ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 июль 2022, 09:40

Яхшылар халык күңелендә кала

Зәйтүнә Әхсән кызы Шәрәпова 1926 нчы елда Рәҗәп авылында ишле гаиләдә  алты баланың беренчесе булып дөньяга килә.

Яхшылар халык күңелендә кала
Яхшылар халык күңелендә кала

Заманына карата ярыйсы гына белем  алган кыз туган ягында төпләнә. Гомере буена Рәҗәп урта мәктәбендә эшләде ул. Тәүдә китапханәче булды. Аннан соң аны тагын да җаваплырак та, мәшәкатьлерәк тә эшкә ─ интернатка пешекче итеп күчерделәр. Зәйтүнә апа шулкадәр бала җанлы кеше иде.  Чит авыллардан килеп, интернатта торып укыганнарны тәмле ризыклар белән тукландырып, күз-колак  булып кына калмады, ә бәлки әниләре кебек курчалады. Алай гына да түгел, тәүлек әйләнәсенә   яннарында торып, ул аларга тәрбия-акыл бирде, якын кинәшчеләре  дә булды. Үзенең изгелекле хезмәте елларында күпме бала тәрбияләнгәндер! ? Тагын шунысы мөһим, алар һәммәсе бүген Зәйтүнә апаларының  күпереп пешкән икмәгенең тәмен, биргән киңәшләрен онытмый. Ул да ахыргы көненә кадәр үзе тәрбияләгән укучыларының хәтта исемнәрен хәтерендә тотты, аларның шатлыкларын- уңышларын ишетсә ─ сөенеп, борчуларына көенеп яшәде,  барчасының да бәхетле булуларын теләп догалар укыды.Ә бит бала-чага кайда да тыныч кына утырмый, төрле чаклары була. Зәйтүнә апа аларны үгетләде-тынычландырды. Ул бервакытта да балаларны орышмады, ачык күңелле, ихлас, йомшак сүзле, тыныч табигатьле булды.  Шуңа да сүзе үтемле иде, балалар аны тыңлады, яратты.  Кыскасы, тәрбия мәсьәләсендә укытучылар коллективының зур ярдәмчесе булды.                                Язмышы җиңелдән булмады. Зәһәр җилләр аяусыз каккаласа-суккаласа да ничек, сабырлыгын җуймаган да, бәгыре ташка әйләнмәгән икән, дип уйланган чакларым бар. Ил белән күтәргәне генә түгел бит, шәхси тормышында да бәхетсезлекләр аны аямады.Тормыш иптәше  Әхмәтзыя ага белән ике ул, бер  кызга гомер бирделәр. Әмма сөенешеп кенә яшәү насыйп булмады. Кече улы,  килене бер көнне фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчтеләр. Өлкән улының тормыш иптәше дә бик яшьли вафат булды. Менә шушы кайгы-хәсрәтләр, газизләрен югалту ачылары бер йөрәккә җыелса да, Зәйтүнә апа язмышыннан канәгатьсезлек белдермәде,зарланмады, кайгысын догалары белән басарга тырышты, үзендә яшәргә көч тапты. Ул беренче июль  көнне ─ 96 яше туларга 15 көн кала бакыйлыкка күчте.                                                          Зәйтүнә Әхсән кызы бик тә сабыр, изгелекле кеше иде. Шуңа да авыл халкы аны  ихтирам итте. Вафатына да күпләп җыедылар , соңгы юлга да хөрмәтләп озаттылар.  Кызы Ирина бөтен туганнары исеменнән соңгы юлга озатырга килгән барлык авылдашлырына, дини йолаларны башкарган муллага зур рәхмәт җиткерде, хәер – сәдакалары  үзләренә савап булып ирешсен, дип теләде.                                                                                                                                                                              

Фани дөньяда язмыш сынауларына бирешмичә, нинди генә хәл- вакыйгалар кичереп тә кешелек сыйфатларын югалтмый яши алганнар  – бик көчле кешеләр. Зәйтүнә апабыз шундыйларның берсе булды, үзенең гади генә яшәү рәвеше ─ яхшылыклары белән тирән ихтирам яулап  авыл халкының күңелләрдә калды.            

Автор:Рәзифә Сәлимова ─ Сәлахова, ветеран укытучы, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.
Читайте нас: