-сы – балалар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры М.Забелин көн саен үткәрелә торган брифингта белдерде.

26 мартның көндезге 13.00 сәгатенә Башкортстанда коронавирус инфекциясен йоктыру ихтималы булган 72 кеше стационарларга урнаштырылган, аларның 10-сы – балалар. Бу хакта сәламәтлек саклау министры М.Забелин көн саен үткәрелә торган брифингта белдерде.
COVID-19 инфекциясен йоктыру диагнозы расланган кешеләр саны әлегә үзгәрешсез – алар дүртәү. Арада бер балигъ булмаган башкортстанлы да бар. Бу кешеләрнең барысы да Уфа шәһәрендәге инфекцион дәваханәсе бүлегендә дәвалау курсын үтә, барысының да сәламәтлек торышы канәгатьләнерлек.
Бүгенге көнгә 2610 биоматериал тикшерелгән. Соңгы тәүлектә яңа авыручылар булуы ачыкланмаган, дип хәбәр итте Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак.
Тәүлек эчендә Русиянең 18 төбәгендә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 182 кешегә арткан. Илнең 56 төбәгендә әлеге авыру белән чирләүчеләр 840 булды. 38 кеше савыкты. Мәскәү шәһәрендә бу инфекция белән бәйле ике үлем очрагы теркәлде. Алар – 88 һәм 73 яшьлек пациентлар.
Алдагы көнне Русия Президенты В.Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам иткән эш атнасы көннәре, илдә коронавирус инфекциясе таралу хәвефе югары булганлыктан, ял көннәре дип игълан ителә, диде.
Әлеге инфекциягә бәйле барлык сораулар белән көн дәвамында эшли торган колл-үзәккә 8-800-201-89-03 телефоны саннарын җыеп мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: Интернет челтәрендәге ачык чыганактан.
Читайте нас: