ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
27 ноябрь 2022, 09:00

Башың имә ялгыш та

Райондашларыбыз кайда гына дөнья корса да, үрнәкле, күркәм итеп яши

Башың имә ялгыш та
Башың имә ялгыш та

Моңа кадәр ишетелмәгән җыр күңелгә иң элек моңы, әллә сүзе белән керәме, яки алар бергәләп йөрәк ишеген кагамы? Мөгаен, төрлечә була торгандыр. Әмма түбәндәге юллар нәкъ сүзләре белән уй-хисләрем агышына кушылдылар:

“Күз яшемне сөртеп алдың,

Бирешмә, дип, язмышка.

Ялгыз калган син генәме,

Башың имә ялгыш та...”

Аларның аһәңе җанымны биләп алды да кулыма каләм алырга әйдәде, чөнки ишеткән җыр юллары, билгеле бер сурәтне чиккәндәй, күз алдыма чираттагы язмам героен китереп бастырды. Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылы кызы Фәния дәһшәтле сугыш елларында – 1942 елның февралендә дөньяга килә. Аңа да барча шушы чор балалары язмы- шын кичерергә туры килә: фронтка киткән әтисе яу яланында башын сала. Ул вакытта ярым ятимлекне тоеп яшәүчеләр шактый була, кырыс тормыш аларны көчле булырга өйрәтә. Шуңа да кыз кечкенәдән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә республикада гомер итүче өлкән яшьтәгеләрне хәстәрләп кабул ителгән “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” программасы турында болай язган иде: “Башкортстан матур һәм мавыктыргыч урыннар күп. Шуңа да без “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” про- граммасын дәвам итәбез һәм артабан камилләштерәбез. Безнең өчен өлкән буын вәкилләренең хаклы ялда да тулы канлы тормыш белән яшәве, аларның актив булуы мөһим. Без аларга кызыклы һәм уникаль республикабызны күрсәтергә телибез”. Районыбыз җитәкчелеге райондә яшәүче өлкәннәрне игътибар үзәгендә тотып, тормыш шартларыбызны яхшырту, мәдәни ялыбызны оештыру, актив тормыш рәвеше алып баруыбыз өчен хәстәрлек күреп, тиешле шартлар булдыру юнәлешендә эшчәнлек алып бара. “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” программасы буенча сәяхәтләр оештыру да шушы хәстәрлекнең хәстәрлекнең бер чагы- лышы. Моннан берникадәр вакыт элек миңа да шушы программа чикләрендә башкалабыз Уфага оештырылган сәяхәттә булып кайтып кайтырга туры килде. Бу сәфәрдән алган якты хис-тәэссоратлар инде байтак вакыт үтсә дә, күңелгә җылылык, шатлык тойгысы биреп тора. Телефоннарыбызга шушы экс- курсия турында СМС-хәбәр килгәч тә, авылдашым Надежда Николаевна Гомәрова белән сөйләштек тә, авыл биләмәсенә барып, исемлеккә язылып кайттык. Икенче көн- үз көченә ышанырга кирәклегенә инанып үсә. Балачактан яңалыкка, белемгә омтыла. Мәктәптә дә тырышып белем ала. Иң яраткан шөгыле – китап уку. Бу матур гадәткә гомере буена тугры кала. Авыл китапханәсенең иң актив укучысы була. Мөгаен, китапханәдә ул укымаган бер генә әсәр дә калмаган- дыр. Вакытында “китап җене” үземә дә кагылган чакта Фәния апаның “Казан утлары” әдәби-нәфис жур- нал алдыруын белеп, чын-чынлап аңа сокланган идем. Мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, укытучылары никадәр үгетләсә дә, югары уку йор- тында укудан баш тарта ул. Әнисе янына сыер савучы булып урнаша, матур итеп эшләп китә. Әмма кыз баланың язмышы һәр чакта да туган җиргә генә бәйле булмый шул. Юкка гына кыз баланы туган йортта кунак кына, димиләр. Никах сәгате җиткәч, кыз Кара- ча-Елга авылы егете Вәгыйзь Гайсинга кияүгә чыга. Төп йортка килен булып төшкән Фәния биредә дә уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Ул кошчылык фермасына эшкә урнаша. Зур хуҗалык: мал- туар, кош-корт, бакча... – авыл тормышының барлык мәшәкатьләре дә аңа таныш. Гаилә дә елдан-ел ишәя бара: Гайсиннар алты балага гомер бүләк итәләр. Аларны үстерүдә беренче ярдәмче каенанасы була. Әйтергә кирәк, Фәния апа егерме биш елга якын аның белән бергә тату гомер кичереп, аны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Кайгы һәрвакыт көтмәгәндә килә. Вәгыйзь абый яшьли вафат була. Мондый чакта кеше нишли? Зур тетрәнү кичереп, югалып кала, яшәүнең тәме, кыйммәте югалгандай тоела... Ләкин Фәния апаның кулында алты бала. Әле берсе дә башлы-күзле түгел, ә иң кечесенә ике генә яшь... Менә шунда инде язмам герое җырдагыча: “Ялгыз калган син генәме, башың имә ялгыш та” — дип үзен кулга ала. Балала- рын күтәрү, һәркайсын үстереп, кеше итү хакына кайлардан көч тапканын, ялгызына ниләр кичерергә туры килгәнен аның эзеннән үткән- нәр генә аңлый аладыр. Мөгаен, ул чакта Фәния ханым төрлечә уйлагандыр. Гаиләне туплау, аны таркатмау – аның хатын-кыз җилкәсенә төшә. Бәлки шуңа да балачакта безгә, дөньяга “ал күзлекләр” аша караучы бала-чагага, сыйныфташыбызның әнисе үтә җитди, усал тоела торган иде. Еллар үтеп, яшәүнең имтихан-сынауларын үткәннән соң гына, берьюлы ана һәм ата вазыйфасын башкаручы ялгыз хатынның башкача була алмавына төшендем. Әмма ләкин аның көлгәнен күр- сәгез икән! Бу чакта Фәния апаның күзләре нурлана, иреннәрендә ихлас елмаю барлыкка килә. Болай тик күңеле йомшак, бала җанлылар гына елмая ала. Фәния Идрис кызының тормыш мизгелләрен барлаганда аның пекарняга эшкә күчүе турында искә алмыйча китү дөрес булмас. Минемчә, бу бер дә очраклы хәл түгел, чөнки ул пешергән пирог, бәлеш һәм чәк-чәк тирә-якта дан тотты һәм шактый туй мәҗлесләрен бизәде. Әле дә хәтердә, без, укучылар, урау булса да, мәктәптән соң нәкъ Фәния апа эшләгән смена көнне пекарняга кагылырга тырыша идек. Чөнки ул пешергән ипи-кабартмалар барыннан да тәмлерәк, бар нәрсәдән дә хуш ислерәк тоела иде. Халкыбыз ризык пешерү турында мактап телгә алганда “бары да кулдан инде ул” дигән гыйбәрә кул- лана. Бер үк ризыкны бер үк тәртиптә эшләсәң дә, нәтиҗәдә кемнекедер һәрвакыт уңа, башкаларны- кыннан яхшырак килеп чыга. Фәния Идрис кызы әнә шундый камыр ашлары остасы булды да инде. Хәзер инде ул гомер елларының сигез дистәсен үтеп, тугызынчы дистә үренә юл алды. Еллар агымы тукталмый, яшь өстәлсә дә, ул әле дә элеккечә сөйкемле һәм матур. Бүген дә тәмле ашлары, сый- хөрмәте, ягылган мунчасы белән балаларын каршылый. Мондый көннәрдә аның йөзе тагын нурла- нып балкый, чөнки ул кайчандыр үз алдына куйган максат-бурычка ирешкән: балаларына тиешле тәр- бия биреп, үзаллы тормышка чыгара алган. Бүген аларның шатлык-сөенечләренә, оныклар казанышларына сөенеп гомер кичерә. Ана өчен моңардан да зур бәхет юктыр ул! Бүгенге көндә Чакмагыш районында Фәния апаның туганнары, якыннары яши. Алар да район гә- зитендә бу язманы укып, газиз туганнары турында сөенеп укыр, аның белән горурланыр, дип уйлыйм.

Автор:Әлфия АРСЛАНОВА. Кушнаренко авылы.
Читайте нас: