Әнисе Флүзә апа белән 2 айлык йөкле чагында ук әтиләрен сугышка алалар. Кызганычка каршы, әтисе сугыштан әйләнеп кайта алмый, безнең якты киләчәк өчен яу кырында ятып кала. “Әти” сүзен әйтү бәхетен, әти терәген тоярга туры килми аңа. Әнисе 4 балага әти дә, әни дә була. – Инәй әтидән 4 бала белән калган. Әти 1943 елда сугышта ятып калган, аның турында берни белмим, – дип тулышты Флүзә апа... Дүрт бала белән торып калган Мөнәвәрә апага (Флүзә апаның әнисе) балаларын үстереп, кеше итү бик авыр булган. Өлкәне Флүрә апа авылда кала, тормышка чыга, 4 бала тәрбиялиләр. Тормыш авырлыкларын, сынауларын өеп кенә тора ана кешегә: улы Фәнихның тормышы бәхетле булалмый. Әлеге көндә Флүзә апаның бертуганнарыннан Флүр абыйсы гына исән – авылда яши. 7 класска кадәр Аблай мәктәбендә укый кызчык. 1956 елда Аблай җидееллык мәктәбен тәмамлап, 8-нче класска Үрнәк мәктәбенә төшә. 1959 елда Үрнәк урта мәктәбен тәмамлый. Артабан укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый аның – беръялгызы гына 4 бала тәрбияләгән әнисенең ул авыр вакытларда бала укытырга хәле дә булмагандыр инде. Ә Флүзә апа бирешеп тормаган, бәхетле киләчәгенә таба юлны үзе сала башлаган. Колхозда сарык фермасында эшли башлый. Күңелләрне сихри матурлык һәм җылылык биләп алган гүзәл март айларында, җырга-биюгә осталыгын, яхшы оештыручы сәләтен искә алып, аны Үрнәк мәктәбенә пионервожатый итеп эшкә чакыралар. Район мәгариф бүлегенә пионер- вожатый булып билгеләнү турында боерык алырга баргач, тормыш аңа тагын бер сынау куя: үзен Рапат мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә юнәлтәләр. Ләкин пионервожатый һөнәренә тулысынча барлык булмышы белән бирелгән кыз математика укытудан баш тарта, күңеленә хуш килгән эш башлый. 1963 елга кадәр эшли Флүзә апа Рапат мәктәбендә, эшен яхшы башкарып, үзен күрсәтә. Рапатның өлкән буын вәкилләре аны әле дә җылы сүзләр белән генә искә алалар. Балалар белән төрле чаралар оештырып үткәрә ул. Шул ук елда Бөре педагогия институтына – биология һәм химия фәннәре факультетына укыра керә, 2 курстан соң авылның чая, булдыклы, эшкә уңган егете Хәдит абый Мөхьяновка кияүгә чыга ул. Хәдит абый Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын, артабан Уфа авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, колхозда агроном булып эшли. 1965елдан башлап апабыз Аблай урта мәктәбендә химия фәнен укыта башлый. Яшь гаиләнең бәхетләрен тулыландырып игезәк мәхәббәт җимешләре – Илгиз белән Эльза дөньяга килә, аларны апа-абый итеп сеңелләре Эмма туа. Мөхьяновлар гаиләсе түгәрәкләнә. Декрет ялында озак утырырга туры килми – игезәкләренә 4 ай тулганда апабыз эшкә чыга, балаларын кайнанасы карап үстерешә. “Әнкәй минем өчен бик зур ярдәмче булды”, – дип хөрмәт белән искә төшерә Флүзә апа. Яшьләр үз йортларын булдырганчы кайнана белән бик тату яшиләр. Үзе әйбәт булганга, Флүзә апаның килендәше белән дә мөнәсәбәте яхшы була, балаларын карашуда аның да өлеше бик зур. Әлеге көндә дә Флүзә апаны коллегалары, укучылары, гомумән, авыл халкы хөрмәт итә. 35 ел гомер эчендә Аблай урта мәктәбендә балаларны бик тә кызыклы, тылсымлы химия фәнен яраттырган Флүзә апаның эшен дәвам итүче күп алмашчылар үсә һәм алар бу фәнне сайлап, әлеге көндә химия укытучылары булып эшлиләр. Шушы горурлык түгелме соң?! Флүзә апа мәктәптә эшләгән елларын бик яратып, сагынып сөйли. Гомер буе сыйныф җитәкчесе булган ул, һәр баланың йөрәгенә ачкыч табып, алар белән килешеп эшләгән. Гыйнвар аенда Флүзә апа 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, аны тәбрикләргә бик күп укучылары килгән. Эш дәверендә Флүзә апа 6 химия укытучысы, 1 химия фәне буенча югары уку йорты преподавателе, химия фәннәре кандидаты әзерләгән, ул югары уку йортында укытып, химия фәне серләрен өйрәтә. Флүзә апаның тормыш иптәше Хәдит абый ике ел элек гүр иясе булган. Ялгыз түгел: хәлләрен белеп торучы авылда яшәүче улы – Илгизе бар, кызлары кайтып тора. Балаларының даими ярдәмен, таянычын тоеп яши. Илгиз абыйның да балалары зур: улы техникумда белем ала, ә кызы 8класста укый. Эльза апаның ике улы бар, аларның да тормышы белән бик сөенә нәнәй кеше. Төпчек кызы Эммага да 50 яшь тулган, бер кызы һәм бер улы бар. Эмма апага да кайгы кичерергә туры килә: 43 яшендә яраткан тормыш иптәшен югалта. Кызы кияүгә чыгып, Төмән шәһәрендә яши, бик матур гаиләсе бар, улы 8нче сыйныфта укый. Бүгенге көндә Флүзә апа бик бәхетле, хөрмәтле нәнәй: аның алты оныгы, дүрт туруны бар. Авырлыклар һәм тормыш сынаулары аша үткән Флүзә апа үзенең күңеленә дәва итеп намаз серләрен үзләштергән һәм ул догаларда күңеленә тынычлык, дәва таба. – Флүзә апа, сез үзегезне бәхет- ле дип саныйсызмы? – дигән соравыма ул: “Бик бәхетлемен! – дип җавап бирде. – 80 яшькә җиттем, Хәдит белән 55 ел тигез гомер иттек, Ходайга мең рәхмәт. 3 бала тәрбияләп үстердек, хәләл көч белән йорт тергездек, балаларга белемтәрбия бирдек. Язмышыма, бүгенгемә бик рәхмәтлемен”.