ИГЕНЧЕ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Атайсал
15 октябрь 2021, 15:40

Районыбызны күркәмләндерүгә лаеклы өлеш

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров инициативасы буенча быел март аеннан республикада “Атайсал” проекты уңышлы эшләп килә.

Районыбызны күркәмләндерүгә лаеклы өлеш
Районыбызны күркәмләндерүгә лаеклы өлеш

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров инициативасы буенча быел март аеннан республикада “Атайсал” проекты уңышлы эшләп килә. Әлеге проектның максаты – туып-үскән авыллары тормышына битараф кала алмаган фикердәшләрне ачыклап, аларга изге ниятләрен тормышка ашыруда төрле яклап ярдәм күрсәтү. Бүгенге көнгә безнең районда гомум алганда 40 миллион сумнан артык 42 шундый проект гамәлдә кала, шуларның 31е тулысынча тормышка ашырылган да инде. Иң күп эшләрне Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиясе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов инициатива күрсәтеп башкарды: гомум алганда ул 37212000 сумлык төзү-төзекләндерү эшләрен үз эченә алган 13 проектны тормышка ашырды, шулардан унысы тәмамланды, калган өчесе тәмамлану алдында инде. Аныклап әйткәндә, юмарт күңелле якташыбыз Юмаш урта мәктәбе өчен 180 мең сумлык санлы лаборатория һәм микроскоп алып бирде. Чакмагыш беренче урта мәктәбе ашханәсе мебелен яңарту өчен 260мең сум акча бүлде. Рапат авылы күперенә таба юлга 2 миллион 400 мең сумлык асфальт катламы җәйдерде. “Мәктәпкә барырга җыенырга ярдәм ит” акциясендә 10мең сумлык иганә ярдәме күрсәтте. Район үзәгендә зур каза китергән өермә нәтиҗәләрен бетерүгә 6 миллион сумлык ярдәм итте. Артабан үзенең шәхсән призларына шоссе юлда велосипедта узышу буенча ачык беренчелек үткәрүгә дә 20 мең сум акча бирде. Иганәчелек ярдәмен ул “Метеор” хоккей командасы әгъзаларына 150 мең сумлык хоккейчы формалары сатып алып та күрсәтте. Иске Почкак авылында Районыбызны күркәмләндерүгә лаеклы өлеш Шәйхелислам Сәлихов урамына 15 миллион сумлык аэродром плиталарыннан юл салдырды. Юмаш авылында төзелеп ачылган мәдәният һәм ял паркына 3 миллион 100 мең сумлык фонтан төзетеп куйды. Рапат авылының Салават урамында юл һәм күперне ремонтлау өчен 9 миллион 400мең сум иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шушы ук авылда Социалистик Хезмәт Герое Ришат Шәйхулла улы Йосыповның бюстын эшләтүгә 550 мең сум акча бүлде. Калмашбаш урта мәктәбе ашханәсе өчен 42 мең сумга табак-савыт алып бирде. Болардан тыш Вадим Васильевич районда үткән барлык чаралар үзәгендә булуны, аларда матди ярдәм һәм дәртләндерү чаралары күрсәтеп торуны да намус эше итеп саный. Әлеге изге гамәлләрнең барысы да районыбыз йөзе һәм биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше тагын да матурая, яхшыра төшүгә булышлык итүе бәхәссез. Шунысы шатлыклы, мондый күркәм эшләргә алынучы изге йөрәкле якташларыбызның саны һәм һәр авылда башкарылган күләмле эшләр арта бара. Безгә хәзер шушы булдырылган уңайлыкларны күз карасыдай сакларга һәм күрсәтелгән хәстәрлеккә фидакарь хезмәт белән җавап кайтарырга гына кала.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: