ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 июнь 2022, 09:50

Сез – изгелекнең үзе

Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә

Сез – изгелекнең үзе
Сез – изгелекнең үзе

Илебездә ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә күркәм һөнәри бәйрәм – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу бәйрәм — дөньядагы иң җаваплы һәм хөрмәтле, бар булмышларын кешеләр сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуга багышлаган шәфкать ияләренең бәйрәме. Бу һөнәр башкарылган хезмәткә бар күңелне бирүне, төпле белем һәм тү- землелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә. Шуңа да медицина хезмәткәре булу – ул күңел чакыруы, на- мус кушуы буенча башкарылган тынгысыз һәм тоташ гомер буена дәвам иткән хезмәт. Районыбызның үзәк дәваханәсендә бик күп еллар дәвамында үз һөнәрләренең осталары булган, ныклы белемле һәм якташларның ихтирамын-абруен яулаган табиблар, шәфкать туташлары хезмәт сала. Өлкән буын табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә алмашка яшьләр килә. Алар да тәҗрибәле остазларының хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итеп, район хал- кының ихтирамын яулый. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы “Башкортстан медицина хезмәткәрләренә рәхмәт” дип исемләнгән флешмоб игълан итте һәм “Башкортстан табиблары”, “Башкортстан Республикасының яшь белгечләре” хештегы белән махсус рубрика ачып, төбәк дәваханәләрендә хезмәт салган яшь табиблар турында мәгълүматлар урнаштырды. Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре һәм күңелләрендә аларга Сез – изгелекнең үзе Бу якшәмбедә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә ихлас рәхмәт хисләре йөрткән райондашлар бу дәваханәнең “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге сәхифәсендә барган әлеге мара- фонга бик актив кушылды. Һәр бүлек хезмәткәрләренә һәм яшь табибларга багышлап урнаштырылган һәр пост-язмага карата бихисап рәхмәт сүзләре язылды. Гәзит укучыларыбызны да яшь белгечләр турындагы бу язмаларның бер өлеше белән таныштырып үтәргә булдык. Министрлык һәм район үзәк дәваханәсе сайтында иң тәүгеләрдән булып чакмагышлылар арасында лаеклы абруй-хезмәт белән файдаланган яшь табибларның берсе – Айвар Айрат улы Баянов турындагы язма урын алды. Башкортстан медицина университетын уңышлы тәмамлаганнан соң 2009 елда табиб-хирург булып туган районында эш башлаган иң зур мактауларга лаек якташыбыз шушы еллар дәвамында үзен намуслы, тирән белемле белгеч, үз һөнәренең чын ос- тасы итеп танытты. Киң эрудицияле, үз хезмәтенең чын остасы булган яшь табиб хәзер инде тәҗрибәле хирург, дигностикалау һәм хирургия авыруларын дәвалауның заманча ысулларын яхшы белүен күп тапкырлар үз хезмәте, йөзләгән коткарылган гомерләр белән исбатлады. Ковид-19 пандемиясе башлангач ачылган инфекцион госпитальдә белән иң беренчеләрдән булып сменаны кабул итте ул. Айвар Айрат улы авырулар һәм хезмәттәшләре арасында зур хөр- мәт һәм абруй белән файдалана. Фидакарьлеге 2014 елда муниципаль район хакимиятенең һәм район үзәк дәваханәсенең, 2019 елда исә Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләнде. Ә шушы көннәрдә исә янә бер сөенечле хәбәр килеп иреште – Русия көне алдыннан Уфадагы Конгресс-холлда республикада игълан ителгән “Якташлар-Атайсал” проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып үтте. Анда үз район-шәһәрләрендә халык белдерүе-тавыш бирүе йомгаклары буенча иң яхшылары булып та- нылган дүрт дистәдән артык кеше бүләкләнде. Халык ихтирамын яулаган якташлар арасында Айвар Айрат улы Баяновның да булуы бик тә сөенечле булды. Бар күңелен һәм фидакарь, тынгысыз хезмәтен якташларына, аларның сәламәтлеге сагында торуга багышлаган олы йөрәкле, чын мәгънәсендә мәрхә- мәт-шәфкатьлелек иясе булган табибны: “Кешелеккә булган ихлас сөюдән тыш туган Ватанга да мәхәббәт була алмый” — дигән сүзләр аеруча төгәл тасвирлый, аның бар булмышын ача кебек. Район хакимияте башлыгы сайтында аны котлап урнаштырылган һәм үзәк дәваханә сайтындагы постларга бик якташлар язып урнаштырылган язмалар арасында мондый шигъри юллар да бар: “Өлгерәсең, белмим, ничек, Син алдынгы һәр эштә.

АЛЛАҺЫМ сине җибәргән,

Ак халатлы ФӘРЕШТӘ.

СЕЗ – ИЗГЕЛЕКНЕҢ ҮЗЕ.

(Рәсимә Ильясова).

Моннан тыш, татар-рус телләрендә язылган бихисап комментарийларда рәхмәт, горурлык һәм тәбрикләү сүзләре язылган. “Бүләк иң лаеклы кешене тапкан! На- муслы җиңү! Безнең иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Әниегез Сезнең белән горурланыр иде!”— кебек һәм башка шундый язмалар табибка булган якташларның чиксез хөрмәтен ачык дәллили. Дәваханә коллективында укуларын тәмамлап, туган якка эшкә кайтып, дистә елдан артык эшләгән һәм хезмәтләре белән райондашлар арасында абруй яулаган яшь табиблар булуы да сөенечле. Укуын тәмамлаганнан соң 2011 елда табиб акушер-гинеколог сыйфатында хезмәт юлын башлаган Ирина Илдар кызы Галиева да – аларның берсе. Шушы еллар дәвамында ул үзен барлык таләп ителгән һөнәри сыйфатларга ия булган тирән белемле һәм югары квалификацияле белгеч итеп танытты. Хезмәтендә медицинаның барлык заманча ысулларын һәм дәвалау алымнарын куллана ул. Башкарган эше 2020 елда район үзәк дәваханәсенең Мактау грамотасы, 2021 муниципаль районның Рәхмәт хаты белән билгеләнә. “Ирина Илдар кызы – үз һөнәренең остасы. Бик тә намуслы, ярдәмчел һәм ачык күңелле кеше! Уңышлар Сезгә һәм рәхмәтле пациентларыгызның тагын да артуын телим!”, “Бик тә изгелекле, төпле белемле, максатка омтылучан, игътибарлы, үз эшен яратучы табиб акушер-гинеколог. Аллаһ үзегезгә дә сәламәтлек һәм түземлек бирсен. Артабангы хезмәтегездә уңышлар телибез. Ирина Илдар кызы кебек табиблар күбрәк булсын иде”, – дип язалар аның турында якташлар. Янә бер якташыбыз – район үзәгендә туып үскән Радим Инсаф улы Морзагалиев үзәк дәванәдә табиб-офтальмолог вазыйфасында хезмәтен 2012 елдан башлады. Яхшы белгеч – күз авыруларын дәвалаучы табиб бу һөнәр кешеләре өчен хас булган барлык сыйфатларны үзендә туплаган. Үзенә һәм хезмәттәшләренә карата гадел таләпчән, төпле белемле, хезмәт мәсьәләләрен хәл иткәндә принципиальлеге белән аерылып торган табиб коллективта да, район халкы арасында да зур ихтирам һәм абруй белән файдалана. Тырыш хезмәте 2017 елда муниципаль районның Мактау грамотасы белән бәһалана. “Үз хезмәтенең чын остасы! Эшенә 100% белән бирелгән, бе- лемле, җаваплы, кеше хәленә битараф калмый торган табиб! Үз хезмәтен ярата һәм аңа бар күңелен биреп эшли! Мондый белгечләр күбрәк булсын иде”, Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы! Рәхмәт!” – дип хөрмәт хисләрен белдерә аңа якташлар. Күрүебезчә, дәваханә һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы сайт- ларында яшь табибларга багышланган янә күп санлы язмалар урнаштырылган. Шунысы сөенечле, урта буын һәм яшь табиблар чакмагышлыларның ихтирам-хөрмәтен яулап, аларның өметләрен аклап лаеклы эшлиләр. Районыбыз халкының сәламәтлеге сагында торган ак халатлы шәфкать ияләрен – барлык медицина хезмәткәрлә- рен республикабызда быел 18 июньдә билгеләнгән һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз һәм үзләренә дә ныклы саулык- сәламәтлек, тынгысыз һәм үтә дә җаваплы эшләрендә уңышлар һәм әлбәттә инде, районыбыз халкының сәламәт булуын телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: