ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
8 март 2022, 11:15

Алтын бәхет яулап алган иң бәхетле пар бит сез...

Үз йортында бәхетле булганнар гына бәхетле — гаилә тормышының асылын шушы гап-гади генә сүзләр бөтен тулылыгында ача.

Алтын бәхет яулап алган иң бәхетле пар бит сез...
Алтын бәхет яулап алган иң бәхетле пар бит сез...

Ярты гасыр дәвамында бер-берсенә терәк булып, башкаларга үрнәк булып яшәүчеләр бәхетле булуның һәм аңлашып, бер-береңне саклап-кадерләп яшәүнең кыйммәтен башкаларга үз мисалында аңлата кебек. Аблай авылында 50 ел дәвамында катлаулы тормыш юлыннан иңгә-иң куеп, матур итеп атлаучы Гүзәл һәм Фәһим Хәйруллиннар – авылның гына түгел, районның горурлыгы булган күркәм гаиләләрнең берсе. Аларның бөтен гомере һәм намус белән башкарган хезмәтләре авыл тормышы, авыл табигате белән аерылыгысыз бәйле. Бөек Ватан сугышы яланнарында ил азатлыгы өчен дәһшәтле алышлар барган, сынаулы һәм михнәтле 1944 елда Аблай авылында дөньяга килгән Фәһим Гыйният улына шул чор балаларының иңенә төшкән барлык авырлыкларны ишетеп кенә түгел, әле ныгынып та җитмәгән иңнәрендә күтәреп үсәргә, буй җиткерергә туры килә. Ишле, унбер балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә ул. Сугыштан соңгы еллар ничек кенә авыр булса да, кече яшьтән эштә чыныгып үскән шушы буын егетләр-кызларында төпле белем алуга омтылыш аеруча көчле була. Туган авылында 8 сыйныфны, аннан шактый ерак Үрнәк авылына йөреп укып, 11нче сыйныфны тәмамлый язмабыз герое. Җәйге каникул чорында комбайнчы ярдәмчесе, мәктәпне тәмамлагач үзаллы, комбайнчы булып эшли ул. Фәһим Гыйният улының хезмәт биографиясенең тәүге юллары шул елларда языла башлый. Ул елларда авыл хуҗалыгы тармагында күпчелек очракта кул көче белән башкарылган хезмәтне җиңеләйтү, тормышны алга җибәрү һәм заманнан калышмыйча, аның белән бергә атлау өчен төпле белем кирәклеген яхшы аңлаган егет, алда әйтеп үткән укуга омтылышын чынбарлыкка ашырып, 1964 елда Уфадагы авыл хуҗалыгы институтына имтиханнарны уңышлы тапшыра һәм югары уку йорты студенты була. Әмма беренче курста укыганда ук Совет Армиясе сафларына чакырылып, хәрби хезмәткә алына. Сугыштан соңгы Варшава килешүе нигезендә социалистик илләр лагерена кергән Польша җирендә солдат бурычын үтәргә, һәр һөнәрне өйрәнергә туры килә райондашыбызга. Өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң яңадан имтиханнар тапшырып, армиягә киткәнче үзе белем ала башлаган югары уку йортында сайлаган белгечлеге буенча һөнәр үзләштерә. Укуын тәмамлау алдында торган егет сөйгәне Гүзәл белән язмышларын, алда барачак гомер сукмакларын уртак итәргә карар итеп, 1972 елның 3 мартында рәсми рәвештә никахларын теркиләр. Нәсел тамырлары Баймак районының данлыклы Юлык авылы белән бәйле булган Гүзәл Рәүф кызы Нәзирова белән Фәһим Гыйният улы студент елларында танышалар. Искиткеч күркәм урында нигез салынган авылда туып үскән кызның Башкортстан дәүләт университетының биология факультетын сайлавы һич очраклы булмагандыр, мөгаен. Аны монда әтисе , 1945 елдан башлап хаклы ялга туктаганчы гомере буе урманчы булып эшләгән Бөек Ватан сугышы яугире Рәүф Гали улыннан күчкән табигатьне ярату һәм дүрт дистә елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән әнисе Фәннүр Самат кызының юлын дәвам итү тойгысы китергән. Әйткәндәй, Гүзәл Рәүф кызының әтисе яклап та Русиянең атказанган укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты булган туганнары Әдһәмовларның йогынтысы көчле булгандыр, бәлки: Нәзировлар гаиләсендә үскән дүрт бала да югары белемгә ия була, өч кыз – укытучы, бер ир туганнары агроном һөнәрен сайлый. Кече сыйныфлардан ук барлык уку предметларын җиңел үзләштергән Гүзәл Рәүф кызы мәктәпнең җәмәгать тормышында “кайнап” үсә, университетта да факультетның иң актив студенткаларының берсе була. Шушы елларда гомерлек яры булачак Чакмагыш районының Аблай авылы егете белән очрашып, дуслаша алар. Уртак мәхәббәт хисләренең ныклыгына ышангач, уку йортларын тәмамлап, хезмәт юлын башлау алдында торган яшьләр рәсми рәвештә никахларын теркиләр һәм кулларына диплом алгач, министрлыклар юлламалары буенча районыбызның Яңа Коты авылына эш урыннарына тәгаенләнәләр. Сигез ел дәвамында Фәһим Гыйният улы биредә баш зоотехник, Гүзәл Рәүф кызы урта мәктәптә укытучы булып эшли. Яшь белгечләр икесе дә сынатмый: башкарган эшләрендә уңышларга ирешеп, авыл халкының ихтирамын яулый. Хезмәтләре Мактау грамоталары белән билгеләнә, Гүзәл Рәүф кызының мәктәп яны участогында бөртеклеләрнең тритикале гибриды белән уңышлы башкарган тәҗрибәсе илнең ВДНХ күргәзмәсендә бронза медальгә лаек була. Әмма, никадәр генә ямьле булмасын торган җир, үзенә тарта туган җир, дип юкка гына әйтелми. 1980 елда Хәйруллиннар гаилә башлыгының туган авылы Аблайга кайтып төпләнә. Фәһим Гыйният улы дуңгызчылык комплексына начальник итеп билгеләнә, аннан бригада җитәкчесе була. Соңрак авыл Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын йөклиләр. Артабан аны товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире итеп тәгаенлиләр. Һәм шушы елларда баш зоотехник вазыйфасын да башкара, халык контроле комитеты әгъзасы да була ул. Намус белән башкарган күпъеллык тырыш хезмәте югары бәһаланып, төрле дәрәҗәдәге күп санлы Мактау грамоталары, медальләр белән билгеләнә. Гүзәл Рәүф кызы Аблай урта мәктәбендә биология, география фәннәрен укыта. “Сайлаган һөнәремне, укучы балаларны ярату, яңалыкларны үзләштерергә омтылу башкарган эшемне дә, яшәешемне дә кызыклы, тулы канлы итеп оештырырга ярдәм итте. Дәресләргә әзерләнеп үткәрүдән тыш, мәктәп яны участогына җитәкчелек итү дә күп көч һәм энергия, иҗади караш таләп итә торган хезмәт. Бу җәһәттән яуланган уңышларыбыз да сөендереп торды. Район күләмендә генә тукталып калмый, 1990 елда республика мәктәпләре арасында үткәрелгән конкурста да җиңү яулап, Башкортстанның Мәгариф министрлыгы Дипломы белән бүләкләндем”, – ди Гүзәл Рәүф кызы. Болардан тыш, мәктәптә экологик тәрбия бирү кабинетын булдыруга да күп тырышлык сала ул, байтак еллар район мәгариф бүлеге каршындагы экология буенча методик берләшмә җитәкчесе дә була. Район укытучылары өчен ике семинар үткәреп, алар белән шул заман өчен яңалык булган экология предметын укыту буенча тәҗрибәсен уртаклаша. Республика күләмендә экологик белем бирү буенча Уфада үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә дә экологик белем бирүне камилләштерү турында чыгыш ясый. Эколог буларак, укучылар белән шушы юнәлештә практик эшчәнлек алып бара: экологик сукмак булдыру, “Венерин башмачок” чәчкәсе үскән җирне саклау кебек чаралар укучыларда туган як табигатендә сакчыл караш тәрбияләүгә булышлык итә. Аның җитәкчелегендә укучылары “Экология һәм балалар” республика программасында катнаша, Уфада үткән эко-уеннарда Башкортстан күләмендә өченче урынны яулауга ирешә. Гүзәл Рәүф кызының алты укучысы Бөтенрусия “Орленок” лагеренә путевка белән бүләкләнә, ә аның үзен шушы укучылары барган сменага экотәрбия бирү методисты итеп тәгаенлиләр. 1993 елда исә аның җитәкчелегендә “Бабочка” отрядында табигатьне өйрәнгән 16 укучы экопроектлар конкурсында катнашып, республика күләмендә беренчелекне яулый. Аларның алтысы “Артек” Халыкара балалар үзәгендә, унысы “Тропа Берендея” экология лагерендә ял итә. “Эш дәверендә минем өчен иң мөһиме – укучыларыма биргән белем сыйфаты булды. Алар ел саен районда үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулауга ирешеп, миңа шатлык бүләк иттеләр. Ә укытучы өчен тагын да зуррак шатлык һәм горурлык – укучыларының синең юлдан китүе. Хәзер инде зур горурлык белән хезмәттәшем дип әйтерлек укучыларым да байтак”, – дип искә ала ул елларны язмабыз герое. Әлбәттә, тынгысыз эшчәнлегенең дәлиле һәм күркәм истәлеге булып гаилә архивында күп санлы Мактау грамоталары, Дипломнар саклана. “Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы”, “Чакмагыш районының ел укытучысы-1993”, югары һөнәри категориягә ия укытучы кебек мәртәбәле исемнәре аның педагоглар династиясен лаеклы дәвам итүен раслап, барлык якыннарына горурлык өсти. Ул чорда авыл укытучыларына мәктәптәге укыту-тәрбия эшчәнлегеннән тыш бихисап җәмәгать эшләрен дә башкарырга туры килә. Гүзәл Рәүф кызы Яңа Котыда эшләгәндә савучылар өчен “Сәламәтлек” түгәрәген алып бара, Аблайга кайткач агитатор да була, үзешчән сәнгать чараларында, хатын-кызлар советы әгъзасы буларак әлеге оешма алып барган эшчәнлектә дә катнаша, 1995 елда Уфада үткән Бөтендөнья башкортлары корылтаена делегат итеп сайлана. Бу кадәр эшләрне гаилә тылың көчле булганда, якыннарыңның укытучы эшен аңлап, ярдәм итеп яшәгәндә генә башкарып була торгандыр ул, мөгаен. “Ирешелгән барлык казанышларым һәм уңышларымда гомер юлдашым Фәһим Гыйният улының өлеше бик зур, – ди Гүзәл апа. – Ул үзе дә гомер буе тынгысыз, җаваплы вазыйфалар башкарса да, һәрвакыт мине аңлап, кирәк чакта эшемдә ярдәм итеп торды. Мәктәп яны участогына да аның булышлыгы белән суүткәргеч җиһазланды, экокабинет булдырганда да ярдәме зур булды. Шуңа да мин һәрчак ышанычлы адымнар белән алга бардым. Фәһим дүрт улыбыз өчен дә өлгеле һәм хөрмәтле әти булды, аларга чын ир-егетләр тәрбиясе биреп үстерергә омтылды. Балалар кече яшьтән йорт хуҗалыгында барлык эшләрне башкарып һәм мәктәпнең җәмәгать эшләрендә катнашып үсте”. Хаклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый Хәйруллиннар. Фәһим Гыйният улы озак еллар Аблай авыл Советының башлангыч ветераннар советы рәисе була. Соңрак мәчеткә йөреп намазга баса, югары дини белем бирүче уку йортында ислам дине нигезләрен ныклап өйрәнеп, 2015 елдан башлап имам-хатыйб вазыйфасын башкаруны үз җаваплылыгына ала һәм әлеге көнгә кадәр шушы изге эшне башкара. Бу елларда авылдашлары арасында динне ныгыту, кешеләрне дә шушы хак юлга җәлеп итү өчен бик күп эшләр башкаруга ирешә ул. “Аллаһ Тәгалә ярдәме белән авыл мәчетенең документларын эшләтеп рәсмиләштерү, иганәчеләр һәм эшчеләр табып, мәчет бинасын профнастил белән тышлап җылыту, ватык тәрәзәләрне яңа, заманча пластик тәрәзәләргә алмаштыруга ирештем. Аларны эшләшергә ярдәм иткән барлык кешеләргә дә бик рәхмәтлемен, – ди Фәһим Гыйният улы. –Имам-хатыйб булып эшләү дәверемдә ике мәртәбә – 2019 һәм 2021 елларда Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессында делегат булып катнашырга Аллаһ Тәгаләнең ярдәме насыйп булды. Аларның ахыргысында 1200 кеше катнашты, шулар арасыннан 6 кешегә Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм аларның берсе мин идем”. Бүген дә туры сүзле, җор телле Фәһим абый үтемле сүзләре һәм фәһемле вәгазьләре белән һәр кеше төшенерлек һәм уйланырлык итеп аңлатып, барлык авылдашларын хак динебез нигезләренә һәм тәгълимәтләренә өйрәтеп, туганлык җепләрен саклап, тирә-яктагыларга ярдәм итеп, хөрмәт казанып һәм кешеләр рәхмәтләренә лаек булып яши. Шушы урында гомерләре буе авыл тормышы һәм табигать белән бербөтен булып яшәгән авыл зыялылары Хәйруллиннарның янә бер күркәм шөгыле турында әйтеп китмәү һич дөрес булмас иде кебек. Алар озак еллар инде бик тә саваплы эш – умартачылык белән шөгыльләнәләр. “Бәләкәй чактан ук әнием белән картәтием мине бал кортларын тәрбияләргә өйрәттеләр. Үзем гаиләле булгач та бу яраткан шөгылемнән аерылмыйм, – ди Гүзәл Рәүф кызы. – Бу кечкенә генә эшчән, берберсе өчен җанын аямаган затлар нерв системасын тәртипкә китерергә ярдәмләшә, бал, прополис, перга һәм башка кеше организмы өчен аеруча файдалы продукция бирү өстенә, кешеләргә сәламәтлек һәм гаиләгә яхшы гына табыш китерә”. Бүгенге көндә Фәһим һәм Гүзәл Хәйруллиннар барлык авылдашларына,туганнары-якыннарына үрнәк булып, дүрт уллары һәм киленнәре, сигез оныклары һәм кечкенә туруннары өчен терәк-таяныч булып яши. Тәрбияле, итәгатьле, әти-әни дип өзелеп торган туган җанлы балалары – горурлыклары һәм тормыштагы иң зур байлыклары. Уллары Фәнис, Фәнил, Айдар һәм Алмаз — югары белемле, һәркайсы сайлаган һөнәрләре буенча уңышлы эшләп йөриләр. Кадерле кешеләре үрнәгендә күркәм гаиләләр корып, аларны уңышлары белән сөендерәләр. Әти-әниләре балкытып тоткан туган йорт-нигезгә еш кайтып, кадерле кешеләренең хәләхвәлләрен белешеп, барлык эшләрдә ярдәм итәләр. Әйе, үз туган җирен җаны-тәне белән яратканнар, җир сулышын тойганнар һәм һәр туган көнгә сөенә белгәннәр гомерләрен туган авылына багышлый һәм туган халкын хөрмәт итеп, гомере буе аңа файда китерергә тырышып яши. Чыннан да, яшәү, көндәлек мәшәкатьләр, якташларының күз алдында үткән хәләл хезмәт юлында туган куанычшатлыклар, күркәм яшәү өчен кирәкле, файдалы эшләр башкару – иң зур бәхет түгел мени? Шушы язмабызның геройларына – Аблай авылының гына түгел, районыбызның хөрмәтле өлкәннәре булган Фәһим һәм Гүзәл Хәйруллиннарга теләгебез бер: бәхетегез чишмәсе һичкайчан саекмасын, сәламәтлегегез ныклы булсын!00

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: