Шушы көннәрдә авылдагы урта мәктәп укучылары Гомумрусия “Хәтер бакчасы” акциясе чикләрендә мәктәп бакчасында яшь миләш үсентеләре утыртты. Әлеге акциянең төп максаты – Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы һәм иминлеге өчен үз гомерләрен аямаган ватандашларыбыз истәлегенә яшел һәйкәлләр булдыру. “Хәтер бакчасы” – ул шушы бөек алышта һәлак булучыларның якты истәлеге яңарган, алар турындагы тарих буыннардан-буыннарга тапшырыла торган истәлекле җир. Бөек бәйрәмгә әзерлек эшләренә кечкенә укучылар да үз өлешләрен кертте – 2-3 сыйныфларда белем алучы малайлар-кызлар авылның Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл территориясен җыештыруда актив катнашты. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Имәнлекул урта мәктәбенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сайты.