ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
20 март 2022, 09:00

Халыкка уңайлыклар тудыру өчен

20 март — Русиядә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтүһәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне

Һәр елның өченче якшәмбесендә,ягъни 20 мартта алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу тармак хезмәткәрләре халыкка уңайлыклар тудыру өчен тырышып эшлиләр. Аларның төп бурычы – күпфа тирлы торак йортлар фондын эксплуатацияләү белән идарә итү,торак фондын, предприятиеләр, социаль-көнкүреш һәм социаль-мәдәни объектларны җылылык белән тәэмин итү, җылылык, канализация челтәрләрен техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, биналарны төзекләндерү һәм ремонтлау. Яңгырмы, ыжгырып торган буранмы, җан өшеткеч язгы карлы-яңгырмы, җәйге челләме – алар һәрвакыт хезмәттә. Подъездларның, урамнарның тәртиптә тотылуын, фатирларның җылылык белән тәэмин ителүен тормышка ашыруда гади хезмәткәрләр белән беррәттән ничәмә бухгалтер, юристларның, экономистларның һәм башка Халыкка уңайлыклар тудыру өчен 20 март — Русиядә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белгечләрнең дә өлеше бик зур. Рамил Камил улы Агиев җитәкләгән оешмада бүген барлык эшләр дә көйле бара. Чакмагыш һәм Иске Калмаш территорияләрендәге 2 һәм 3 катлы йортларны хезмәтләндерәләр. Хезмәтенә күрә – түләве, дисәк тә ялгыш булмас. 46 кешене берләштергән оешма хезмәткәрләренә хезмәт хакы вакытында түләнә. Коллективта күпчелекне зур стажга ия тәҗрибәле хезмәткәрләр тәшкил итә: алар арасында 34 ел эшләүчеләр дә бар. 1988 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр баш бухгалтер Миләүшә Талип кызы Сәяхова – Рамил Камил улының уң кулы. Балта остасы Динар Мөхәммәтҗанов 1990 елдан башлап туган районында – 32 ел райондашларына игелекле хезмәт күрсәтә, Физәлия Мөсәлләмова 18 ел, Рәвидә Гыйлемханова 12 ел стажга ия. Дамир Исламов 11 ел безнең йортларыбызны җылылык белән тиешенчә тәэмин итә. Кадрлар буенча инспектор Эльвира Арсланова да – үз эшенең остасы. Өлкәннәрдән үрнәк алып, тырыш, намуслы яшьләр дә бик күп оешмада. Экономист Айгөл Хәсәнова,юрист Лена Ханова, баш инженер Регина Нәбиуллина, төзекләндерү хезмәткәре Нияз Казаев, белгеч Гөлсинә Аетбаева, склад мөдире Виталий Арсланов, АТП машинисты Андрей Бондарев, Иске Калмаш авылын хезмәтләндерүче слесарь-сантехник Алмаз Гыйбадуллин, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү җыючы Гөлшат Тимашева бүген мактаулы хезмәт салучылардан исәпләнә. Кышларын подъезд алларын, тротуарларны, юл буйларын кардан чистартып, өй түбәләреннән боз сөңгеләрен төшереп, язга якынлашканда подвалларны су басмасын өчен йорт тирәләрендәге карны таратып йөрү дә – әлбәттә, аларның өлеше. Торак-коммуналь хуҗалыкта техникалары җитәрлек. Фондны яңарту максатында яңа трактор алырга җыеналар. Бүген көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре Русия икътисадын үстерүгә зур өлеш кертәләр, хезмәт төрләрен киңәйтәләр һәм аларның сыйфатын яхшырталар. Һөнәри бәйрәмнәрендә аларга артабан да уңышлар телибез. Артабан да һәркайсы халыктан тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп торсын.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: