ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
14 декабрь 2021, 10:05

Бүген төбәктә – бәйрәм!

Бүген республикада Башкорт теле көне билгеләнә. Шушы уңайдан Башкорт дәүләт университетында М.Акмулла исемендәге стипендиатларга дипломнар тапшыру, уку йорты каршындагы мәйданда бөек шагыйрь һәм мәгърифәтченең һәйкәленә чәчкәләр салу тантаналары үтә. 14-16 декабрьдә университетта Милли педагогия форумы үтә.

Бүген төбәктә – бәйрәм!
Бүген төбәктә – бәйрәм!

Бүген республикада Башкорт теле көне билгеләнә. Шушы уңайдан Башкорт дәүләт университетында М.Акмулла исемендәге стипендиатларга дипломнар тапшыру, уку йорты каршындагы мәйданда бөек шагыйрь һәм мәгърифәтченең һәйкәленә чәчкәләр салу тантаналары үтә. 14-16 декабрьдә университетта Милли педагогия форумы үтә.
“Педагог осталыгы мәктәбе” республика конкурсына Башкортстанның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Әлеге бәйгене төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың башкорт һәм туган телләр укытучылары ассоциациясе белән берлектә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантын тормышка ашыру чикләрендә оештырган иде. Аның нәтиҗәләре буенча 32 җиңүче билгеләнде.
Кичке сәгатьләрдә Уфадагы Арт-квадратта “Тамга” II Халык-ара башкорт милли костюмы осталары конкурсының ахыргы көне тәмамлана. Быел анда катнашу өчен 200 кеше гариза тапшырды, Башкортстаннан тыш, чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән тәкъдим ителгән 1020 конкурс эше каралды. Җиңүчеләр хатын-кызлар һәм ир-атлар атрибутлары арасында “Башкортларның халык киеме – реконструкция”, “Заманча автор костюмы”, “Балалар киеме”, “Башкорт милли бизәнгечләре”, “Башкорт традицион костюмы аксессуарлары” номинацияләрендә билгеләнәчәк.
Башкорт теле көне республикада гына түгел, башкорт халкы вәкилләре яшәгән башка төбәкләрдә дә үтә. Безнең районда да бу көнне төрле чаралар оештырыла. Район мәдәният йортында шушы уңайдан “Мин бәхетле туган җиремдә” дип исемләнгән тематик концерт була. 14.00 сәгатьтә башланган бу чара программасында башкорт телендә шигырьләр, җырлар яңгырый, дәртле биюләр башкарыла. Керү бушлай, QR-кодлар буенча. Район һәм авыл китапханәләрендә М.Акмулланың тууына 190 ел тулуга багышланган әдәби портрет һәм вернисажлар оештырыла. Мәктәпләрдә “Җиде адым” марафоны тәмамлана, 1-11 сыйныфларда башкорт теле буенча бердәм дәресләр үтә, башкорт теленә багышланган кичәләр оештырыла.
#башкорттелекѳнѳ2021марафон
#деньбашкирскогоязыка2021марафон
#МарафонЭтническойКультуры
#Чекмагушевскийрайон

Автор:
Читайте нас: