ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җиңү тантанасының тере шаһитлары

Дөнья халкын фашизм афәтеннән арындырып, миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңү таңының 77 еллыгын шул чорның тере шаһитлары гына түгел, ә турыдан-туры аңа өлеш кертүчеләр дә булган хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарының сафлары елдан-ел кими барып каршы алды.

Җиңү тантанасының тере шаһитлары
Җиңү тантанасының тере шаһитлары

 Быел Бөек Ватан сугышы каһар- маннарының бары алтысына гына Җиңү көнен бәйрәм итү мөмкин булды. Һәм, әлбәттә, алар яшәгән авыл биләмәләрендә үткән тантаналарның иң үзәгендә Җиңү тантанасының тере шаһитлары булуы – табигый хәл. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, “Бердәм Русия” һәм Русия Федерациясе коммунистлар партиясенең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре Илмира Рамил кызы Федорова һәм Фаат Ләбиб улы Латыйпов, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, хөрмәтле ветераннар яшәгән биләмәләр җитәкчеләре, ветераннар советлары рәисләре, урыннардагы мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән берлектә безгә бәхетле бүгенгебезне яулап бирүгә өлеш керткән каһарман якташларыбызны йортларына барып тәбрикләде, хөрмәт күрсәтте. Юмаш һәм Иске Үзмәш авылларында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары Николай Афанасьевич Осипов белән Рифгать Фаяз улы Баяновка ихлас котлау сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне шулай ук “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең БР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Фәнәвис улы Насретдинов та шәхсән юллады. Николай Осипов белән Сыйрышбаштан Мират Локманов – Бөек Ватан сугышы фронтларында дошман белән йөзгә-йөз килеп алышкан, авыр җәрәхәтләр алган иң өлкән фронтовиклар. Быел көз аларга 97шәр яшь тулачак. 1943 елның 30 гыйнварында хәрби хезмәткә алынган Николай Афанасьевич, тизләтелгән командирлар әзерләү курсларын тәмамлап, июль аенда ук утлы сугыш өермәсенә керә. Һава-десант штурмы гаскәрләре составында ул Брянск, Тула, Смоленск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Июль аенда тарихта билгеле Курск дугасында аягы авыр җәрәхәтләнгән яугир госпитальдә дәвалана һәм ноябрь аенда икенче төркем инвалид буларак, запаска җибәрелә. Фронт җәрәхәтләре төзәлеп тә җитмәстән ул туган авылында колхозга эшкә чыга һәм хаклы ялга киткәнче бакчачы, умартачы булып эшли. Бүген инде лаеклы ялдагы хөрмәтле яугир балалары, онык-туруннарына батырлык өлгесе, киңәшче-тәрбияче дә. Үзен хөрмәтләп килүчеләрне ул капка төбендә каршы алды, теләп аралашты, изге теләкләрен җиткерде. Ә теләкләрнең иң зуры – әлбәттә, дөньяда башкача сугыш афәте кабатланмасын, сау-сәламәт, бәхетле яшәү насыйп булсын. Иске Үзмәш авылында гомер кичерүче Рифгать Фаяз улы Баянов Бөек Ватан сугышы башланганда 13 яшьлек үсмер генә булган әле. Ләкин миллионлаган чордашлары кебек үк ул авылда фронтка киткән ир-атларны алмаштырып, фидакарь хезмәт өлгеләре белән Җиңү таңын якынайтуга өлеш кертә. 1944 елда унҗиде яшендә солдат каешы буа. Алты ай әзерлек үткәннән соң ул Балтик буе хәрби округында хәрби әсирләрне саклау хезмәтендә була, берничә тапкыр Латвиядәге бандит төркемнәрен юк итүдә катнашырга да туры килә. Хәрби операцияләрдә алган җәрәхәтләре сызлап, ул 1949 елда икенче төркем инвалид булып запаска чыгарыла. Гомер буена туган колхозында бухгалтер, ревизия комиссиясе әгъзасы була. Тормыш иптәше Әфидә Гыйса кызы белән җитмеш икенче ел тату гомер кичерәләр, биш балаларының дүртесе исән. Алар һәм күпсанлы онык-туруннар каһарман картәти-нәнәйләренең батырлык өлгесендә тәрбияләнеп үсәләр. Рифгать абый белән Әфидә апа да үзләрен зурлап килгән кунакларны аяк өсте каршы алдылар, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар, шулай ук иң изге теләкләрен җиткерделәр. Көсәкәй авылында яшәүче хөр- мәтле ветеран Гыйлемхан Садыйк улы Арсланов та Бөек Ватан сугышы башланганда мәктәп яшендәге үсмер генә булган. Ул да өлкәннәр белән беррәттән тылда Җиңү таңын якынайту хакына көрәшкә кушылган. Утлы алышларда турыдан-туры катнашмаса да, хәрби әсирләрне саклауда, башка бурычларны үтәүдә зур тырышлык күрсәткән. 1952 елда демобилизацияләнеп кайткач, гомер буена “Правда” колхозында терлекчелектә эшләгән. Матур гаилә корып, өч ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген хөрмәтле ил агасы кызы тәрбиясендә Уфада яши, ләкин һәр ел туган авылында еш була. Җиңү көннәрен ул үз нигезендә каршылый. Быел да аның хөрмәтенә кадерле ветеранның капка алды тантана үзәгенә әверелде. Аңа муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, “Бердәм Русия” һәм КПРФ сәяси партияләренең урындагы җитәкчеләре Илмира Федорова, Фаат Латыйпов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов бүләкләр тапшырып, изге теләкләр җиткерде. Урындагы талантлар аның хөрмәтенә концерт номерлары бүләк итте. Чыгыш ясаучыларның иң яшенә биш яшь тә юк иде әле. Иске Калмаш авылында гомер йомгагын сүтүче Нәҗип Хәмәдияр улы Хисмәтуллин, кызганычка каршы, сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, үзенә күрсәтелгән хөрмәт-ихтирам хисләрен тормыш юлдашы аша гына кабул итте. Ул да 1944 елда хәрби хезмәткә алынган. Тын океан флотында матрос буларак япон милитаристларына каршы көрәштә катнашкан. 1950 елга кадәр Көньяк Сахалин төбәгендә Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән һәм запаска чыгарылган. Демобилизацияләнеп кайткач, Иске Калмашта тракторчылар бригадасы хисапчысы, артабан нефтьчеләрдә эшләп хаклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Хәтимә Әхмәтҗан кызы белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хөрмәтле ил агасына сәламәтлек телисе килә. Сыйрышбаш авылында яшәүче Мират Хәнәфи улы Локманов 1943 елның 2 февраленнән хәрби хезмәткә алынган. Әзерлек үткәннән соң шул елда ук II Украина фронтында Житомир шәһәрен азат итү өчен сугышларда хәрби чирканчык алган. Танк гаскәрләрендә ул Великие Луки, Умань шәһәрләрен азат итүдә катнашкан. Белая Церковь шәһәре янында җәрәхәтләнеп, биредәге госпитальдә дәваланган. Җиңүне фашизм өнендә каршылап, Ерак Көнчыгышта япон самурайларын тез чүктерүгә дә зур өлеш керткән. 1946 елда демобилизацияләнеп кайтып, гомер буе туган колхозында агроном, икътисадчы булып эшли. Бүген ул үз нигезендә балалары тәрбиясендә. Аның хөрмәтенә йорт ихатасында олы бәйрәм оештырылды. Хөрмәтле ветеранны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, “Бердәм Русия” һәм КПРФ сәяси пратияләренең урындагы җитәкчеләре Илмира Федорова, Фаат Латыйпов, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, “Алга” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннапов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Урындагы мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтле ил агасына сугыш чоры җырларын яңгыратты, дәртле бию күрсәтте. Имәнлекул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Нәҗип Назыйфулла улы Әҗмәтов та сугышны үсмер генә көенчә каршылый. Көче җитәр-җитмәстән өлкәннәр белән беррәттән Җиңү таңын якынайту хакына эшкә җигелгән егет 1944 елда унҗиде яшендә хәрби хезмәткә чакырыла. Укчы полк мәктәбендә пулеметчы һөнәрен үзләштереп, НКВД частьләренә тәгаенләнә һәм 1950 елга кадәр хәрби әсирләрне каравыллауда була. Демобилизацияләнеп кайткач, тәүдә машина-трактор станциясендә слесарь, водитель, инженер-технолог була, 1972 елдан алып нефтьчеләр оешмасында гараж мөдире була. Хаклы ялга киткәннән соң да берничә ел МТСта көйләүче булып хезмәт сала әле. Бүген хөрмәтле ветеран туган авылында бәхетле парлы гомер көзен кичерә. Туксан бишен тутырып килүгә карамастан, ныклы аяк өстендә йөри, төрле чаралардан читтә калмый. Хөрмәтле ил агасын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, “Бердәм Русия” һәм КПРФ сәяси партияләренең урындагы җитәкчеләре Илмира Федорова, Фаат Латыйпов, Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова, район һәм биләмәнең ветераннар оешмалары җитәкчеләре Идгар Габдрахман улы Еникеев һәм Финал Әбүнәгыйм улы Юнысов тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар. Урындагы мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары хөрмәтле ил агасын концерт номерлары белән тәбрик итте. Безгә бәхетле бүгенгебезне яулап биргән хөрмәтле ветераннарыбызга мәңгелек дан һәм хөрмәт. Аларга алдагы елларда да мондый тантаналарны күрергә насыйп булсын, дип телибез

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: