ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Атайсал
28 ноябрь 2021, 12:50

Әниебез – тормыш маягыбыз

Көтеп алынган якты бәйрәм – Әниләр көне алдыннан редакциябезгә иң кадерле кешеләргә багышлап язылган хатŠ хәбәрләр аеруча еш килә.

Әниебез – тормыш маягыбыз
Әниебез – тормыш маягыбыз

Көтеп алынган якты бәйрәм – Әниләр көне алдыннан редакциябезгә иң кадерле кешеләргә багышлап язылган хат-хәбәрләр аеруча еш килә. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары бу җәһәттән аеруча активлык күрсәтә. Чираттагы хат та шушы мәктәпнең 11 “А” сыйныфы укучысы Гөлчәчәк САДРИЕВАдан. Ул әнисенә булган иң җылы хисләрен үзе язган иншада чагылдырган. Бу бик тә матур эчтәлекле язманы безгә аның туган тел укытучысы Ләйсән Һади кызы Вяселева тапшырды. Язма һәркайсыбызга да балачактан таныш шигъри юллар белән башлана: “Әни” диеп язып куйдым, Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый “Әни” сүзен таптарга. Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше. Ул балага гомер биргән, назлап, иркәләп, төн йокыларын йокламыйча, күкрәк сөтен имезеп үстергән. Һәркемгә үз әнисе якын булган кебек, миңа да әнием бик кадерле һәм газиз. Минем әниемнең исеме Гөлнур. Ул гүзәл Башкортстаныбызның Илеш районы Иләкшиде авылында туган. Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, әнием хисапчы һөнәрен үзләш тергән. Һөнәренә тугры калып, районыбызның Яңа Коты авыл Советы хакимия тендә күп еллар дәвамында намуслы эшли. Әниемнең исеме дә җисеменә туры килеп тора: гөл һәм нур. Әйе шул, гөлләр патшалыгыннан нурлар си беп торучы ул. Нинди рәхәт әнием янда булганда! Аның куллары шундый йомшак. Әнием, мин дөньяны белә башлаганнан бирле синеңкулларыңның җылысын тоям. Эссе җәй көннәрендә ул куллар бакчада эшләп кы тыршылана, кояшта янып карая, әмма минем өчен ул куллар иң йомшагы. Әние без аш суга да оста, безне дә төрле ризык пешерү серлә ренә өйрәтә. “Булган ризык ка күңел җылысын кушып әзерләргә кирәк”, – ди ул еш кына. Менә без картәниемнең хәлен белергә әниемнең ту ган авылына кайтабыз. Карт әнием колач җәеп безне каршы ала: “Иии, бәләкәчем кайткан”, – дип әниемнең аркасыннан сөеп ала. Кеч кенә чагымда миңа кызык иде: “Әнием дә бәләкәй булды мени?” – дип сорап куя идем. Картәниемнән аның балачагы турында сорашам. Ул аналарда гына була тор ган горурлык хисе белән сөй ләп китә: “Әниең бәләкәй чагында бик теремек, акыллы, матур бала иде. Сез дә аңа охшагансыз, сөбханаллаһ”, – ди ул, чәчәләремнән сыйпап. Минем алдымда — кадерле кешемнең балачак фотосу рәтләре. Аклы каралы фото дан миңа охшаган, озын чәч ләрен икегә үреп, ак тасмалар бәйләгән кызчык карап тора. Булган икән шул әниемнең бәләкәй чаклары! Ак якалы мәктәп формасы, ап ак алъяпкыч, күкрәгенә ок тябрят, пионер, комсомол зна чокларын тагып, кызыл галстук бәйләп йөргән минем әнием. “Мин һәрвакыт галстугымны үтүкләп кенә бәйләп йөрдем, бер вакытта да аны онытмый идем”, – дип сөйли әнием. Ул әле дә үзләренең пионер отрядының исемен, девизын, җырын яхшы белә. Белем биргән укытучыларын да хөрмәт белән искә ала. Бәләкәй чагында әнием курчаклар белән уйнарга яраткан, аларга киемнәрне теккән дә, бәйләгән дә. “Өй ле”, “Таш тибеш”, “Әбәләк”, “Качышлы”, “Буяу сату”, “Йө зек салыш” дигән һәм башка күп уеннар уйнаганнар. Ә кышларын киемнәре боз ланганчы тау шуганнар, кар ны чокып кереп окоплар яса ганнар. Эссе җәй көннәрендә елга буенда кояшта кызын ганнар, су коенганнар, хәтта малайлар белән балыкта тотканнар, елга буенда төрле ташлар да җыйганнар. Бала чакта әнием кәнфит кәгазьләре, открыткалар җыярга яраткан. Ул вакытта компьютер, телефон булмаса да, балачак хәтирәләре сок лангыч. Чөнки бәхетле бала чак ул, минемчә – әти әни, абый апалар, ихатасы яшел чирәмле туган йорт, уеннар, уенчыклар, бергә уйнап үскән дуслар. Әниемнең тагын бер ярат кан шөгыле – гөлләр үстерү, бакча карау. Өебездә кыш көннәрендә дә гөлләр шау чәчкәдә утыра. Туганнарым белән без дә газиз кешебезне сөендереп торырга омтылабыз: тырышып укыйбыз, кулдан килгәнчә ярдәм итә без. Әниемнең безгә әйткән теләкләрен, киңәшләрен бер кайчан да бозмабыз. Бәхет— ул әниләрнең аяк астында. Минемчә, әниебез гаиләдә бәхетле. Газизем минем! Без синең йөзеңә беркайчан да кызыл лык китермәбез. Рәхмәт сиңа безгә гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биргәнең өчен. Әниле йорт — җылы, якты, күркәм ул. Матур озын гомерләр телим сиңа, кадерлем. Күбәләкләп ап ак кар ява, беренче кар. Менә ул җирне җылы йомшак юрганы белән каплый. Ә мин яңа яуган ак кар өстенә менә шундый юллар язам: “Таптамагыз, һич ярамый “Әни” сүзен таптарга!”

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: