Яшел чирәм өсләрендә йомгак кебек тәгәрәп үскән балачак, яшьлекнең тотып тыймаслык гайрәтле мизгелләре үтте, янып-дәртләнеп дөнья көткән, балалар үстергән, тайпылмыйча хезмәт үрләрен яулаган чаклар артта калды. Балалар үскән, һәркайсының үз тормышы. Безнең дә оныклар җитеп киләләр, онык балаларыбыз да бар. Өлкәнәйгәч, вакыт күбәя, хаклы ялдабыз. Уйлар күбәя, үткәннәр искә төшә. Барысы да күңел түрендә. Үткәннәр – якын, алар сагындыра. Мин Иске Калмаш авылында Зәбирә һәм Гыйният Еникеевлар гаиләсендә үстем. Абыем Альфред, энем Әлбаб, сеңлем Әлфидә белән Әҗем тауларыннан җиләк җыеп, чишмәләрдән сулар ташып, әткәйәнкәебезгә булышып, аларга һәрчак шатлык китерергә тырышып үстек, тырышып укыдык. Туган, яшәгән оябыздан канатларыбызны ныгытып, кайда гына булсак та югалмаслык булып очып чыгып киттек. Бу язмамда төп нигезебездә бер ел эчендә кыңгыраулы пар атларда үткән өч туй турында язып үтәсем килә. Минем өчен алар – зур шатлык, горурлык хисләре белән сугарылган уй фикерләрем, истәлекләрем. Быел, 2020 нче елда без – өч пар: Әлфидә һәм Марат Кашаевлар, Әфидә һәм Фәрит Латыйповлар, Ләлә һәм Альфред Еникеевларның алтын туйларыбыз. Бергә туры килгән шатлыгыбыз бу безнең. Бу елларны парлап үткәнгә Ходай Тәгаләгә рәхмәтлебез. Кичерешләр, үткән гомер, алдагы өметләр – барысы да йөрәктә. 1970 елның ап-ак кар каплаган кыш аенда безнең матур сеңлебез Әлфидә авылыбызның булдыклы,чибәр егете Марат Кашаевка тормышка чыкты. Әлфидәбезне биеп торган пар атлар Сабирҗан абзый белән Мөнәвәрә апа йортына алып киттеләр. Маратның өч кыз туганына ул дүртенче төпчек кызлары булып шушы гаиләгә килеп керде. Аны барысы да яраттылар, беркемнән дә кактырмыйча, аның булдыклы, уңган булуына сокланып, горурланып яшәделәр. Марат та бик тырыш, кешелекле, хезмәтеннән, гаиләсеннән ямь-тәм табып, Иске Калмаш халкының горурлыгы булып яши. Югары белемле, һәр эшкә кулы ятып торган һөнәрмән җитәкче вазыйфалар башкарды. Икесе дә намуслы хезмәт юлы үтеп, күп бүләкләргә лаек булып хаклы ялга чыктылар. Гаиләләрендә 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсенә югары белем алырга ярдәм итеп, аларга терәк-таяныч булып, тормыш сынауларына бирешмәскә тырышып яшиләр алар. Хәзер инде өч онык, ике туруннары өчен өзелеп, аларны үстерергә, тәрбияләргә ярдәм итеп гомер кичерәләр. Җир җиләкләре пешкән июль аенда әткәй-әнкәй нигезеннән мин дә Тозлыкуш авылына Мәдинә һәм Әхмәтзәки Латыйповлар йортына кыңгыраулы пар атларда төп йортка килен булып төштем. Әткәй сугыш яраларыннан 67 яшендә вафат булды. Әнкәебез белән 34 ел бергә яшәдек. Икебез дә югары белем алып, үз һөнәребез буенча эшләдек: Фәрит колхозда җитәкче вазыйфалар башкарды, ә мин мәктәптә укытучы булып эшләдем. Авыл Советында да җитәкче булып эшләргә туры килде. Икебезнең дә эшләребез тынгысыз булды, әмма без аннан зарланмадык. Көндез эштә, кичен җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда катнаштык. Ике ул үстердек. Дүрт оныгыбыз, ике туруныбыз бар. Алар – безнең терәк-таянычларыбыз, ышаныч, өметләребез. Эшләгәндә дә, хаклы ялга чыкканда да хезмәтебезне зурладылар.
Менә быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, алтын туебызны котлап, мәңге хәтердә калырдай чара үткәрделәр. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Камалова, гаиләбез турында җылы сүзләр әйтеп, республика Башлыгы Радий Хәбировның котлавын укып, бүләк тапшырды. “Алга” колхозы профсоюз оешмасы рәисе Гөлсара Шәехова күңел кылларын тибрәлдерерлек итеп котлау сүзләрен җиткерде. Тозлыкуш урта мәктәбе директоры Резеда Әюпова безне пар аккошларга тиңләде, район Советы депутаты Әлфизә Гайсина безнең хезмәтебезгә зур бәһа бирде. Фәритнең яшьлек,комсомол дусты, гомер буе колхозда җитәкчелек йөген бергә тартучы Радик Маннановның истәлекләре, үзе язган шигырь юллары безне яшьлек елларына алып кайтты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Потапова белән Ильвер Әхъяров күңелләрне актарырдай моң дәрьясына чумдырдылар, туганнарыбыз Рамил абый белән Фәһия апа безне туй көннәренә алып кайттылар. Бу чараның сценариен төзеп, һәр ноктасын, һәр өтерен туры китереп, җиренә җиткереп, китапханә мөдире Гөлнара Сәхибгәрәева алып барды. Аларның җылы сүзләренә, ис- тәлекле бүләкләренә рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Туган нигезебездә үткәрелгән өченче туй – Альфред абыебыз белән Ләләбезнең туе. Ике сеңлесен – Әфидә белән Әлфидәне башлыкүзле иткәч, абыебыз шул ук елны Көсәкәй сылуы Ләләгә өйләнде. Аларның туйлары да кыш аенда пар атларда үтте. Ләлә белән Клара киленнәребез ир туганнарыбызга булдыклы тормыш юлдашлары булдылар. Абый белән Ләлә намуслы хезмәт юлы үттеләр. Абыем мәктәптә музыка укытучысы булып эшләде. Музыкант белеменә ия булган егет күп музыка коралларында уйный. Иске Калмашта тынлы оркестр оештырып, күп балаларны, яшьләрне өйрәтте. Аларның чыгышларын һәр җирдә көтеп алдылар. Чакмагышта, республика күләмендә үткәрелгән күп чараларда катнашты. Абыем музыка коралларында уйнаса, Ләләбез өздереп биеде. Хаклы ялга чыкканчы абыем нефть кудыру станциясендә эшләде, Ләлә Башкортстан нефть продукциясе өлкәсендә 30 ел хезмәт салды.
Алар икесе дә дин юлында. Туган нигезебезне һәрчак яңартып, әнкәебез белән бергә 17 ел яшәделәр. Барлык туганнар шушы нигезгә җыелабыз. Кайчан килсәң дә ачык йөз белән, табын тулы сый белән каршы алалар. Ике ул, бер кыз үстерделәр. Ике уллары да туган авылларында җитәкче вазыйфалар башкара. Киленнәре дә әти-әни дип өзелеп торалар. 6 оныклары бар. Алар өчен сөенеп, нәнәй-картәтәй тәрбиясе биреп, бергә-бергә яшиләр. Безнең төпчек энебез Әлбаб, югары уку йортын тәмамлагач, кайда җибәрсәләр, шунда эшләде. Иң югары вазыйфаларны башкарды ул. Киленебез Клара белән ике бала үстерделәр. 5 оныклары бар. Әмма төпчегебез алтын туйларына җитә алмады, вафат булды. Ул әле дә безнең белән һәрчак бергә кебек. Өчебезнең дә алтын туебызда йөрәкләргә үтеп керердәй үзе яз- ган шигырьләрен укып, “Идел буе каеннары” җырын җырлап, табыннарыбызны балкытып утыра кебек. Әткәй-әнкәйләребез нигезендә үткәрелгән яшьлек туебыздагы кыңгырау чыңнары тальян моңнары, ата-ана, туганнарының теләкләре, үзебез, бер-беребезгә булган мәхәббәтебез, ихтирам хисләребез, бер-беребезгә терәк булып яшәвебез безне алтын туебызга җиткерде, Аллаһка шөкер! Укытучы, ана, ир хатыны, озак еллар бианай белән яшәгән килен буларак, мин тормыш юлыннан үткәндә туган уйларымны, киңәшләремне язып үтәм. Бу, бәлки, кемгәдер үз тормыш юлын байкарга ярдәм итәр. Кайберсе киңәш-үгет буларак кабул итәр, дип ышанам. Тормыш – гомер буена укый торган фән. Аның аерым сорауларына хәтта галимнәр дә җавап бирә алмый. Ә менә ир белән хатын, бер-берсенә юл куеп, кирәк чакта гафу итә белеп, арадагы татулыкны саклап-яклап яшәсәләр, тормыш куйган күп сорауларга җавапны галимнәрдән дә остарак табарга сәләтле була, дип уйлыйм мин. 50 һәм аннан да артык еллар бергә гомер итү – ул авыр хезмәт, тормыш юлы белән еллар буе формалашкан зур хәзинә. Озак еллар бергә яшәгән парлар бер-берсенә үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатлыйлар бит. Әйе, тормыш олы һәм вак сынаулардан тора. Ир белән хатынның шуларны җиңәргә көче, акылы, сабырлыгы җитсә, бер-берсенең кимчелекләрен гафу итәргә тырышсалар гына гаилә яши. Бәхетле хатын булып, яраткан ирең белән гомер буе янәшә атлыйсың килсә, төрле зурлыктагы сынауларны ничек тә үтәргә тырышырга кирәк. Нинди генә ир яки хатын булмасын, һәрберебезнең бәгырь төбендә йомшак урыныбыз бар. Ташлы җирнең дә арасында балчык, каты ташның да йөзендә бер ярык булмый калмас. Шул ярыкларга агач тамырлары ничек тотынып үссә, бер-береңнән төшкән шәфкать орлыгы да шулай тамыр җибәрер һәм ташлык дигән җирең гөлбакча булыр. Шуны онытмыйча яшәсәк иде барыбыз да. Үз-үзеңне югары куеп, тормыш иптәшеңне кыска дилбегәдә тотарга, һәр йомшаграк ягын арттырып, кешегә сөйләп, кимсетеп йөрергә түгел, ә бер-береңне кайгыртып, аны шатландырып яшәү генә чын мәхәббәт, чын ярату буладыр ул. Менә шул парыңны бәхетле итү сөенече белән яшәргә насыйп булса иде һәркемгә. Гыйнвар бураннары, февральнең энҗе карлары, март кояшы, апрель гөрләвекләре, сентябрь матурлыгы, октябрь уңышлары, декабрь йомгаклары безнең көннәребезне ямьләсен. Гомерләребез матур үтсен. Гомер ул – Ходай бүләге, аның кадерен белик. Кеше гомере – язылган бер зур китап ул. Аның башы, азагы булучан. Менә шул гомер юлында бу матур дөньяларда һәрберебез үз сукмагыннан, йөз кат йозакка бикләнгән бу тормышның ачкычларын табып, һәрбер туган көнгә шатланып, кадерен белеп, гүзәллекне күреп аңа сокланып яшәсәк иде.