ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
29 апрель 2022, 15:35

Якташларыбыз “Атайсал” проектына актив кушылды

Бүген Чакмагыш үзәк китапханәсендә “Атайсал – кече Ватан” проектында катнашучы райондашларыбыз белән очрашу оештырылды. 

Якташларыбыз “Атайсал” проектына актив кушылды
Якташларыбыз “Атайсал” проектына актив кушылды

 Чараны алып баручы хокукый мәгълүмат үзәге китапханәчесе Гөлназ Бикташева  чарага чакырылган Чакмагыш гимназиясенең 10А сыйныфы укучыларын республика шәһәрләреннән һәм авылларыннан чыккан уңышлы кешеләрнең якташларына, кече Ватанына ярдәм итү системасы булдырылуы, кече Ватан белән элемтәләрне саклауга, Башкортстан Республикасы имиджын ныгытуга, шулай ук авыл халкының күп проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән “Атайсал” проекты белән таныштырды. Проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, музейлар, китапханәләр, ФАПларның тагын  да уңайлырак һәм ямьлерәк итү мөмкинлеге булдырылуын,  аларның матди-техник базасы яхшыра баруын,  шул аркада районда мәдәни һәм спорт чараларының да күңеллерәк узуын билгеләде.  Гөлназ Ринат кызы  шулай ук районыбыздан чыккан “Атайсал” проектында катнашучылар һәм җиңүчеләр исемлеген ишеттерде.

Бүгенге чарага нәкъ менә шундый, үз Ватанына, аның үсешенә битараф булмаган якташларыбыз – Нариман авылыннан шәхси эшкуарлар Илшат Вил улы Хәмәтшин  һәм Ирек Фәрит улы Шәрипов чакырылган иде. Алар  Нариманда яшәүчеләрнең күптән көтеп алынган хыялын тормышка ашырдылар: “Атайсал” проекты кысалаларында биредә хоккейга мөкиббән киткән Нариман егетләре өчен шәхси эшкуарлар инициативасы, шулай ук аларның идеясен тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтүче авылдашлары тырышлыгы белән  өр-яңа хоккей мәйданчыгы булдырылды. Әлеге спорт объектын ачу  авыл халкы, үсеп килүче буын өчен мөһим һәм шатлыклы чара булды.

Әңгәмә барышында кунакларга әлеге проектта катнашу һәм аны тормышка ашыру буенча   кызыксындырган сораулар   бирелде һәм аларга анык җаваплар алынды. Очрашу ахырында булдыклы якташларыбыз укучыларны тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә,  киләчәктә яраткан һөнәргә ия булырга һәм хезмәт сөяргә чакырдылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: