ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
24 март 2022, 10:40

Үз җирлегебездә җитештерү максатын куеп

Эшкуарлык сәгатендә

Үз җирлегебездә  җитештерү  максатын куеп
Үз җирлегебездә җитештерү максатын куеп

Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чираттагы “Эшкуарлык сәгате”н үткәрде. Анда карагат, кура җиләге, бакча җиләге культураларын үстерү буенча проект каралды. Әлеге проектны тәкъдим иткән Д. Дәүләтов бу юнәлештә байтак эш башкарып өлгергән дә инде: ташландык бакчаны коймалап алып, аны корыган үсемлекләрдән тазартканнан соң 1 гектар мәйданда бакча җиләге утырткан һәм үсентеләргә су сибү системасын җиһазлаган. Үз эшен артабан да киңәйтер өчен ул республика “Агростартап” программасына кушылырга тели. “Эшкуарлык сәгате”ндә аңа әлеге программа чикләрендә субсидия алу өчен документлар әзерләргә ярдәм итү турында сөйләшелде. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: әлеге икътисади шартларда үз җирлегебездә авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү, халыкны урында җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү бар яклап та файдалы һәм вакытлы. Бу кече һәм урта бизнес субъектлары эшчәнлегенә киң юл ача, мәшгульлекне арттырып, яңа эш урыннары булдыруга үз өлешен кертә һәм ил дәрәҗәсендә күтәрелгән чит илләрдән кертелүче продукцияне алыштыру бурычын үтәүгә зур өлеш кертә. Урында җитештерелгән продукцияне сату транспорт һәм логистика чыгымнарын киметү исәбенә яшелчә-җимешне тиз арада сатып алучыга илтеп җиткерергә һәм аның үзкыйммәтен арттырмауга да булышлык итә. Районда авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә үз эшен башларга һәм киңәйтергә теләгән якташларыбызның артуы, әлбәттә, сөендерми калмый. Бу чара тәмамланганнан соң шушы ук көнне район хакимиятендә муниципаль җирлектә эшчәнлек алып баручы эшкуарлар белән киңәшмә үтте. Аның барышында үткән 2021 елга йомгаклар ясалды, салым хезмәте белгечләре салым кануниятендәге үзгәрешләр һәм ташламалар турында мәгълүмат җиткерде. Әлеге катлаулы вакытта барлыкка килгән икътисади шартларда эшкуарлар аеруча дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Аларга эшчәнлекләрен тотрыклы дәвам итү өчен ил һәм республика, муниципаль район күләмендә кабул ителгән төрле дәрәҗәдәге программалар нигезендә бу ярдәмне артабан да күрсәтү күзаллана.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: