ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
18 март 2022, 11:55

Имтиханнарга әзерлек башланды

Төп дәүләт имтиханын һәм  БДИны  тапшыру елдан-ел катлаулаша. Былтыр бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен ата-аналар да үтәп карады, быел 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе башкача.

Имтиханнарга әзерлек башланды
Имтиханнарга әзерлек башланды

Төп дәүләт имтиханын һәм  БДИны  тапшыру елдан-ел катлаулаша. Былтыр бердәм дәүләт имтиханы биремнәрен ата-аналар да үтәп карады, быел 9 сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе башкача.

         Шуңа күрә, авырлыкларга юл куймау максатында, имтихан тоту тәртибен күзаллау өчен һәр мәктәптән оештыручыларны, тел һәм әдәбият укытучыларын җыеп, имтихан алу тәртибенә өйрәтү максатында укыту булып узды.  Бу чара мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина җитәкчелегендә оештырылды.

         Гимназиянең тамаша залына һәр мәктәптән оештыручылар һәм рус теле укытучылары җыелды. Аларга мәгариф бүлегенең әйдәүче белгече Рәсилә Альбирт кызы  Әкбәрова,  мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина яңа тәртипләрне  тәфсилләп аңлатты.

– Федераль закон нигезендә төп дәүләт имтиханында да, бердәм дәүләт имтиханын тапшыргандагы кебек таләпләр булачак. Гимназиядә укучылар урынында рус теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мәктәпләрнең оештыручылары, укучылар ролендә имтихан биреп карады. Оештыручыларны аудиториядә һәм аудиториядән тыш эшләүчеләргә бүлделәр.

        Имтихан  рус теле буенча булачак. Сынап карау өчен генә булса да, барлык эшләр дә Мәскәүгә китәчәк, аңардан соң төбәк мәгълүматлар эшкәртү үзәгенә кайтачак.

        Имтихан тапшырып беткәч, эшләр сканер аша үтеп, караламаларны бер конвертка, бирем эшләгән чиста битләрне икенче конвертка салып, тиешле урынга җибәрәләр, аңа кадәр эшләр классларда эшкәртелә.

        Быел исә, бердәм дәүләт имтиханындагы кебек, беренче тапкыр биремнәр балалар алдында ачылачак. Аппаратура, принтер, компьютерлар һәм биремнәр белән эшли белергә, аудиоязмаларны да дөрес куллана белергә тиешбез. Эш бик җиңел түгел, күләме дә, таләпләре дә бик күп.

        Укытучылар рус теленнән аудиоязма тыңлап, биремнәрне  үтәргә тиешләр иде. Алар каршында биремнәр конверты ачылды һәм эшкә керештеләр. Үз чиратында укытучылар эш тәртибен аңлап, балаларга аны дөрес итеп җиткерергә тиеш булалар.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: