ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
23 февраль 2022, 12:55

Каһарман якташларыбыз батырлыгы мәңгелек

23 февральдә без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез.

Каһарман якташларыбыз батырлыгы мәңгелек
Каһарман якташларыбыз батырлыгы мәңгелек

Бу авыр сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны һәм сугышчыларны хөрмәтләп искә алу һәм батырлык, вөҗдан, намус бәйрәме дә. Бүген район үзәгенең Җиңү паркында каһарман якташларыбыз хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов, хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Михаил Петрович Фәйрушин катнашты. Чарада катнашучылар илебез иминлеге өчен башларын салган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: