ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
9 сентябрь 2022, 10:00

Өлкәннәрдә – күңел яктылыгы

Район үзәгендә скандинавча йөрү таяклары тоткан, шактый җиңел хәрәкәте белән күпләрне таң калдырган, алай гына да түгел — бик күп чаралар үзәгендә кайнап яшәүче тынгы белмәс тыл һәм хезмәт ветераны Тәскирә Гыйльванова Белем көнендә күркәм гомер бәйрәмен — 90 яшьлек олы юбилеен билгеләде

Өлкәннәрдә – күңел яктылыгы
Өлкәннәрдә – күңел яктылыгы

Традиция буенча, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов аны йортына барып хөрмәтләде Тәскирә Мөгаллим кызын районыбызда белмәгән кешеләр сирәктер. Өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман актив тормыш позициясендә калучы бу ханыма һич кенә дә үз яшен бирерлек түгел әле. 1932 елның 1 сентябрендә Аб- лай авылында күп балалы зыялы укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән ул. Биш кыз һәм ике ул арасында Тәскирә кече яшьтән зирәклеге, чибәрлеге, бар эшкә дә өлгерлеге белән аерылып тора. Балачагын Бөек Ватан сугышы урлаган башка чордашлары кебек, ул да көче җитәр-җитмәстән колхоз эшенә өлкәннәр белән бер тиң җигелә, Җиңү таңын якынайтуда кечкенә генә булса да үз өлешен кертә. Авыл мәктәбендә өлгеле укуы, яхшы тәртибе белән дә аерылып тора үзе. 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, район үзәгендә урта белем алуга ирешә. Артабан башкалабыз Уфа шәһәренә китеп, тегү фабрикасында эшләп алырга өлгерә. 1952 елда Аблайга әйләнеп кайтып, колхозда эшли башлый. 1957 елның декабрендә Чакмагыш егете – флот офицеры Өлфәт Рәхимҗан улы Гыйльвановка тормышка чыга. Яшь гаилә Камчаткага – ире хезмәт иткән төбәккә юнәлә. Ике елдан ире запаска чыгарыл- гач, өлкән кызлары Тамара белән бергә Гыйльвановлар район үзәгенә әйләнеп кайталар һәм Семилетка поселогында нефтьчеләр оешмасында складта эшли башлыйлар. Район үзәгендә үз көчләре белән тергезгән йортта Тәскирә ханым бүген гомеренең унынчы дистәсен ваклый башлады. 1972 елда район үзәгендә төпләнәләр. Тәскирә Мөгаллим кызы Чакмагыш механика заводында келәт мөдире булып намуслы хезмәт салып, 1987 елда хаклы елга туктый. Анда да тик утырмый – 1996 елга кадәр “Сортсемовощ” оешмасында эшләп, райондашларын чәчкәләр, яшелчә-җимеш орлыклары белән тәэмин итә. Өлфәт ага белән тату тормышта 56 ел – гаилә башлыгы 2013 елда вафат булганчы гомер итә алар. Камчаткада туган Тамара янына Чакмагышта Динара, Илдар, Ирина өстәлә. Барысы да үсеп, гаиләләр корып, Кушнаренкода төпләнгән Динарадан тыш, Уфада гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, 2019 елда Илдар гына 56 яшендә вафат була. Бүген Тәскирә апа хәләл көче бе- лән үзләре корган нигездә балалары-оныклары игелегендә берьялгызы гомер кичерә. Әйткәндәй, 6 оныгы, 2 туруны да бу йортта һәрчак көтеп алынган олы кунак. Актив тормыш позициясендәге апабыз төрле чараларда активлыгы белән аерылып тора, берничә ел скандинавча йөрү белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгыта. Юбилей көнне ил инәсен котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе җитәкчесе Фаил Әхнәф улы Ишморатов та килде. Балалары, оныклары алдында үзенә Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның котлау открыткалары һәм бүләкләре тапшырылуыннан, ә район һәм авыл биләмәсе җитәкчеләренең шәхсән килеп котлауларыннан апаның күңеле күтәрелде, рәхәтләнеп яшьлек хатирәләре белән уртаклашты, үзенә күрсәтелгән хөрмәт өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм изге теләкләр яңгыратты.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: