ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 Май 2020, 18:10

Волонтерлар ярдәм итә

Югары әзерлек һәм үзчикләү режимы вакытында җәмгыять тормышын волонтерлар ярдәменнән башка күз алдына китерүе дә авыр.

Югары әзерлек һәм үзчикләү режимы вакытында җәмгыять тормышын волонтерлар ярдәменнән башка күз алдына китерүе дә авыр.
Районның Волонтерлар штабы Яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе карамагында эшли. Ирекмәннәрнең барсы да онлайн-курслар тәмамлады һәм аларга сертификатлар тапшырылды. Штабка Флорида Фларит кызы Камалова җитәкчелек итә. Штабка 140 волонтер берләшкән, аларның 70-е – “Бердәм Русия” партиясе ирекмәннәре. Эшчәнлек барышында волонтерларны бейджиклары, “Стоп коронавирус!” повязкасы, волонтерлар курткасы яки сигнал жилетларыннан танып була, паспортлары да һәрвакыт үзләрендә.
Ирекмәннәр заявкаларны республика һәм район колл-үзәкләреннән һәм “Бердәм Русия” партиясе линиясеннән ала. Чакмагышта яшәүчеләргә кирәк булганда заявкалар дежурдагы волонтерларга тапшырыла, алар азык-төлек, дару һәм көндәлек кирәк-ярак товарларын йортларга китереп тапшыра. Район үзәгендә мәдәният волонтерлары – китапханә һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре эшли. Ә инде авылларда гомер итүче райондашларның заявкалары тәүдә авыл Советы биләмәләре хакимиятләренә, аннан волонтерларга тапшырыла. Заявка көн дәвамында үтәлә, аннан безгә волонтерлардан башкарылган эш турында фото тапшырыла. Һәр көн азагында башкарылганнарга йомгак ясалып, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына отчет җибәрелә.
Агымдагы елның 20 апреленнән безнең волонтерлар 65 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк булган гражданнарга ярдәм итү юнәлешендә эшләгән #МыВместе акциясенә кушылды. Бу юнәлеш буенча 518 азык-төлек җыелмасы китерелде, алар Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исемлекләре буенча таратылды.
Күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен тәгаенләнгән “Продукты Башкортстана. Забота о Вас!” проекты буенча икенче потокта районга бүленгән 930 азык-төлек җыелмалары 2 майда тапшырылып, шул көнне үк таратылды.
7 майда исә “Вам, родные!” акциясе чикләрендә бүленгән азык-төлек җыелмалары Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 ветеранга таратып бирелде.
Бу азык-төлек җыелмаларын тапшыру исемлегенә кермәгән аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен районда “Тележка добра” акциясе оештырылды. Шәфкатьле райондашларыбыз магазиннарда, сәүдә нокталарында урнаштырылган кәрзиннәрдә продуктлар калдырды, алар җыелмаларга тупланып, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә таратып бирелде.
Моннан тыш, волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр дә үткәреп, үсентеләр утыртты.
Ирекмәннәрне вирустан шәхси саклану чаралары белән “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлеге һәм “Автобус добра” акциясе чикләрендә Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы тәэмин итте.
Азык-төлекне тапшырганда муниципаль район хакимияте һәм бюджет оешмалары – район мәдәният йорты, район үзәкләштерелгән китапханәсе, өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” шугалагы, мәгариф бүлеге һәм авыл биләмәләре хакимиятләре транспорт белән ярдәм итте. “Продукты Башкортостана. Забота о Вас!” азык-төлек җыелмаларын бушатканда шәхси эшкуар Илшат Идгар улы Еникеев погрузчик җайланмасын җибәреп ярдәмләште. Моннан тыш, муниципаль район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Чекмагушжилкомхоз” җәмгыяте директоры Рамил Камил улы Агиев иганәчелек ярдәме күрсәтеп, волонтерлар өчен 60 сигнал жилетын тапшырды.
Волонтерлар эшчәнлеге урындагы “ТВ-Чекмагуш” телевидениесе тапшыруларында һәм районның “Игенче” гәзите битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртыла.
Бүген без авырлыклар кичерүчеләргә ярдәм итәр өчен берләштек. Волонтерлар райондашларга җылы сүзләре, изгелекле эшләре белән дә ярдәм итәләр. Ирекмәннәр һәр көнне ярдәмгә ашыга.
Читайте нас: