ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
3 апрель 2022, 12:20

Хезмәтләре белән һәйкәл салды ул

Районыбызның данлы шәхесләре

Хезмәтләре белән һәйкәл салды ул
Хезмәтләре белән һәйкәл салды ул

Искиткеч хезмәт сөючәнлеге, туып-үскән җиребезне данга күмәргә омтылышы белән районыбыз тарихында тирән эз калдырган күп санлы олы шәхесләребез арасында Русия мәктәпләренең атказанган укытучысы, уналты ел район мәгариф бүлеге мөдире булып игелекле эшләр калдырган олы шәхес –мәгариф ветераны Халит Галиәхмәт улы Хаҗиәхмәтов та бар. Дистә елдан артык аның кул астында мәгариф бүлегендә бергә эшләгән җитәкчем һәм хезмәттәшем буларак, хөрмәтле остазым турында язмам белән хәтирәләремне уртаклашасым килә. Шушы көннәрдә генә 92 яшен тутырган ил агасы исән-сау, Ленинград өлкәсенең Приозерск шәһәрендә бәрәкәтле гомер көзен кызы Сәлимә тәрбиясендә үткәрә. Матур табигать кочагына сыенып утырган, төбәгебез тарихында тирән эзле Яңа Карьяуды авылында 1930 елның 24 мартында дөньяга килгән ул. Заманы өчен шактый зыялы, төпле белемле әтисе Галиәхмәт мулла ре- прессиягә эләксә дә, Халит илебез өчен кирәкле шәхес булып үсә. Үзләрендә җидееллык, артабан Митрә-Әюп урта мәктәпләрен тәмамлагач, Кушнаренко педагогия училищесында махсус урта, Башкортстан дәүләт педагогия институтында югары белемгә ия була. Ә балалык һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән башка замандашлары кебек үк, алар буыны вәкилләре өлкәннәр белән бергә колхоз эшенә дә җигеләләр, йорт хуҗалыклары да алар иңендә була. Яшь белгеч Татарстан Республикасында Бурда авылы урта мәктәбенең тарих укытучысы булып мәгариф өлкәсендә үзенең лаеклы үсеш юлын башлап җибәрә. Биш елдан районыбызга әйләнеп кайтып, Рәҗәп урта мәктәбендә укытучы һәм директорның укыту-тәрбия бирү эшчәнлеге буенча урынбасары, артабан үзе белем алган Митрә-Әюп урта мәктәбендә завуч һәм директор вазыйфаларында эшләгәндә үк аның яхшы оештыручы, районның иң оста тарих укытучысы дигән даны да еракларга тарала. 1968 елда аны район мәгариф бүлеге мөдире итеп тәгаенләүләре дә – шул тырышлыгы, булдыклылыгы күрсәткече. Директор вазыйфасында ул иң беренче булып районда кирпечтән мәктәп бинасы төзетүгә ирешә һәм шушы эшчәнлеген мәгариф бүлеген җитәкләгән уналты ел дәвамында дәвам итә. Ул җитәкчелек иткән чорда район авылларында кирпечтән заманына күрә типовой проектлы 20 урта һәм сигезъеллык, 20 башлангыч мәктәпләр биналары, 18 балалар бакчасы төзелеп сафка кертелде. Алай гына да түгел, һәр мәктәп каршында укытучылар өчен фатирлар һәм гомум ятаклар, укучыларны һөнәргә өйрәтү участоклары да төзелде. Боларның һәммәсе мәктәпләрдә укыту-тәрбия бирү процессын елдан-ел ка- милләштерә бару, яңа педагогик алымнарны киң тарату, мәгариф учреждениеләрен яхшы әзерлекле, югары һәм махсус урта белемле булдыклы кадрлар белән тәэмин итү, урында сәләтле балалардан яңа алмаш тәрбияләү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының матди-техник базасын яңарту белән бергә барды. Халит Галиәхмәт улы таләпчән җитәкче дә, принципиаль, туры сүзле кеше дә иде. Тышкы кырыслыгы артында ифрат хәстәрчеллек, һәр хезмәткәр турында кайгыртучанлык, кешелеклелек ятуы күзгә бәрелеп торуын унике ел дәвамында бергә эшләгән кеше буларак белдерә алам.Аны кабинетта туры китерү бик авыр иде, чөнки ул һәрчак эш кайнаган участокларда булды: кул астындагыларга тулысынча ышанса да, эшләрнең тизрәк баруына ирешү өчен һәрвакыт урыннарга чыгып белешеп торуны һәм югары инстанцияләрдән ул мәлдә дефицит булган төзелеш материалларын табуны, төзүчеләр бригадаларын хәстәрләүне өстен күрде. Һәркайда сүзе үтте, ихтирам- хөрмәте дә зур иде аның. Шул чорда бергә эшләгән хезмәттәшләре – директорлар, гади укытучы-тәрбиячеләр дә бүген аны тик яхшы яклап кына искә алалар. Башкаладагы 30 санлы интернат-мәктәп директоры булып күчкәч тә ул әлеге белем һәм тәрбия бирү йортының матди-техник базасын ныгыту, укыту-тәрбияләү процессын яңа биеклекләргә күтәрү хакына көч салды. Хаклы ялга да җиденче дистәсен тутырганда гына җибәрделәр үзен – чөнки шактый бай тәҗрибәле белгеч һәм җитәкче һәрчак кирәк булды һәм үзенә йөкләтелгән бурычны тайпылышсыз башкарып, сынатмады. Халит Галиәхмәт улының хезмәтен күрә-бәһалый белүләре дә яхшы, әлбәттә. Ул фидакарьлеге өчен “Почет билгесе” ордены, дистәләгән медальләр һәм күкрәккә тагыла торган билгеләр иясе, төрле ведомстволардан алган Почет һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары йөздән артып китә торгандыр әле. 2008 елдан күкрәккә тагыла торган “БР Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесен дә зур горурлык белән йөртә. Сөекле гомер юлдашы, шулай ук укытучы Клара Рәхимҗан кызы белән алты дистә ел тигез-тату гомер кичереп, дүрт бала тәрбияләп үстерде алар. Кызганычка каршы, бүген пар канаты – җан сөйгәне һәм улы Ильяс арабызда юклар инде. Балаларының һәммәсенә дә өлгеле тәрбия, төпле белем бирде алар. Кызлары Тәнзилә – фән кандидаты, бүген Санкт-Петербургта яши, хаклы ялда инде. Сәлимә, алда әйтелүенчә, Ленинград өлкәсенең Приозерск шәһәрендә гомер кичерә, ул да мәгариф ветераны. Аның кызлары Әминә белән Алия Санкт-Петербургта яшиләр. Әминә – 7 бала әнисе дә әле. Уллары Нур да Свердловск уни- верситетында югары белемгә ия булып, Санкт-Петербургта гомер кичерә, аның да ике улы гаиләле инде. Ильясның да улы һәм кызы, оныклары бар. Бәрәкәтле гомер көзен әнә шундый мәртәбәле бүләкләр, бай тормыш тәҗрибәсе белән һәм күп санлы балалары-оныклары арасында бәхетле тормышта кичерә хөрмәтле ил агасы. Алда әйтеп үткәнемчә, 1973-1984 елларда без аның белән бер командада эшләдек, әле дә остазым белән бәйләнешне өзгәнебез юк. Аңа барыннан да элек ныклы сәламәтлек һәм матур озын гомер телим.

Автор:Зәмнә Әминева, мәгариф ветераны.
Читайте нас: