ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
30 март 2020, 18:15

Пар канатлары талмасын

Сыйрышбаш авылы китапханәсендә кышның соңгы көнендә үткән матур эчтәлекле кичә “Пар канатлар” дип аталды. Бу көнне биредә өч гаилә бергә гомер итүләренең 60 еллыгын – бриллиант туйларын һәм бер гаилә парлап 50 ел буе канат кагуларын – алтын туен билгеләде. Юбилярларны ихлас йөрәктән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туруннары, туган-тумачалары, дуслары һәм күршеләре җыелган иде. Кичәне ачып җибәреп, китапханәче Ира Наил кызы Мәгалимова түрдән урын алган хөрмәтле парлар белән таныштырып үтте. Рәис Хәмзә улы һәм Фәвәзә Хәмзә кызы Гәрәевлар, Фәрит Мирзагали улы һәм Рәфисә Габдулла кызы Сәлаховлар, Фәнзүл Әшрәф улы белән Кәүсәрия Сабир кызы Шәрифуллиннар бу көнне бриллиант, Ләбиб Нурулла улы белән Язилә Солтан кызы Сәйгафаровлар исә алтын туйларын бәйрәм итте. Матур гомер үрләренә парлап канат кагып үрләүче хөрмәтле парларга багышлап ул көнне моңлы җырлар, дәртле биюләр бүләк ителде. Авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова авылның хөрмәтле парларына ихлас ихтирам хисләре, кайнар котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет, үзләренә һәм балаларыоныкларына бәрәкәтле гомер еллары теләде һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы идарәсенең котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Алып баручы юбилярларга мөрәҗәгать итеп, бәхетле тигез яшәү серләре белән уртаклашуларын үтенде. Гаилә тормышларының истәлекле үрләрен билгеләүче парларның һәммәсе дә диярлек сугыш чоры балалары, аннан соң дөньяга килгәннәре дә илебез өчен зур сынау касафатларын үз җилкәләрендә татыган. Бергәләшеп озын-озак тату гомер кичерү серләре гади – бер-береңне чиксез ихтирам итү, юл куя белү һәм икең бергә уртак максат белән яшәү, дип белдерде юбилярлар һәммәсе дә. Аларны котларга чәчәк гөлләмәләре һәм бүләкләр белән балалары, оныклары, туруннары, дуслары, туганнары һәм күршеләре дә килгән иде. Барысы да изге теләкләренә кушып, кадерле юбилярларның искиткеч яхшы сыйфатларын телгә алдылар, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. “Авылыбызда шунлый яхшы кешеләр яшәвенә горурланып бетә алмыйбыз, – диде йомгаклау сүзендә Ира Мәгалимова. – Сез кулга кул тотынышып, парлап канат кагып бик озын гомер юллары үтәсез. Бер- берегезгә чиксез ихтирам хисе, бер-берегез өчен өзелеп торуыгыз – безгә дә зур горурлык һәм үрнәк ул. Һәркайсыгыз – бүгенге яшьләр өчен өлге булырлык матур парлар. Киләчәктә дә шулай шат күңелле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз, алда чираттагы гомер үрләрегезне дә парлы билгеләргә язсын”.

Читайте нас: