ИГЕНЧЕ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
17 март 2022, 11:20

Зур уңышлар тырышлыктан килә

Мәшһүр әдибебез, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның билгеле шигырендәге шушы сүзләр тулысы белән күренекле якташыбыз – Башкортстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, районыбызның шәрәфле ке Мәшһүр әдибебез, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның билгеле шигырендәге шушы сүзләр тулысы белән күренекле якташыбыз – Башкортстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, районыбызның шәрәфле к шесе Римма Гыймран кызы Усманова турында әйтелгән кебек.

Зур уңышлар тырышлыктан килә
Зур уңышлар тырышлыктан килә

 Бәхетле бүгенгесенә хөрмәтле ил инәсе, мәгариф хезмәте ветераны яшьлек елларында салган зур тырыш хезмәте белән ирешкән дә инде. Зыялы нәселдә – районыбызда тирән эз калдырган булдыклы кешеләр Әнисә Зәкәрия кызы һәм Гыймран Гыйльван улы Рамазановларның эшсөяр гаиләсендә 1947 елның 17 мартында Бүздәк районының данлыклы Килем авылында дөньяга килгән ул. Ул чакта әтисе биредә мәктәп директоры, әнисе авылда шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Рамазановлар безнең районның Яңа Карьяуды авылына күчеп киләләр. Рима беренче елларны (1954-60) Яңа Карьяуды мәктәбендә укый, артабан 1960-1962 елларда Рәҗәптә, соңрак 1962-1965 елларда Бүздәк авылының икенче урта мәктәбендә белем ала. Мәктәп елларында ук тырыш, яхшы өлгергәнлек күрсәтүче, активист булып таныла, укудан тыш спортта һәм җәмәгать эшләре үзәгендә дә кайный. Шуңа да урта белемле яшь кызга хезмәт эшчәнлеген Яңа Карьяуды мәктәбенең өлкән пионервожатые буларак башлап җибәрү авыр булмый. Югары белемгә ия булу теләге аңа уңышлы имтихан тотып Стәрлетамак педагогия институтында физика факультетында укып чыгуга көч-куәт бирә һәм ул керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, 1967-1972 елларда биредә дә өлгеле тәртибе, тырыш укуы, җәмәгать тормышында активлыгы белән аерылып тора. Яшь белгеч 1972 елда Иске Бәшир урта мәктәбенә эшкә кайта. Уфа авиация институтын тәмамлап, механика заводына белгеч булып кайткан Чакмагыш егете Марс Әхнәф улы Усманов белән алар шушы елда күркәм гаилә корып җибәрәләр. Тиздән Римманы район мәгариф бүлегенә инспектор итеп эшкә чакыралар. Мәхәббәт җимешләре – уллары Ирек туган 1974 елдан хаклы ялга киткәнче Римма Гыймран кызы Чакмагыш икенче урта мәктәбендә (бүген Чакмагыш гимназиясе) укучыларга физика фәненнән төпле белем, бер үк вакытта ныклы тәрбия биреп, хезмәтендә зур уңышларга ирешә. Яшь укытучы эшчәнлегендә шул чордагы новатор педагогларның ысулларын киң куллана, үзеннән дә яңалыклар кертергә омтыла. Аның кул астында мәктәптә тирә-якка өлгеле физика кабинеты җиһазландырыла, укучылар биредә дәресләрдән тыш та актив шөгыльләнеп, предмет олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Күпләренең соңыннан шушы фәнне гомерлек һөнәр итеп сайлавы да очраклы түгел, чөнки гадел таләпчән, һәр укучысы белән уртак тел таба белүче, физика фәненә сөю тәрбияләүче укытучы бер үк вакытта үзе дә белемен арттыра, укучыларын да фәнни эшчәнлеккә җәлеп итә. Ул елларда район “Игенче” гәзите, “Башкортстан укытучысы” журналларында укытучы Римма Усманованың физика фәненә сөю уятучы мәкаләләре даими дөнья күреп тора. Дәрес һәм семинарлар үткәрү барышында тәҗрибә үткәрү приборларыннан файдалану буенча игълан ителгән район конкурсында беренчелекне яулаган (1985) тәҗрибәле укытучы шушы предмет укытучыларына да осталык дәресләре бирә, һәрчак ярдәм итеп тора. Укыту-тәрбия бирү эшчәнлегендә дә башы-аягы белән кайнаган педагог җәмәгать эшләре үзәгендә дә активлык күрсәтә. Ул ун- биш ел дәвамында икенче урта мәктәптә профсоюз оешмасын җитәкли, республика мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзлары конфе- ренцияләренә делегат булып сайлана. Табигатьтән килгән сәләте аңа күп еллар үзешчән сәнгатьтә дә оста башкаручы булып калырга ярдәм итә һәм бу осталыгы аңа укучыларны да смотр-конкурсларга әзерләгәндә нык ярдәм итә. Әлбәттә, тырыш хезмәтен күреп, бәһалый барулары белән дә ул бәхетле. Төрле елларда бирелгән Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары РСФСР һәм Башкортстан ведомстволарыннан шактый җыела. Аңа Башкортстан АССРның халык мәгарифе отличнигы, ә 2004 елда Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исемнәре бирелү дә – күпкырлы педагогик эшчәнлегенең лаеклы бәһасы. Күкрәген 1990 елда бирелгән “Хезмәт ветераны” медале, 2018 елда лаек булган күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” һәм башка билгеләр бизи. Гаилә тормышы белән дә бәхетле ул: пар канаты, сөекле гомер юлдашы Марс Әхнәф улы белән иңгә-иң терәшеп гомер кичерүләренә дә шушы көннәрдә төгәл ярты гасыр була. Гаилә башлыгы да гомере буена тәүдә механика, артабан кирпеч заводларында җитәкче вазыйфаларда эшләп дан казанды, бик күп мәртәбәле бүләкләргә лаек булды, шулай ук күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесен дә зур горурлык белән йөртә. Шушы эшсөяр гаиләдә туып үскән уллары Ирек тә – йөзләренең аклыгы. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, Уфа медицина институтында фармацевт-провизор белгечлеге алып чыккан егет тәүдә район үзәгендә даруханәдә үзен булдыклы белгеч итеп танытты, артабан үзаллы “Сихәт” даруханәләр челтәрен булдырып, ике дистә еллап уңышлы эшкуарлык эшчәнлеге алып бара. Бүген ул җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыятенең директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайда Чакмагыш, Бакалы һәм Шаран районнары сайлаучылары мәнфәгатьләрен яклаучы халык ышанычлысы да. Сөекле тормыш юлдашы Зарина ханым белән кечкенә кызларын Зәмирәне тәрбиялиләр. Күркәм гомер үрен әнә шулай лаеклы каршылавы белән бәхетле Римма Гыймран кызы. Аңа киләчәктә дә пар канатлы, бәрәкәтле, шатлыксөенечләр белән генә тулы матур озын гомер, бөтен изге теләкләренең тормышка ашуын телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: