Барлык яңалыклар
Атайсал
7 октябрь 2021, 15:10

Авыл мәктәбенә – зур бүләк

“Атайсал” проекты гамәлдә

Авыл мәктәбенә – зур бүләк
Авыл мәктәбенә – зур бүләк

Быелгы уку елы Калмашбаш урта мәктәбендә зур истәлекле вакыйга белән башланып китте: “Үсеш ноктасы” программасы чикләрендә биредә биология, химия, физика кабинетлары ачылды. Укытучылар көне дә әлеге мәктәптә икеләтә көтелмәгән шатлыклы бәйрәмгә әверелде – якташыбыз, икътисадчы, сәясәтче, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ринат улы Ахунов белән истәлекле очрашу үтте. Анда хакимият башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, Калмашбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургалиев, мәктәп директоры Азат Шәфигулла улы Рамазанов, укытучылар һәм укучылар катнашты.

100-еллык тарихы булган Калмашбаш урта мәктәбен төрле елларда күп санлы күренекле шәхесләр, билгеле табиблар, язучылар, спортчылар, хөрмәт казанган укытучылар тәмамлаган. Бүгенге көндә мәктәптә 79 укучы белем ала, аларга 15 югары белемле укытучы белем бирә. Укучылар мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән барлык ярышларда да, предмет олимпиадаларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Ел саен мәктәптә косметик ремонт үткәрелә. Биредәге мәктәп зур, якты, пөхтә, укучыларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Әлбәттә, уку-укыту эшләрен оештыруда иганәчеләрнең ярдәме бик зур. Быел республикабызда игълан ителгән “Атайсал” проекты чикләрендә якташыбыз Рөстәм Ринат улы Ахунов чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм мәктәпкә биш яңа ноутбук бүләк итте.

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в