ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
1 апрель 2021, 11:21

Яшьнәп үткән гомер

Зәкия әби Мөхәммәтова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

Зәкия әби Мөхәммәтова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады
Туган көн һәр кешенең гомерендә зур вакыйга, ә инде тугыз дистәне тутыру – ул аеруча күңелле мизгел. Моннан нәкъ 90 ел элек Каргалы авылында Зәкия Ногман кызы Мөхәммәтова дөньяга аваз салган. Шушы көннәрдә аны олуг юбилее белән котларга Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының профком рәисе Гөлсара Шәехова һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре җыелды.
Китапханәче Гөлнара Сәхибгәрәева юбилярның бик күп якты һәм истәлекле тормыш юлы үткән гомере турында сөйләде. Зәкия Ногман кызы тормыш иптәше белән гомер буе туган колхозында хезмәт салган, авылның ихтирамга лаеклы кешеләре. Аларның буыны тормыш авырлыкларын җитәрлек күрсә дә, ул бүгенге матур тормышны күрү бәхетенә ия. Бу тату һәм бердәм гаиләдә ике ул һәм бер кыз тәрбияләнеп үскән. Балалары һәм оныклары белемле, хезмәт сөючән булып үссен, уңышлары белән генә сөендереп яшәсен өчен алар бөтен көчләрен һәм сабырлыкларын биреп тырышканнар. Бүген Зәкия Ногман кызы – 4 онык, 2 оныкчык өчен иң бәхетле нәнәй. Бу үзе зур бәхет түгелме соң?! Юбилярның балалары, якыннары исеменнән дә бу көнне җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.
Рамил Вәлиәхмәтов, юбилярны котлап, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, тыныч картлык, бәхетле гомер теләде һәм истәлекле бүләк белән котлау открыткасы тапшырды. Гөлсара Шәехова да истәлекле бүләк тапшырып, күпъеллык тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре һәм иң изге теләкләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре бу гүзәл мизгелне матур җыр белән тагын да бизәп, җанландырып җибәрде.
Зәкия Ногмановнаны тагын бер мәртәбә юбилее белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телибез.
Мәгълүмат һәм фотолар Тозлыкуш авылы модельле китапханәсенең “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсеннән алынды.
Читайте нас: