ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 июль 2022, 09:50

Юксындырып искә төшәләр ...

Китәләр. Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр. Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә яраткан, күңелемә якын булган байтак кеше Ахирәткә күчте. Алар белән соңгы тапкыр сөйләшү-күрешүләр, бөтен ваклыклары белән, искә төшә, йөз-кыяфәтләре күз алдында тора. Аллаһ Тәгалә аларга гомер тукталышларының ахыргысына җитәргә аз вакыт калганлыгын күңелләренә саламы икән әллә? Нигәдер аларны соңгы тапкыр күргәндәге елмаюлары сагышлы булып истә калган.

Юксындырып искә төшәләр ...
Юксындырып искә төшәләр ...

 

                                    Күңел сандыгыннан

Соңгы тапкыр сөйләшүебездә йөзендә елмаю булса да, ул моңсулык белән өретелгән иде. Мәүлиха апаны мин ярты гасырга якын беләм. Илле ел элек, унтугыз яшьлек укытучы кыз күрше авылдан – Киндеркүлдән Үрнәккә, бианай-биатайлы йортка килен булып төште. Туклык заманы булгангамы, чәчәкле-чуклы кәнфит бик алай тансык сый булмаса да, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, яшь килен чәчкән кәнфитне без – бала-чагалар, йөгерә-йөгерә җыйганыбыз әле дә булса истә. Парлы чәк-чәк бәйләменең берсен минем инәй, икенчесен күршебез Шамил тотып алды. (Бездә ул заманда килен белән кияү кечкенә ашъяулыкка төрелгән, махсус катырып ясалган, нарасый бала башы кадәрле чәк-чәкне һавага чөеп җибәрә – туй каршылаучылар аны тотып алырга тырыша иде.) Шул күңелле мизгелләр сагыш булып янә хәтердә яңарды. Мәүлиха апа баллы чәк-чәге сыман татлы телле булды. Килен төшкән төп йорның ишеге беркайчан ябылып тормады, туган-тумачалары аларда кунак булды. Хуҗалык буенча йомышы төшкән күрше-тирәнең үтенечен кире какмавы белән дә үзен яраттырды. Моң-зарлылар серен сөйләп «кайгы касәсен» бушатырга, киңәш сорарга аңа керде, аңа килде. Көненә кырыкмаса кырык кеше кереп чыкса да, «ялыктым инде» дигәне булмады – һәркемне ачык йөз белән каршы алды һәм һәрвакыт озата чыкты. Кем генә керсә дә, йөгерә-атлый чәен куеп, хәзинәдә бары белән сыйлады. Пешеренергә оста булды. Туй, никах, Коръән ашларын уздырганда, сәламәт чагында, авылдагы байтак кешегә чәк-чәк пешерде.

Һичкайчан аның «арыдым, гарык булдым» дигәнен ишетмәдем. Ә бит, ул ничә тапкыр авыр чирләр кичерде. Инсульт, инфаркт – бик мәкерле, аяусыз чирләр. Шулай булуга да карамастан, Мәүлиха апа иркәләнеп яшәмәде. Ничә карасаң да ул аягөсте: әле тәмле итеп камыр ашы пешерә,  янә карыйсың, бакчасында нидер эшләп йөри. Инде ял итәдер дисәң... һаман нидер майтара – әле кайнатмасын әзерли, әле үтә күренмәле итеп кагын коя...

Эш-кошлар каралган, мал-туар абзарга ябылган, инде ял итәргә дә була, сыман. Ләкин ул шөгыль таба – оекбаш-бияләй бәйли. Бер елны шулай, авырып хастаханәдә ятканда төсле җепләрдән өйдә кия торган тапочкалар бәйләргә өйрәнеп кайткан да, кышкы озын төннәрдә матур итеп тапочкалар бәйләгән. Бер тартма, ниндиләре генә юк! Кулы бар эшкә дә ятып торды аның. Барысына да өлгерим дип, кызу-кызу атлап мәктәптән, сумкасына тәм-том төяп кибеттән кайтып килүләре гел күз алдымда.

                                      Күршелек шундый була

Мәүлиха апа күрше хакын хаклый белде. Ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге Сафия апа, сәламәтлеге какшагач, сыер асрамый башлады, ләкин ул сөтсез тормады. Мәүлиха апа терәлеп торган күршесенә көн саен яңа сауган сөт кертүне гадәт итте. Истә, бик нык истә, мәктәптә укыганда төсле карандашлар кирәк булса да аңа йөгереп керә идек. Кемгә нинди дару кирәк – урамыбызның бушлай әптиге (аптекасы) дә булды – иң еш кулланыла торган бер сәдәф дару булса да тоттырып чыгара иде. Кешегә һәрвакыт яхшы киңәшен бирә белде. Шунысын да әйтәсем килә – безнең белән алар арасында уртак капка булды. Бер-беренә ышанган кешеләрдә генә буладыр ул уртак капка.

Шуңа сөенәм, җәйләрен отпуск алып авылга кайткач райондагы базарга әйбер алырга барганда үзебез белән Маулиха апаны да ала идек. Ирем Газинур, Булат улыбыз, сеңелемнең ире Флүр һәм аларның улы Ирек – кайсы да булса, руль артында барганда, безне базарда, кибетләрдә йөрттеләр. Кайчагында Маулиха апага кирәкле әйберне үзем алып кайта идем. Һәрвакыт рәхмәтле булды.

Мәүлиха апаны иң сөендергән күчтәнәчем – бүләк итеп биргән дини китаплар. Туксанынчы елларда дин иреге ачылгач, Казанда «Сөембикә» журналы редакциясендә бер бүлмәдә утырып эшләгән Әльмира апа Әдиятуллина белән Казанның Мәрҗани мәчетенә намаз укырга, Рәшидә абыстайдан дин сабагы алырга йөрдек. Сүрә-и-аятьләрне дәфтәр битенә кириллицада язып, җәй көне Мәүлиха апага алып кайта идем. Аннары инде, еллар үткәч, гәзит кәгазенә басылган дини брошюралар сатуга чыга башлады. Биш еллап элек булыр, Мәүлиха апа минем утыз ел элек кулдан язып биргән догаларны, «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен күрсәтеп таң калдырды. Саклаган! Саргаеп беткән дәфтәр битләрен күргәч сөенүләрем!

                        Мөгаллимә

Хәтеремдә, туксан беренче ел иде, укыган мәктәбемне сагындым да, авылга кайткач кереп чыгарга булдым. Бер кабинетның ишеге ачык. Ни күрим, Мәүлиха апа укучысының чәчен кыскарта. «Бәй, укыту-тәрбия эшенә чәч алдыру, кыскартулар да керәме әллә хәзер?» дим бераз шаярту кушып. «Ата-анасының вакыты калмый, малны да күп асрый халык. Чәч алу машинкасын өйдән китереп куйдым. Кайсының тырнагын да кисәм инде» дип, өч бала анасы, гап-гади нәрсә сөйләгәндәй генә итеп әйтеп куйды. Шуннан Мәүлиха апаның мондый мәшәкатьләрне гади генә итеп кабул иткәнлеген аңладым.  Мөгаллимә әнә шундый була ул. Белем дөньясына кулыннан җитәкләп алып кергән беренче укытучысын элекке укучылары хөрмәтләвен күргән чакларым булды. Укытучылар көнендә чәчәк бәйләме тотып, пакеты белән күчтәнәчен, бүләген китерделәр. Хәзер инде алар беренче укытучыларын искә алып, аның рухына дога кылырлар дип ышанасы килә.

                                                 ***

2021 елның декабрь аенда Мәүлиха апа белән Гыйффәт абый Гомәровларның өйләнешүләренә 50 ел туласы иде. «Иде» дигән сүз кайвакыт ачы сагыш булып, күңел кылларын өзеп, канатып әйтелә. Менә бу очракта да, күңел ышанмаса да, Мәүлиха апа шундый иде, дип әйтергә тел бармаса да, ачы хакыйкать шул – фанилыктан бакыйлыкка күчте нечкә күңелле, йомшак бәгырьле күрше апабыз. Акыл белән аңлыйбыз, һәр кеше, иртәме-соңмы, Ахирәткә күчә. Шулай да, рухташың мәңгелеккә киткәч авыр, бик авыр була.

Үзәкләрне өзеп китәләр дә, юксындырып искә төшәләр.

Мәүлиха апа йөгерә-атлый ихатасында тавык-чебеш ашатып йөри сыман. «И-й, йомшаккайларым, килегез, кил – сөт эчерәм!» дип, ихатасына килеп кергән ташландык песи балаларына сөт салып тора сыман. Җилбер-җилбер килеп чәчәкләренә, җиләк-җимеш, яшелчә түтәлләренә су сибә сыман. Юк, юк... Бу – бары тик  күңелнең юксынудан туган алгысавы гына. Ихаталар – буш, бакчалар – буш. Урамыбыз – буш. Урамыбызның ямьнәре аның белән китте бугай.

Адәм баласы – һәммәбез дә, хаталы, гөнаһлы. «Мин – гөнаһсыз!» дип әйтү үзе үк гөнаһ. Мәүлиха Зәки кызының белеп һәм белмичә кылган хата-гөнаһларын Аллаһ Тәгалә кичерсен.

Рухың шат, урының Җәннәттә булсын, якты күңелле күршекәем!

Автор:Зәрия Вәлиева, журналист
Читайте нас: