ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
17 март 2022, 10:10

Кулыннан килмәгән эш юк

«Алтын таулар вәгьдә итсәләр дә, Чит җирләргә тартмый күңелем. Якыннардан да якыны бит ул — Гүзәл Башкортстаным минем».

Кулыннан килмәгән эш юк
Кулыннан килмәгән эш юк

 Бу шигъри юллар Рәвис Сабитовның «Күңелләрдә яз әле…» дигән китабыннан китерелде. Ул Марис Нәзиров исемендәге «Чакмагыш чаткылары» иҗат берләшмәсенең иң актив әгъзаларының берсе. Төрле темаларга уңышлы иҗат итә. Аның шигырьләре туган якны сөю, кендек каны тамган газиз җирдә гомер кичерү горурлыгы хисләре белән сугарылган. Хезмәтеннән – тәм, тормышыннан ямь табып яшәве чагылышы да аның язмалары. Язмышына рәхмәтле, гаять дәрәҗәдә бәхетле кеше ул. Ә бит шатлыклы бугенгесенә, якты иртәгәсенә ул үзе юл яра. Рәвис Иске Биккенә авылында ишле балалы гаиләдә( биш ул, ике кыз ) бишенче булып дөньяга аваз сала. Сабитовлар гаиләсен авылда хөрмәт итәләр. Муллаян Сәхибгәрәй улының оста куллары нәрсәгә тотынса, шуны коеп куя. Гомере буена тегермәнче һәм тимерче булып эшли. Уллары әтиләреннән күреп , һәр эшкә өйрәнеп үсәләр. Рәвис арада иң сәләтлесе , уңганыдыр, мөгаен. Ул Калмашбаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Серафимовка эшчеләр поселогындагы 32 нче һөнәрчелектехник училищесында балта остасы һөнәрен үзләштерә, арытаба шоферлар курсын тәмамлый. Совет Армиясе сафларына чакырыла, Кавказда ракета гаскәрләрендә солдат бурычын үти. Туган якларына ашкынып кайта, Ильич исемендәге колхозда шофер булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Егетнең тырышлыгыактивлыгы, җыр-моңга омтылышы, гармунда уйнау сәләте авыл җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә: 1980 елда Рәвис Муллаян улы Калмашбаш мәдәният йорты директоры вазыйфасына тәгаенләнә. Читтән торып Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәният техникумының театр бүлеген тәмамлый. Эшен бирелеп башкара, авылда үзешчән сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертә, яшен-өлкәнен сәхнә тормышына җәлеп итә. Кичә-концертлар уңышлы үтә, күп авторларның әсәрләрен сәхнәләштерә. Башлыча төп рольләрне үзе башкара. Коллектив сәнгать бәйгеләрендә уңышлар яулый. К. Мәргәннең «Шомбай» спектаклендә Шомбай, Әминә Яхинаның «Каерылмасын канатлар» мелодрамасында Сәлим ролен башкарып, үзешчән театр коллективларының республика фестивальләрендә «Иң яхшы ир-егетләр роле» номинациясендә җиңү яулый. Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары, казанышлары өчен республиканың алтын сертификатына ия була. Күп санда Мактау кәгазьләре һәм Дипломнар белән бүләкләнә. Сәхнәсөярләр картаймый, тамашачысыннан аерылмый. Рәвис Муллаян улы район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда да активлыгы белән аерылып тора. Әдәби иҗатчы буларак та үсештә ул. Хәзер инде ул һәвәскәр композитор да, башка авторларның шигырьләренә дә көйләр яза. Ирешкән казанышлары гаилә иминлегеннән дә киләдер. Сөеп кавышканы Гөлчәчәк Хәсәт кызы белән ( ул да мәдәният йортында эшләп хаклы ялга чыкты) күркәм гомер кичерә алар. Матур тормыш корулары, дүрт ул, бер кызга гомер биреп, тәрбияле итеп үстерүләре белән дә күпләргә үрнәк алар. Рәвис Муллаян улы сәхнә таланты гына түгел әле, ул чын игенче, Чакмагыш икмәгенең данлыклы бүгенгесенә лаеклы өлеш керткән кеше дә. Шофер һөнәреннән дә аерылмый ул. Урак чоры җитсә, комбайнга утыра, игеннәрне суктырып җыеп алганчы колхозчыларга ярдәм итә, басулар иңли-буйлый, келәтләрне алтын бөртекләр белән тутыра. Аның: « …Исән чакта син үзең артыңнан Тырыш тик ак эз калдырырга! Язмышыңа тик ак эздән торган Саф сөю юлы салдырырга Һәм барырга тырыш шул юллардан, Тотынышып кулны-кулларга, Үрнәк булып артыбыздан үскән Кызыбызга һәм дә улларга!» — дигән шигъри юллары нәкъ менә аның үз язмышы чагылышы.

Автор:Рәзифә Сәхапова
Читайте нас: