+7 °С
Яңгыр
Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән яугирне искә алырга биләмә башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова, Чакмагыш гимназиясе директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, укытучылар, мәктәп укучылары җыелды. Чараны алып баручы Айгөл Әхмәтҗанова балаларны якташыбызның тормыш юлы белән таныштырды, аның батырлыклары турында сөйләде. Тантана мәктәп укучылары катнашлыгындагы хәрби темага җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Язманың тулы варианты белән "Игенче" гәзитендә танышырга була.