ИГЕНЧЕ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Сугыш безне колаклардан тартып, Вакытыннан алда өлгертте...”

Сугышка чыгып китеп, алты елдан соң туган якларына әйләнеп кайта алган солдат Габдулла Хәсән улы Сәмигуллинның якты истәлеге оныклары һәм туруннары хәтерендә яши

“Сугыш безне колаклардан тартып, Вакытыннан алда өлгертте...”
“Сугыш безне колаклардан тартып, Вакытыннан алда өлгертте...”

Бөек Ватан сугышы илебез халкы тарихында иң авыр, дистә еллар үткәннән соң да берничә буын вәкилләренең хәтереннән җуелмас сынауларның берсе булды. 1418 көн дәвам иткән дәһшәтле алыш беркемне дә жәлләп тормады. Әмма иң аяусыз авырлыклар балалар иңенә төште. Киң таралган статистика мәгълуматларына ярашлы, Бөек Ватан сугышында 27 миллион совет гражданы гражданы һәлак булган. Аларның 10 миллионга якыны – сол- датлар, хәрбиләр, калганнары – картлар, хатын-кызлар һәм балалар. Статистика саннарында 1941-1945 елларда күпме бала һәлак булуы турында анык мәгълүмат тупланмаган. Сугыш меңнәрчә балалар язмышын кыйратты, якты һәм шатлыклы, гамьсез балачак елларын урлады. Халык шагыйре Ә.Атнаба- ев язганча, сугыш аларны вакытыннан алда үстереп, өлкәннәр белән бер сафка – Бөек Җиңү өчен көрәшүчеләр сафына бастырды. Тирән тылдагы кечке- нә солдатлар көчләре җитәр-җитмәс эш башладылар, әниләренә терәк булып аякка бастылар. Тормыш аларны авырлыкларга баш имәскә, еламаска өйрәтте. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы һич җиңел булмаган елларның бөтен михнәтләрен ныгынып та җитмәгән үз җилкәләрендә күтәргән, бүгенге тормы- шыбызның иминлегенә, муллыгына сөенеп бетә алмаган райондашларыбыз, шөкер, арабызда байтак. Аблай авылында туып үсеп, гомер буе анда күркәм гомер кичерүче Ләйлә Габдулла кызы Арсланова да – шул буын вәкилләренең берсе. 1940 елның гыйнвар аенда дөньяга килгән кыз бүген инде үзе авылның хөрмәтле өлкәннәренең берсе. Гомер юлдашы, әтисе сугыш яланыннан инвалид булып кайткан фронтовик улы Флүр Ризван улы белән бергә биш егет – илгә биш солдат үстереп биргән, берсен Әфган сугышыннан исән-имин килеш көтеп алу бәхетенә ирешкән яугир әнисе дә ул. Егерме дүрт елга якын бу күркәм гаиләдә иң кече килен булып гомер иткән чорда әнкәйнең балачагы, фронтның урау юлларын үтеп, михнәтләр кичеп туган якка әйләнеп кайта алган әтисе – гомер юлдашымның яраткан картәтисе Габдулла Хәсән улы турында байтак ишеткәнем булды. Әмма яшьрәк чакта андый истәлекләргә артык игътибар бирелми, дөнья, бала үстерү мәшәкатьләре белән андый бәһасыз истәлекләрне тыңлыйбыз да, бераздан онытабыз шул. Хәзер инде еллар үтеп, бераз тормыш тәҗрибәсе тупланып, гомер агышы да берникадәр салмаклангач, әнкәйнең шул хәтирәләре өзек-өзек булып хәтердә яңара, аларны тулырак итеп һәм инде тирәнрәк аңлап, күңел дәфтәренә югалмаслык-җуел- маслык итеп теркәп кую омтылышы көчәя. Илебездә Бөек Җиңү бәйрәме билгенәчәк 9 май көне алдыннан аның белән бөтен эшләрне читкә куеп торып, ифтар вакыты алдыннан булган вакытны файдаланып, әңгәмәләшеп, шушы хәтирәләрне хәтеремдә ныгытып куярга тырышам. Сүземне: “Әнкәй, син әтиеңнең су- гышка киткән чагын, әлбәттә, хәтерләмисең инде, ә менә андагы вакытларын, аның өегезгә кайткан чагын әйбәт беләсеңдер инде, әйме?”, – дип башлыйм. –Әтәй сугышка киткәндә миңа яшь ярым гына булган бит юк, киткән чагын хәтерләмим. Ә шулай да, үземне-үзем белә башлаганнан бирле, аның чын төс-кыяфәтен бө- тенләй күз алдына китерә алмасам да, әтәйнең барлыгын, вакытлыча гына сугышка киткәнен һәм төшләремдә аның өйгә кайтканын кабат- кабат күреп үстем. Ул киткәндә без инәй белән алты бала калганбыз. Иң өлкәнебез – Наҗия апа ул вакытта инде Кушнаренкода укытучылар әзерли торган училищеда укып йөргән. Әтәй кайтканчы инәй белән Ләйрә апа, Ләбиб абый колхоз эшенә чыгып китә. Сугыш вакытында инәй бригадир-звеньевод та булып эшләде. Алар күксагыз җыеп та тапшыралар иде. Алдынгыларны, инәйләрне Чакмагышка чакырып медаль дә биреп кайтарганнар иде әле. Һәркем үз гаиләсенә бүлеп бирелгән җирне эшкәртә, чәчә. Безне- келәр дә җир сөрергә дип сыерны ияртеп алып киткәннәр иде дә, кузгата, җигә алмаганнар – алар да үсмер генә бит инде. Сыер җигеп сөрә алмагач, бүленгән кишәрлекне көрәк белән казыйлар иде. Без Фике- рия апа һәм Фәнил абый белән йортта “дөнья көтәбез”. Безне ач үлемнән сыерыбыз булуы гына алып калды. Безнең барыбызның да бәхетеннән дәү гәүдәле, сөтне мул бирә торган малкайның бозауларын үстереп, дәүләтнең ит заданиесе буенча бурычны түләүгә тоттык, сөте-катыгы инәй белән безнең җиде җанны саклап калды, – ди ул. — Олы- лар эштә чакта 7 яшьлек Фикерия апа казан янында кайнаша, 5 яшьлек Фәнил абый казанга чүмечләп сөт ташый. Шулай катык оеталар. Мин, 3-4 яшьлек бала, сәкедә аларны карап утырам. Ул елларда урман-яланда җиләк бик ишелеп уңа иде. Аны җыярга барабыз, мин ашый алмыйм – тәнгә күпереп чыга. Тегеләр бер чиләкне тутырганчы савытымны тутырам да, йөри-йөри кызыгып ашаганмындыр инде. Ач бит инде без. Аннан тәнгә чыга – ул кабара. Мин кайтып җиткәнче акырып елап кайтам, тегеләр мине ачу- ланалар. Кеше, ичмасам, җиләк ашап бераз булса да тамагын туйдыра – миңа анысы да ярамый иде, – дип моңсу гына елмая әнкәй, шул вакытны күз алдына китереп. “Картәтәйнең кайсы шәһәрләрдә, кайсы тарафларда дошман белән алышканы турыда сөйләгәне, истәлекләре белән уртаклашканы булдымы?” – дип янә сорау бирәм аңа. “Бик сирәк кенә булса да, ныклап төпкә керми сөйләштергән чак- лары да булгалады инде, ул вакытта артык игътибар бирелмәгән инде, күрәсең. Ул сөйләгән истәлекләрдән иң хәтердә калганы — сугыш яланында авылда- шыбызны очрату турында сөйләгәне. Кайсы шәһәрдә, кайсы якта булгандыр – анысын белмим инде. “Дошман котырып аткан вакыт, шунда: “Самигуллин, назад!” — дигән команда берничә тапкыр яңгырады. Назад булгач, арта таба торып йөгердем. Шуннан берәү: “Габдулла! Габдулла!” — дип кычкыра”, – ди”. Ул авылдашыбыз Гыймай абзый була. “Алар окоп казыйлар иде”, – дип сөйләде әтәй. Шунда ул: “Габдулла, бәхил бул. Менә безнең зират шушы инде”, – дип әйтте, ди. Сөйләшеп торганда командирларының һәлак булуы турында беләләр. Ул да татар кешесе була. Үләр алдыннан үзен мөселманча, дога укып җирләргә кеше эзләргә куша, кәфенлеге дә бар ди. Әтәй солдатлардан өлкәнрәге була (1907 елда туган), аны кәфенлегенә төреп, зират казып, догалар укып күмә. Кабер казышучысы булгандыр инде. “Аны җирләп, теге, Гыймай абзый белән очрашкан урынга барсам, ул урынны бомбага тотканнар, аннан бер нәрсә дә калмаган иде инде”, – дип сөйләде. Башка сөйләгәннәрен алай ачык хәтерләмим инде. Әмма шунысы ныклап исемдә калган: 1953 елда Чакмагышка барып “Праганы алган өчен” медален алып кайтты. Ә сугыштан кайткан ме-дальләрен без бәләкәй чакта матур тәтәй дип тагып йөртә идек, шулай югалып беткәннәрдер инде, мөгаен. Әтәй сугыш бетеп ике ел үткәч – 1947 елда гына өйгә кайтып керә алды. Аларны, сугышның беренче атналарыннан ук солдатка чакырылган булсалар да, ул тәмамлангач та тиз генә кайтарып җибәрмәгәннәр – Ашхабад шәһәренә эшкә алып киткәннәр. Ике елдан соң, бары тик очраклы рәвештә генә өйдә алты баласы калганын белгәннән соң гына, кайтарып җи-бәргәннәр. Кайтып киткәндә генә командирларның берсе: “Балаларың алай күп булгач, сине монда бөтен- ләй җибәрергә дә тиеш булмаганнар бит, югыйсә”, – дигән. Аның кайтканын ныклап беләм. Әтәй Уфадан җәяүләп кайтып килгәндә, аңа җигелгән ат белән өч авылдашыбыз очраган. Озак атлаганнан аяклары кырылып беткән булган. Авылдашлар аның ботин- каларын йомшак чабатага алмаштырып кидергәннәр. Әтәй алар белән бергә чабата киеп кайтып керде. Ашарга булгандырмы-юктырмы, өстәл артына утырып чәй эчтеләр. Әтәй: “Кайда минем бишектәге балам?” – дип сорый. “Менә бишектәге бала, җиде яшьлек булып басып тора бит инде”, – диләр. Ул безгә уч төбе чаклы гына күчтәнәч бирде. Ул пешеп кипкән дөге ярмасы булгандыр инде, каты иде. Аны да бик озакка сузып, әкрен генә кимереп йөрдек – ашарга бүтән әйбер юк бит. Әтәй шулай кайтты. Ул кайтканда аяклары, куллары экземалы иде. Салкын тиеп бозылып беткән иде. Кайткач, бик озак чирләде. Саташып: “Алга!”, “Артка”, “Атарга!” — дип кычкыра иде, белештерми чыгып киткән чаклары да булгалады. Сигез айлап өйдә ятты, аннан дәваханәгә салдылар. Шуннан көч- кә әйбәтләнеп китте. Башта әле аны Киндеркүл белән Аблай арасында урнашкан “Табор” дигән җиргә эшкә куштылар. Без әтәй кайтканчы да, бәп-бәләкәй генә булсак та, инәйләргә ияреп шундай эшкә йөри идек әле. Алар көлтә бәйлиләр, шунда ашлык та сугалар. Без, балалар, бодай бертекләрен уып алып ашый идек. 1947-1948 елларда да ачлык иде бит әле. Икмәк күпме генә булгандыр инде. Әтәйне бераздан шунда кладовойга эшкә билгеләделәр. “Бәләкәйрәк балаларны анда ияртеп алып барам да: “Бодайны кесәгә салырга түгел, ярыймы, ашагыз гына”, – дип әйтә идем, ди. Алар бодай бөртекләре белән тамакларын бераз булса да туйдырган инде. Аның авылдашлар арасында таралган “Алтынкай” дигән кушаматы да шул еллардан килә. Ачлык еллары булгач, бу да зур ярдәм булган бит инде. Колхозда көн буе эшләгәнгә кеше башына бер кашык он бирелә иде. Мин мәктәпкә, беренче класска әтәй кайткач укырга бардым. Әтиле булсак та, барыбер, кием барыбызга да җиткелекле түгел. Күлмәк юк, мин шул бер бишмәт киеп йөри идем инде, апалардан калган бер майка кебек әйбер дә бар иде. Сыерыбыз сөтне мул биргәч, май-ны сатарлык та калдырып була иде. Инәй мин укырга төшәр алдыннан шул әзерләгән майны алды да, Уфага сатарга китте. Аларны сатып, капчыклар алып кайтты – тукыма-материаллар турында уйлыйсы да түгел ул чорда. Шул капчыкларны сүтеп, алардан миңа да, Ләбиб абыйга да күлмәк тегеп бирде инәй (аның да күлмәге булмагандыр инде, күрәсең). Ап-ак иде алар, бер төй-мәле. Әле дә күз алдымда тора. Аръяк тутакай, ул күлмәкләрне котлап, безгә буяу бирде. Инәй күлмәкләребезне шул буяуга манды, алар зәңгәрсу, матур төсле булдылар. Шулай итеп, миңа беренче сентябрьгә киеп барырга күлмәк өлгерде. Абыйның күлмәгенә бераз гына җитми калды ул буяу – бер өлеше ак иде. Ни эшләсен инде, шул килеш тә киеп йөрде. Хәзер беренче класска укырга кердем бит инде. Миннән бераз гына зуррак Фәнил абый ир- тән укый, мин — төштән соң. Безнең Донбасс төбәгендә мәктәп бар иде. Абый дәресе бетү белән чаба-чаба кайта. Аның өске киемнәрен, чабатасын киям дә, мин тиз генә йөгерәм. Юклык булган бит инде, кияргә кием булмаган. Шул, әлеге дә баягы, майны җыялар иде дә, аны сатып, шуннан әйбер алып кайталар иде”, – дип хәтерли әнкәй ул чакларны. Менә шундый авырлык- ларны кичереп үсмер чак, яшьлек тә үтеп китә. “Мин тормышлы булгач та әтәй ярдәм итте әле. Флүргә тормышка чыккач, башта инәй (бианасы), аның ике сеңлесе, энесе белән бер йортта тордык. Аннан ике улыбыз Илдус белән Илшат тугач, әтәй ун пот онга алмаштырып, безгә туганнардан искерәк кенә булса да йорт алып бирде. Ул – менә әлеге безнең нигездәге инәй туып үскән йорт иде. Бер як стенасының нигезе череп, тәрәзә аралары саен терәүләр куелган булса да, яшәрлек иде әле. Аны бераз ремонтлап, рәткә керткәч, Флүр Караиделгә, йорт салырга бүрәнә әзерләргә китте. Өченче улыбыз Илдар туган иде инде анда. Ул вакытларны искә алсаң да көләрлек тә, еларлык та инде. Ул китеп бераз үткәч, мин ипи сала торган мичнең көймәсе җимерелеп төште. Табага салынган ипиләремне күрше апада пешереп алдым да, мииче бабайны чакырып аны яңадан ипи салырлык итеп җайлатып, ремонтлаттым. Ирек белән Фән инде шул Караидел бүрәнәләреннән салынган яңа, әлеге йортта туды”, – дип сугыштан соңгы, 50-60нчы еллардагы хәтирәләрен дә искә төшереп ала әнкәй. Икесе дә сугыш чоры баласы булган әнкәй белән әткәйнең гомерләре колхозны алга җибәрү өчен башкарылган тырыш хезмәттә үтә. Әнкәй хаклы ялга чыкканчы малчылыкта, терлекчелек комплексында да ,көзге-язгы чорда мәктәп казанлыгында да эшли, үсеп кул арасына керә башлаган уллары ярдәме белән чөгендер дә үстерә. Әткәй Флүр Ризван улы гомере буе механизатор була, барлык төр техниканы да көйле эшләтә. Уллары барысы да балта-чүкеч тотып, йорт- ихатадагы эшләрне башкарырга да, техниканы ремонтлап-көйләп эшләтергә дә өйрәнеп үсә. Бишесенең дә хезмәте техника белән бәйле. Өлкәне Илдус абый механик һөнәрен үзләштереп, гомере буе сайлаган шул һөнәренә тугры кала. Өчесе водитель, берсе тракторчы да була, төзелеш өлкәсендә дә хез- мәт сала. Һәркайсы, алда язып үт-кәнемчә, армиядә хезмәт итә. Без, биш киленнәре, әткәй белән әнкәй-гә аларга яхшы тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп үстергәннәре өчен бик тә рәхмәтле. Әткәйнең авыр чирдән соң арабыздан киткәненә 5 ел үтсә дә, без барыбыз да, оныклары да аны сагынып искә төшерәбез, әнкәй ел да аның рухына багышлап Коръән укыта. Язмамның башында әнкәйнең биш солдат әнисе булуы турында язып үткән идем. Икенче улы – Илшат абыйның хәрби хезмәт юлы картәтисе Габдулланың фронт юлының тәүге тукталышы – Тоцк уку-әзерлек лагерендә бер үк хәрби частьта башлана. 1941 елда сугышка алынучыларны турыга сугыш яланына алып кергәнче, берникадәр вакыт монда укытып, хәрби һөнәргә өйрәтәләр. Әнкәй Илшат абый хезмәттән кайткач сөйләгәннәрен болай дип хәтерли: “Безгә андагы хәрби частька баргач, бик күп исем фамилияләр язылган исемлекне күрсәттеләр. Карагыз әле, алар арасында сезнең туганнарыгыз да юкмы, дип әйттеләр, ди. Шунда: “Самигуллин Габдулла Хасанович”, – дип язылган язу чатнап күренеп тора. “Минем картәтәй бит бу”, – дип әйттем диде”. Менә шулай, еллар үткәч, яугир картәти белән солдат оныкның хәрби юллары бер сукмактан башла- нып китә. Бу очракта: “Дөнья түгәрәк”, – дисәләр дә, барыбер тормышта гаҗәпләнерлек хәлләр очрап тора әле. Яугир-фронтовик Габдулла Хәсән улы 90 яшьлек озын һәм бәхетле гомер юлын үтеп, 1997 елда, үз нигезендә, хәләле, балалары, оныклары кадер- хөрмәтендә бакыйлыкка күчә. Сугыштагы адәм акылы күтәрә алмаслык авыр хәлләр күңелендә уелып калып, сәламәтлеген берникадәр какшатса да, фронттан кайтканнан соңгы бар гомерен авылдашларына игелек кылып, яхшылыклар эшләр башкарып кына үткәрергә тырыша ул. Авылдашлары да аны яратып, хөрмәт итеп “Алтынкай” дип йөртә. Ахырга кадәр балачактан күңелендә йөрткән хак динебез кануннарына тугры калып, бәрәкәтле-иманлы гомер кичерә, дини йолаларны башкара, балаларын-оныкларын да хәләл көчләре, намус белән яшәргә өйрәтеп үстерә. Бөек Җиңү көнендә үтәчәк Үлемсез полк сафларында аның рухы да меңләгән якташ- ларыбыз белән бергә үтәчәгенә безнең иманыбыз камил. Ә Туймазы шәһәрендә гомер итүче олы оныгы Илдусның бакчасында хәзер инде аның үзенең оныклары былтыргы 9 майда карт картәтиләре Габдулланың якты истәлеген хөрмәтләп утырткан япь-яшь алмагач быелгы май аенда ак чәчәкләре белән сөендерер...

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: