ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
2 апрель 2020, 16:55

Хәрби хезмәткә чакыру башланды

Русия Президенты В.В.Путинның агымдагы елның 30 мартында кул куелган 232 санлы Указына ярашлы, хәрби хезмәткә язгы чакыру быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Русия Президенты В.В.Путинның агымдагы елның 30 мартында кул куелган 232 санлы Указына ярашлы, хәрби хезмәткә язгы чакыру быел 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстан Республикасының Хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, 2020 елда язгы чакыру вирус инфекцияләрен профилактикалау белән бәйле кайсы бер үзенчәлекләрне исәпкә алып үткәреләчәк.
“Республиканың хәрби комиссариатларында, җыелу пунктларында, хәрби частьларга барган юлда һәм частьларда хәвефле инфекция таралуны кисәтү һәм контрольлек итү буенча барлык профилактика чаралары күреләчәк. Пунктларга килүче егетләрнең тән температурасы үлчәнәчәк”, – дип билгеләде төбәкнең хәрби комиссары Игорь Харченко.
Моннан тыш, барлык биналарда да һава көн саен бактерицидлы нурланыш бирүче лампалар ярдәмендә дезинфекцияләнәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга җыелу пунктларында шәхси гигиена әйберләре җыелмасы тупланган махсус контейнерлар белән маскалар тапшырылачак.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар белән хәрби частьларда карантин чаралары комплексы үткәрү планлаштырыла. Алар 14 көннән дә ким булмаячак. Бу вакытка шәхси состав аерым казармаларга урнаштырыла. Яңа килүчеләр хәрби частьта хезмәт итүче башка солдатлар белән түгел, ә аерым тукланалар һәм укыйлар.
Яңа килгән хәрбиләрнең сәламәтлегенә күзәтчелек даими рәвештә алып барыла, көненә өч тапкыр тән температуралары үлчәнә. Әгәр респиратор авырулар билгеләре ачыкланса, яңа килүче хәрбиләр шунда ук изоляцияләнеп, коронавирус инфекциясенә тест үтәчәк һәм тиешле медицина ярдәмен алачак.
Ә инде хезмәт срогын тутырган хәрбиләр Русия Федерациясе канунияте нигезендә хәрби хезмәттән кайтарылачак. Яшәү урыннарына киткәнче медицина хезмәткәрләре алар белән инструктаж үткәрә.
2020 елның язында Башкортстаннан гаскәрләрнең барлык төрләренә хәрби хезмәткә 5 меңнән артыграк егет чакырылачак. Беренче чакырылышны частьларга җибәрү 20 майга планлаштырылган. Егетләр шулай ук фәнни роталарга, шул исәптән “Эра” Технополисына да җибәрелә.
Читайте нас: