ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
24 март 2022, 22:15

Мөһим сорауларга җаваплар бирелде

Бүген, 24 мартта, 19.00 сәгатьтә БСТ телеканалында  #Объясняем_Башкортстан  проекты чикләрендә кибетләрдә бәяләрнең артуы, аларда беренче кирәкле товарларның булу-булмавы һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланган махсус брифинг узды. Бәяләр белән бәйле хәл күп сораулар тудыра. #ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Мөһим сорауларга җаваплар бирелде
Мөһим сорауларга җаваплар бирелде

Бүген, 24 мартта, 19.00 сәгатьтә БСТ телеканалында  #Объясняем_Башкортстан  проекты чикләрендә кибетләрдә бәяләрнең артуы, аларда беренче кирәкле товарларның булу-булмавы һәм башка актуаль мәсьәләләргә багышланган махсус брифинг узды. Бәяләр белән бәйле хәл күп сораулар тудыра. Ни өчен хаклар арта? Беренче чиратта кирәк булган товарларны күпләп сатып алырга кирәкме? Туры эфирда барган брифингта Башкортстан  министрлары шушы һәм башка мөһим сорауларга җавап бирде.

БРның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев белдерүенчә, Башкортстанда шикәр җитәрлек. Алексей Николаевич хәбәр итүенчә, республикада ике эре шикәр заводы эшли. Шикәр белән безнең республика гына түгел, күрше төбәкләр дә тәэмин ителә. Шулай ук министр әйтүенчә, бәяләрнең артуы шикәргә ихтыяҗ арту белән бәйле. Шикәргә сорау зур булу сәбәпле сатучылар аны киштәләргә чыгарып өлгертә алмаган. Продукт сәүдә нокталарында шул сәбәпле вакытлыча юкка чыгып торган. Министр билгеләвенчә, шикәр Башкортстанда җитәрлек, аңа  кытлык юк.

 Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та республикада шикәр, он, сөт, ит запаслары җитәрлек булуын ассызыклады. Аның белдерүенчә, республикада ике эре икмәк заводы һәм күртөрле икмәк пешерү комбинатлары эшли. Борчылырга сәбәп юк.  "Башкортстанда шикәр, он, сөт һәм ит запасы җитәрлек", - дип белдерде Илшат Илдус улы.

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: