ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 гыйнвар 2021, 19:34

Яңа елда - яңа гаиләләр

2021 елның 1 февралендә Русия Президенты грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул итү башлана.

2021 елның 1 февралендә Русия Президенты грантларының икенче конкурсына гаризалар кабул итү башлана. Грантлар социаль, мәдәни, белем бирү һәм башка социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыруга бирелә. Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы грантларына да республикабызда бик күп матур эшләр башкарылып тора.
Исегезгә төшерәбез, былтыр район үзәгендә Никахка керүче яшь парлар паркы булдырылды. ЗАГС алдында урнашкан бу мәйданчык Чакмагышыбызның матур бер бизәге булып тора. Гаилә учакларын кабызып җибәргән якташларыбыз бәхетле мизгелләрен хатирә итеп саклар өчен мондагы арт-объектлар янында фотосурәткә төшәләр.
22 гыйнвар көнне Чакмагыш районында тагын ике пар законлы никахка керде. 2021 елда беренчеләрдән булып өйләнешүчеләрне тәбрик итергә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да килде. Ул яшьләргә иң изге теләкләрен, котлау сүзләрен җиткерде, Чакмагышның социаль үсешенә ярдәм итү хәйрия фондының бүләкләрен тапшырды.
Бу көнне Киндеркүл авылыннан Фидан Флорис улы Хөснерьялов һәм Чакмагыштан Глүзә Фидрат кызы Гәрәева Яңа Балтач егете Булат Сабирҗан улы Әбдиев һәм Имәнлекул сылуы Алсу Фәүзи кызы Моратова кавыштылар, пар балдаклар алыштылар.
Кадерле яшьләребез, районыбызның яңа гаиләләре! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын! Гомер юлыгызны кулга-кул тотышып житәкләшеп, озак гомер елларыннан, парлап атлагыз. Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!
Читайте нас: