ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 июль 2022, 15:10

Күңеле җыр-моң белән тулышкан

Яңа Коты авылы табигатьнең иң күркәм урыннарының берсендә урнашкан.

Күңеле җыр-моң белән тулышкан
Күңеле җыр-моң белән тулышкан

 Заманында шактый мул сулы Маргыш елгасы, аккошлар һәм башка киек-кошлар төяк иткән түгәрәк Айкүле, тешләрне камаштырырлык салкын һәм бер үк вакытта күңелләргә бәлзәм булып ятучы тәмле чишмә сулары, урам коелары, хәтфә болыннары, матур урманы ничәмә буын кешеләрен хушландыра, монда туып үскән, чит төбәкләрне төяк иткәннәр дә бирегә сагынып кайта. Ә мул уңдырышлы басулары соң? Знамялыларның гектар куәте буенча республиканы шаулаткан мәлләрен кем генә онытыр икән әле?! Шушы күркәм төбәктә туып үскән шәхесләр районыбыз, республикабыз, илебез һәм хәтта дөнья күләмендә дә киң билгеле. Зур галимнәр, язучылар, булдыклы җитәкчеләр, талантлы иҗат кешеләре белән беррәттән гади авыл хуҗалы өчен кирәкле һөнәрләрне сайлап уңышлар казанган кешеләр дә бу төбәкнең бетмәс байлыгы булып тора. Әлеге мәкаләмдә сүз барачак ир асылы – биредәге мәдәният йорты директоры, дүрт дистә елдан артык район сәхнәләрен балкытучы талант иясе Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтовны мин Яңа Коты авылының йөзек кашы булырлык асыл затлар исәбенә кертер идем. Аның тормыш юлы күпләр өчен үрнәк, авылына гына түгел, районыбызга күрсәткән изгелекләрен санап бетерерлек түгел. 1962 елның ал таңлы Яңа ел көннәренең берсендә – 3 гыйнварында дөньяга килгән ул. Әтисе Җәмигънур абый талантлы биюче, искиткеч оста рәссам булса, әнисе Рәбисә апа саратов гармунын сайратып уйнаучы моң иясе иде. Оясында ни булса, очканында шул булыр, диләр бит – Урал да кече яшеннән үк талантлы булып үсә. Җиде яшендә бәләкәй генә “Тула” гармунын алып биргәч, тиз арада оста уенчыга әверелә үзе. Өченче класста әтисе бүләк иткән “Беларусь” баяның бүген дә балачак истәлеге итеп кадерләп саклый әле. Дүртенче сыйныфтан соң сәләтле укучы башкаладагы Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназиягә уңышлы имтихан тота. Унбер яшьлек кенә үсмерне үзләре яныннан җибәрми әти-әнисе, Яңа Коты урта мәктәбендә белем ала егетебез. Шул чорда ук мәктәп, авыл, район сәхнәләрендә оста уенчы булып таныла, төрле смотр концертларында, бәйрәм кичәләрендә сәхнә күрке булып балкый. Армиядә хезмәт иткәндә дә музыка дөньясыннан аерылмый – Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрендә хәрби оркестр музыканты була. 1982 елда демобилизацияләнеп кайткан яшь егетне туган авылы мәдәният йорты директоры итеп тәгаенлиләр. Читтән торып мәдәният һәм сәнгать училищесында һөнәри белем үзләштерә. Яңа Коты урта мәктәбендә музы- ка укытучысы, директор урынбасары булып эшләгәндә дә җыр-моң дөньясыннан аерылмый. Укучы балаларны баянда, гармунда уйнарга өйрәтә, үзе исә берничә төр уен коралында оста уенчы буларак таныла. Урал Җәмигънур улының ирешкән казанышлары, яулаган үрләре турында сөйли башласаң, бер гәзит бите генә дә җитмәс иде. Һәр ел дистәләгән мәртәбәле чараларда катнашып, алып кайткан Мактау грамоталары, Дипломнары, Рәхмәт хатлары, төрле призларының санына тиз генә чыгып та булмыйдыр әле. Гаилә горурлыгы гына түгел, авыл, район, республика казанышлары да булып торган һәр җиңүле адымында табигатьтән салынган искиткеч талант, зур тырышлык һәм осталык та ятуы һәммәсенә дә яхшы билгеле. Аны төрле якларга чакырып карасалар да, газиз туган җиреннән башка гомерен күз алдына да китерә алмаган ватанпәрвәр якташыбыз яраткан халкына, изге туфрагына тугрылык саклауны өстен күрде. Урал оста гармунчы гына түгел, ә үзәнчәлекле тавышлы җырчы, өстәвенә көйләр иҗат итүче үзешчән композитор да әле. Хәзерге вакытта аның унбишләп үзе язган җыры бар. Җырларын радиодан да яңгыраталар, үзебездә вокал группалары да җырлай. “Тәүге җырымны 1978 елда – IX сыйныфта укыганда иҗат иттем, – дип хәтерли ул. –Ул чакта районыбызда эшләгән талантлы якташыбыз, әле Италиядә яшәүче Рәмзия апа Шәрәфетдинованың аһәңле шигыренә җыр туды. Билгеле журналист, шагыйрә, Югары Аташ авылы кызы Әнисә Ягъфәрова шигырьләренә шактый көйләр яздым, ул минем икетуган апам да әле. “Гүзәл ягым – Яңа Коты”, “Күәш буйлары”, “Җырланмаган җырым”, “Аръяк коесы” кебек җырларымны үзебезнең мәдәният йорты каршында эшләп килгән вокал түгәрәге әгъзалары тирә-якка таратып җибәрде”. Чирек гасырдан артык мәдәният йортын җитәкләп, Урал Җәмигънур улы үзен оста идарәче, үзе артыннан коллективны туплап баручы, хәстәрчел хуҗалык хезмәткәре буларак та танытты. Яңа Коты мәдәният йортында үткән матур ремонт та, биредәге эшчәнлекнең югары дәрәҗәдә оештырылуы, халыкның күпләп иҗатка тартылуы, ял һәм бәйрәмнәрнең күмәк халык катнашлыгында үтүе, төрле чараларда урындагы мәдәният хезмәткәрләре яулаган уңышлар да аның бөтен булмышын ачып сала. Гаилә тормышында да бәхетле Урал. Яшьлегендә сөешеп кавышкан хәләле – авыл фельдшеры Светлана ханым белән матур гаилә булып яшиләр. Гөл бакчасын хәтерләткән йортлары ишекләре тәүлек әйләнәсенә һәркемгә ачык, йомышы төшкән бер генә кешене дә ярдәмсез калдырмый үзләре. Ике балаларың да шәхси өлгеләрендә тәрбияләп үстерделәр, төпле белем алырга, бу тормышта югалып калмаска өйрәттеләр. Гади авыл егете, искиткеч талантлы кеше Урал Җәмигънур улы Шәяхмәтов турында болар берничә кәлимә генә әле. Берничә чакырылыш авыл Советы депутаты, шулай ук авыл биләмәсендә үткән күп чараларны оештыручы, актив катнашучы да үзе. Көткән дөньясына да сокланып туймаслык өлгеле гаилә башлыгы, яхшы йорт хуҗасы да. Чын талант ияләре шулай булырга тиештер дә. Менә чираттагы чарада сәхнә түренә гармун тартып килеп чыккан Урал Шәяхмәтовны тагын аягүрә басып көчле алкышлар белән каршы алалар. Моң таралган тамаша залы гасырлар төпкеленнән килгән гармун көйләренә әсәрләнә, ял итеп, яңа хезмәт көненә көч туплый. Ә ару-талу белмәс Урал бер-бер артлы көйләрне яңгырата гына! Артабан да шулай озак еллар дәвам итсен әле. Халык җәүһәре булган якташыбызның моң чишмәләре саекмасын, киресенчә, өрь-яңа җырлар туып кына торсын.

Автор:Дамира Казыйханова, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.
Читайте нас: