ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
30 март 2020, 12:55

Якшәмбе брифингы мәгълуматлары

29 мартта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа коронавируслы инфекцияне профилактикалау һәм төбәктәге хәл торышы мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте.

29 мартта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа коронавируслы инфекцияне профилактикалау һәм төбәктәге хәл торышы мәсьәләләренә багышланган брифинг үтте.
Республика штабы мәгълуматлары буенча, 29 мартның 14.00 сәгатенә COVID-19 инфекциясе белән 5 кеше зарарланган, аларның берсе – балигълык яшенә кермәгән үсмер. Бишенче зарарланучы Франциядән Русиягә 14 мартта, республикага 15ндә кайткан. Ул кайткан рейс турындагы мәгълуматлар барлана. Ул үзизоляциядә булган, 29 марттан инфекцион шифаханәгә урнаштырылып, тиешле дәвалау курсы үтә, таләп ителгән барлык дарулар белән тәэмин ителгән. Барлык биш кешенең дә сәламәтлеге торышы канәгатьләнерлек. Барысы да аерым боксларда дәвалана, махсус аппаратура таләп ителми, һәркайсы мөстәкыйль рәвештә сулыш ала.
Республика стационарларында коронавирус инфекциясен йоктырган дигән шик астына алынган 97 кеше, шул исәптән 16 бала урнаштырылган. Төбәкнең Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре 2957 кешене тикшергән.
30 марттан 3 апрельгә кадәр республика Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тулы составта эшчәнлеген дәвам итә һәм социаль ярдәм чараларын өзеклекләрсез тәэмин итә. Дәүләт хезмәтләре электрон формада күрсәтелә.
Республиканың барлык медицина учреждениеләре, шул исәптән аларның техник хезмәтләре дә, эшли. Планлаштырылган операцияләр күчерелми, әмма барысы да эпидемиологик анамнездан тора – икенче төрле әйткәндә, әгәр кеше алдагы ике атнада чит илгә барган булса яки аннан кайткан кешеләр белән аралашса, операцияне кичектерү мәсьәләсе дә карала.
Үзизоляциядә булучылар янына ашыгыч ярдәм машинасы билгеләнгән норматив буенча ике сәгать эчендә килеп җитә.
Яңа төр коронавирус йорт хайваннарыннан йокмый, ул кешедән кешегә генә күчә.
Читайте нас: