+7 °С
Яңгыр
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов, Ирек Марс улы Усманов, район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, сугыш ветераннары, тыл эшчәннәре, оешма-учреждениеләр коллективлары, хезмәт ветераннары, район халкы һәм бәйрәмгә кайткан кунаклар катнашты. Алар районыбызның үзәк урамыннан озын колонна булып агылды. Күркәм традиция буенча бәйрәм парадын иң тәүдә “Спасибо деду за Победу” акциясе катнашучылары – ретро автомобильләр, мотоцикллар колоннасы ачып җибәрде.